Сишәмбе, 08 Декабрь 2015 10:55

Чаллы каләм ияләрен зурлый

Rate this item
(1 Vote)

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары 4 декабрь көнне иртән шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә яшь иҗатчыларның “Чулман йолдызы” әдәби бәйгесенә йомгак ясау, җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр  тапшыру тантанасы белән башланып китте.

Бу бәйгедә йөздән артык укучы катнашты. Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Лениногорск районы мәктәпләреннән бик күп шигырь һәм проза әсәрләре кабул ителде.  Билгеле инде, иң актив балалар – Чаллы иҗатчылары булды.

Бүләкләү чарасына килгән утыздан артык талантлы балага, аларның укытучыларына иң изге теләкләрен, котлау сүзләрен танылган әдипләр– Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр, Тукай бүләге иясе Вахит Имамов җиткерде. Ә инде дипломнарны “Проза” номинациясендә Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге бүләк иясе Фоат Садриев, “Шигърият” номинациясендә шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов тапшырды. Бу мизгелләр балалар күңелендә  бик озак сакланыр һәм киләчәктә тагын да илһамланып иҗат итәргә этәргеч бирер дип ышанасы килә.  

Бәйрәм  шатлыгын уртаклашырга килгән Казан язучыларын каршы алу да үзәк китапханәдә булды. Каршы алучылар арасында Чаллы шәһәренең милли җанлы мәктәп-гимназия директорлары да бар иде. Шуңа да Чаллы, Казан, Мөслим язучылары бердәм рәвештә уку йортларына, үзләрен көтеп торган балалар янына ашыкты. 29 нчы мәктәптә - Фоат Садриев, Айдар Хәлим, Лилия Гыйбадуллина, Амур Фәләх, Фидаил Мәҗитов, 4 нче мәктәптә - Камил Кәримов, Флера Тарханова, Рәзинә Мөхияр, Мирһади Разов, 12 нче мәктәптә - Нәбирә Гыйматдинова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Зөләйха Минһаҗева кунак булдылар. Ә инде 3, 52, 54 нче мәктәпләр, 58 нче гимназия, Гали Акыш исемендәге лицей Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева, Рифат Җамал, Гөлзада Бәйрәмова, Лилия Садриева, Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Рахман Шәфигуллин, Әхәт Мушинский, Госман Гомәров, Фәйрүзә Мөслимова, Әлфия Ситдыйкова, Хәбир Ибраһим, Сирень Якупованы  кабул итте. Каләм әһелләре Чаллы шәһәре мәктәпләрендә милли рух яшәвен тоеп, саф татар телендә шигырь сөйләүче, җырлаучы укучыларның нур сирпелеп торган йөзләренә, янып торган күзләренә карап сокландылар. Һәм балаларның “Бәхет ни ул?” дигән соравына да чын горурлык хисе аша, “Бәхет ул – сез,  милләтебезнең дәвамчылары, киләчәге!” дип ихлас җавапларын бирделәр. Монысы инде шәһәребезнең данлыклы Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булды.

Әлеге күркәм уку йортына чын мәгънәсендә бөтен республика язучылары, шагыйрьләре җыелды дисәң дә була. Чаллы мәктәпләреннән рухланып кайткан каләм ияләренә Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән килеп җиткәннәре дә кушылды. Һәр төркемне өздереп уйнаган гармун моңы, милли киемле укучылар, ачык йөзле мөгаллимнәр каршы алды. Чаллы шәһәренең Рамил Хәлимов җитәкчелегендәге мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оештырган искиткеч матур, мәгънәле, гамьле бу чара бәйрәмчә бизәлгән актлар залында дәвам итте. Балалар Чаллы шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләп, сәхнәдә уйнап күрсәтеп сөендергәннән соң, кунакларны шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәре Наилә Миначова, гимназия директоры Фирдүсә Әюпова сәламләде. Аннан язучыларыбыз, төркемнәргә бүленеп, бай тарихлы, милли җанлы гимназия буйлап сәяхәт кылдылар: гимназиянең музеенда булдылар, шәһәрдәге яшь журналистлар эшчәнлеге белән таныштылар, “Тапкыр-шоу”да көч сынаштылар, балалар иҗат иткән шигырьләрне, алар язган фәнни эшләрне тыңлап сокландылар. Чаллы язучыларына багышлап чыгарылган стена газеталарыннан, төсле рәсемнәрдән исә бөтенләй күз алмалы түгел иде. Гимназиядәге әдәби бәйрәм Чаллы төбәге шагыйрь, прозаикларының соңгы еллардагы иҗат эшчәнлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция белән тәмамланды.

Кич белән  бәйрәм эстафетасын шәһәребезнең “Энергетик” мәдәният сарае кабул итеп алды. Мәдәният сараеның фойесы җыр-моңнан, дус-туганнар очрашканда гына була торган шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Бәйрәм чарасына Башкортостан Язучылар берлегеннән, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегеннән каләмдәшләр, Мөслим районы җитәкчелегеннән вәкилләр кушылды. Ә инде төп тантананы зәвык белән бизәлгән сәхнәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Аның һәрбер әйткән сүзе гүзәл калабыз Чаллы,  Чаллы язучылар оешмасы, аның тарихы, әдипләре хакында булды.

Чаллы төбәге язучыларын шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева котлады һәм бертөркем каләм иясенә бүләкләр тапшырды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, Әхәт Мушинскийның ихлас тәбрикләүләре, Чаллы шагыйрьләре сүзләренә язылган мәгънәле җырлар да бәйрәмгә ямь өстәде. 

Дөрестән дә, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген оештыручыларның берсе, талантлы шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин әйткәнчә:

Яңа җырлар килә, кушыла тора,

Куәтләнә, ныгый Чаллы җыры!

 

С. Абдуллина,

Чаллы.

 

 

 

Read 3033 times Last modified on Сишәмбе, 08 Декабрь 2015 14:34
Союз писателей РТ