Сишәмбе, 08 Декабрь 2015 16:15

Рухиянең яңа китабы

Rate this item
(0 votes)

Каләмдәшебез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Рухия Ахунҗанованың шушы көннәрдә яңа китабы дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты бастырган әлеге китап урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Унике бүлектән торган повесть апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләр шәһәрендәге Җамигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында.Тарихи әсәрдә 1235 елдагы вакыйгалар сурәтләнә. Китап архив документларына, Милли китапханәдәге борынгы тарихи чыганакларга, галимнәребезнең эзләнүләренә таянып язылган. Рецензентлары – тарих фәннәре докторы, Биләр буенча белгеч Фаяз Хуҗин һәм Абдулла Алиш премиясе лауреаты, язучы Солтан Шәмси. Тарихи жанрда иҗат итүче Рухия Ахунҗановага әдәбиятның кызыклы, әмма шактый катлаулы төрендә каләм ныклыгы һәм зур уңышлар телибез.

Read 383 times
Союз писателей РТ