Дүшәмбе, 30 Ноябрь 2015 16:56

Чаллы Язучылар оешмасына 35 ел

Rate this item
(1 Vote)

 ТУКАЙ КЛУБЫНДА  ТАНТАНА

27 ноябрь көнне Чаллы язучылары һәм сәнгать осталары мәркәзебез Казанда ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

Башкалабыз тамашачылары өчен әзерләнгән чара Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 35 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кичә Чаллы шәһәре һәм Чаллы язучылар оешмасы тарихы, Чаллы әдипләре хакындагы фильм белән башланып китте. Үткәннәргә күз салып, хатирәләрне яңартканнан соң, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев башкаруында, гүзәл калабыз Чаллы турындагы җыр яңгырады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис  Корбанов:

– Чаллы безнең әдәбиятыбызга зур әдипләр биргән шәһәр,  дип башлаган чыгышында шушы каладан күтәрелеп чыккан әдипләребездән Эдуард Касыймов, Кадыйр Сибгатуллин, Разил Вәлиев, Вахит Имамов исемнәрен аерып атап үтте. Чаллы кунакларына котлауларын җиткерде.

 

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Мәрван улы Хәлимов Казан тамашачыларына мөрәҗәгать итеп,

 Чынлап та, безнең шәһәр өчен бу бик зур вакыйга. Ә инде 4 нче декабрь көнне без  сезне үзебезгә кунакка чакырабыз.  Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллыгын без  үзебездә дә зурлап уздырырга җыенабыз, – диде.

 Әлеге тантанада яңгыраган, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Айдар Хәлимнең,  балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәрнең, шагыйрь, тәрҗемәче  Мансур Сафинның  әле генә каләмнәреннән саркып чыккан шигырьләре залдагы тамашачылар алкышына күмелде.

Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева «Соңгы өмет» хикәясеннән өзек сөйләп, кичәгә җыелган тамашачыларны сокландырды. Шагыйрь Айрат Суфияновның  патриотик хисләр белән сугарылган,  Белла халыкара премия лауреаты Лилия Гыйбадуллинаның яшь буын шагыйрьләренә генә хас үзенчәлекле шигырьләрен дә әдәбият сөючеләр яратып тыңладылар.

Татарстанның Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, үзвакытында  Чаллы  язучылары оешмасын җитәкләгән Разил Вәлиев шул чордагы хатирәләре белән уртаклашты.

Озак еллар Чаллы язучылар оешмасын җитәкләгән әдибебез, Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге  премиясе  лауреаты  Вахит Имамов үзенең чыгышында:

 – Эшләгән елларны авыр дип искә аласым килми. Безне Чаллы кеше итте, Чаллы безне язучы итте. Безгә Чаллы милли рух бирде. Милли рух башкаларга караганда Чаллы язучыларында берничә баскычка югары. Бүтән бер кеше дә кыймаган әйберне Чаллы язучылары әйтә. Милли рух биргән өчен, Чаллы безгә кадерле, дип ассызыклап сөйләде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Сирень Якупованың «Сукмак», бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһиның Республикабызга багышлаган шигырьләрен дә казанлылар  тәэсирләнеп тыңладылар. Рус телендә иҗат итүче шагыйрьләр Николай Алешков һәм Россиянең “Алтын каләм” иясе Вера Хәмидуллинаның чыгышлары  Татарстанда  яшәүче ике милләт арасындагы  әдәби иҗат дуслыгын дәлилләде.

Милләт язмышы, ил язмышы прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфигуллин белән яшь шагыйрь Фидаил Мәҗитов каләменә  дә ят түгел. Шәрәфле язучы исемен йөртүче, автор-башкаручы Рубис Зарипов казанлыларга тальян гармунда уйнап, халык җырын башкарды.

Шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхияр, шагыйрь, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, Мәскәү мәдәният һәм сәнгать институтының өлкән укытучысы, шагыйрә Зөләйха Минһаҗевалар да күңел кылларыннан өзелеп төшкән шигырьләре белән тамашачы күңеленә тоташтылар.

Язучы-шагыйрьләребезнең котлаулары җырчылар чыгышы белән бергә үрелеп барды. Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов, Татарстанның атказанган  артисткасы Гөлдәния Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина,  Айдар Сәфәргалин, Илгизәр Мортазин, Инзилә Сәлимова, Заһир Насыйбуллин башкаруындагы  җырлар да кичәгә үзгә бер бизәк өстәделәр.

 Тантананы йомгаклау сүзендә  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин шушы кичәне эчтәлекле һәм һәркем күңеленә хуш килерлек итеп оештыруга үзеннән өлеш керткән затларга чиксез рәхмәтен белдерде.

                                                      Әлфия Ситдыйкова,

                                               Чаллы – Казан – Чаллы.

Read 2188 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 03 Декабрь 2015 10:25
Союз писателей РТ