Җомга, 27 Ноябрь 2015 14:44

Казанда "Державин укулары" дәвам итә

Rate this item
(0 votes)

     25 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында Республикабызның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы профсоюзы активистлары белән түгәрәк өстәл артында очрашу мәҗлесе уздырылды.

     Илдә барган Әдәбият елы кысаларында дәвам иткән “Державин укулары” белән бәйле бу кичәдә Татарстан язучылары Р. Корбан (Берлек рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Маннур һәм А Алиш исемендәге премияләр лауреаты), Р. Аймәт (Берлек рәисе урынбасары, шагыйрь), Л. Газизова (Берлекнең әдәби консультанты, рус язучылары секциясе җитәкчесе, Г. Державин, А. Ахматова исемендәге премияләр лауреаты),  Р. Сәлах (яшь шагыйрь), О. Левадная (С. Сөләйманова һәм Г. Державин исемендәге премияләр лауреаты), М. Тузов (Г. Державин исемендәге премия лауреаты), Ф. Тарханова (күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе) һәм Республиканың элемтә челтәрен тәшкил иткән “Россия почтасы”, “Таттелеком”, “Летай” электрон һәм мобиль элемтәсе, Министрлык һәм җирле элемтә бүлекләре хезмәткәрләренең берләштерелгән профсоюз оешмасы вәкилләре катнаштылар.    

       Элемтәчеләр профсоюзы баш  белгече С. Хәйбуллина сүзне, иң элек, Р. Корбанга бирде. Ул очрашу мәҗлесендә катнашучыларны Татарстан  Язучылар берлегенең эшчәнлеге, күренекле әдипләребез белән таныштырды. Элемтәчеләр профсоюзы җитәкчесе Р. Беседина исә үзенең чыгышында  бүгенге заман мобиль элемтәсе, интернет челтәре, почта хезмәте күрсәтү өлкәсендәге технологик казанышлар  һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең уңышлары хакында кыскача әйтеп үтте.

     Кичәдә язучыларыбыз үз иҗатларыннан аерым әсәрләрен укыдылар, кунакларның сорауларына җаваплар бирделәр. Элемтәче кызлар  бик тәэсирле итеп татар язучыларының әсәрләрен һәм үзләре  иҗат иткән шигырьләрне  укыдылар. 

Read 1868 times Last modified on Җомга, 27 Ноябрь 2015 16:04
Союз писателей РТ