Чәршәмбе, 09 Декабрь 2015 08:58

Арабыздан китсә дә, иҗаты – мәңгелек

Rate this item
(0 votes)

     4 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында мәшһүр әдип, әдәбият тарихчысы, Татарстанның Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне  искә алу кичәсе булды.

     Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, әдәби-музыкаль кичәне башлап, әдипнең әдәби иҗатының мәңгелеген  иң җылы фикерләре белән белдерде. Аннан экранда “Замандаш М. Мәһдиев” фильмы күрсәтелде.  Кичәне алып баручы нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова бер-бер артлы сүзне  педагог-язучының якын дусты, филология фәннәре докторы, прозаик Тәлгать Галиуллинга, Татарстанның Халык язучысы Роберт Миңнуллинга, күренекле җәмәгать эшлеклесе Индус Таһировка, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевка һәм әдипнең варисларына бирде. Алар  Мөхәммәт Мәһдиев турындагы иң матур һәм кызыклы истәлекләре белән фильмдагы вакыйгаларны  тулыландырдылар.

     Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу тантанасына залны тутырып җыелган тамашачы атаклы җырчылар Зөһрә Сәхәбиева белән Мирсәет Сөнгатуллин һәм башка сәнгать осталарының чыгышларын да зур алкышлар белән бәяләде.

      Иң соңыннан сәхнәгә М. Мәһдиевнең кызы һәм улы  Гәүһәр белән Искәндәр Мәһдиевләр, аларның якын туганы Җәүһәр Галимова күтәрелде. Алар әдипнең кичәсен шулай тирән эчтәлекле итеп оештырган өчен (сценарий авторы – Ләйсән Шәрифуллина) Татарстан Язучылар берлегенә һәм прозаикның әдәби иҗатын олылап килгән тамашачыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Read 1854 times Last modified on Чәршәмбе, 09 Декабрь 2015 09:45
Союз писателей РТ