Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:03

Каләменнән моңнар тама

Rate this item
(0 votes)

     Наилә Яхина  киңкырлы  иҗатчы. Ул  җырчы да, композитор да, шагыйрә дә. Башкортстанда туып-үскән кыз Казанга килеп, иҗатына төпле нигез, шигъриятенә җан азыгы таба. Наилә ханым Татарстан телевидениесе  аша  алып барган тапшырулары һәм  күп кенә җырлары аша безгә күптән таныш. Ул инде әдәби иҗатта  да үзен танытып  өлгергән шагыйрә.

     Күренекле язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 2004 елда ук инде аның иҗаты турында болай дип яза: “... Наилә Яхина – ... шактый кызыклы, үзенчәлекле шагыйрә ... Аның шигъри образларының котылгысыз энергетикасы бар. Ул, ничектер, “кырт киселгән, почмаклы”, еш кына, аяу белмәгән хиссият. Ул кешедә гаделсез  җәмгыятькә  карата  җыелган  ачу  тупланышын ләззәтле күкрәү  белән юкка чыгара ...”.

     Танылган шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты  Зөлфәт исә  Наилә Яхинаның шигырьләре хакында түбәндәге сүзләрне язып калдырган: “ ... серләрен тирәнгә яшергән җан иҗат бәхетен, сөю бәхетен адәм баласына күрсәтергә ашыкмый. Ул ишек – йозаклы. Әмма ул бәхетне ... шигъри сүзгә әверелдерергә кирәк ләбаса. Һәм шагыйрь, тәвәккәлләп, шул сер йозагын ватып керә ... күңел тәрәзәләреннән дөньялыкның соклангыч җиле – шигъри дөнья ургылып керә ... “

      Иҗатына  шушындый  абруйлы  бәяләр  алган, шигырьләреннән инде  өч  җыентык  туплап  чыгарган Наилә ханым  ни  өчен  соң  әлегә кадәр Татарстан Язучылар  берлеге  әгъзалары  арасында түгел?

     27 ноябрьдә  ТР Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында уздырылырга тиешле “Шигърият” остаханәсе (җитәкчесе – Ркаил Зәйдулла) утырышында  нәкъ менә  шушы  сорауга  җавап  табылачак

Read 2049 times Last modified on Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:09
Союз писателей РТ