Җомга, 27 Ноябрь 2015 13:28

Күңел канатының талпынган чагы

Rate this item
(0 votes)

     24 ноябрьдә Чистай  шәһәренең “Восток” мәдәни ял итү үзәгендә шагыйрә һәм прозаик Миңзифа Әхмәтшинаның 60 еллык гомер бәйрәмен билгеләп уздылар.

     Миңзифа Әхмәтшина “Мәхәббәт дастаны”,  “Күңелем канаты”, “Сары яулык”, “Табылдык” дигән китаплар авторы. Ул кайбер шигырьләренә көйләрне дә үзе иҗат итә. Әлеге кичәдә аларга да зур урын бирелгән иде.

     Җырга-моңга бай тантананы алып баручы  Рузилә Хәмзина белән Рөстәм Хөснуллин, күңелне хушландырып салмак кына яңгыраган музыка дулкынына кушылып, юбилярның шигъри әсәрләрен укыдылар. Чистай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Хамматов Миңзифаны якташлары исеменнән күркәм юбилее белән котлап, аңа иҗади уңышлар һәм бәхетле гомер теләде.

     Бәйрәм кичәсендә язучының яшәп иҗат иткән һәм әле дә әдәби эшчәнлеген алып барган Әлмәт шәһәреннән шундагы Нефть институтының Татьяна Рассомахина җитәкчелегендәге бию коллективы, Республикабызның танылган җырчылары Миңгол Галиев белән Зөһрә Сәхәбиева, нигездә Миңзифа үзе иҗат иткән җырлар белән Чистай районы һәвәскәрләре юбилярга музыкаль котлауларын җиткерделәр.

     Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, аның урынбасары Данил Салихов, төрек язучысы, тәрҗемәче Фатих Котлу Миңзифа Әхмәтшинаны каләмдәшләре исеменнән котладылар һәм аңа Берлекнең “Рәхмәт хаты”н тапшырдылар. Аннан сәхнәгә, бер-бер артлы,  язучының остазлары, Әлмәттәге иҗатташ  дуслары, гаиләләре белән кызы Алсу һәм улы Айрат күтәрелделәр, алар  юбиляр белән бәйле кызыклы хәлләрне сөйләделәр, аны 60 яшь тулу белән кайнар котлап, иң җылы теләкләрен белдерделәр.

Read 2751 times Last modified on Җомга, 27 Ноябрь 2015 15:06
Союз писателей РТ