Дүшәмбе, 30 Ноябрь 2015 16:54

“Көзләрнең дә була язлысы”

Rate this item
(0 votes)

     27 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында “Шигърият” остаханәсенең чираттагы утырышы булды. Анда киңкырлы талант иясе Наилә Яхинаның әдәби иҗаты турында сүз барды.

     Н. Яхинаның бүгенге көнгә инде дөнья күреп өлгергән биш басма китабы бар. “Ачып куйдым таңда тәрәзләрем”, “Яралы кош” җыентыкларына авторның  шигырьләре һәм җыр өчен язылган әсәрләре тупланган. “Язлар көткәндә”, “Кәккүкле алан”, “Шаян песи баласы” дигән китапларына аның үз шигырьләренә һәм башка татар шагыйрьләренең сүзләренә  иҗат ителгән көйләренең ноталары да бирелгән.

    Остаханә утырышында катнашкан язучылар, галимнәр, тел белгечләре, Н. Яхина иҗатын хөрмәт иткән затлар аның әдәби әсәрләренә төрле яклап бәя бирделәр.  Шигъри таләпләргә җавап бирмәгән урыннарын  төзәтү буенча киңәшләрен тәкъдим иттеләр. Һәм, иң мөһиме, Наилә Яхинаны Татарстан Язучылар берлегенә  алырга дип, Коллегиягә тәкъдим керттеләр.

Read 2595 times Last modified on Дүшәмбе, 30 Ноябрь 2015 17:04
Союз писателей РТ