Чәршәмбе, 09 Декабрь 2015 14:59

Очрашу

Rate this item
(0 votes)

Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында

(язучы иҗатына бер караш...)

 

Алабуга Республикабызның башка төбәкләреннән киңлеге, иркенлеге, бай, гүзәл табигате, район үзәгенең төзеклеге, матурлыгы, һәрвакыт үсеп, үзгәреп, яңарып торуы белән аерыладыр мөгаен. Безнең төбәгебез талантларга бай булуы белән данлыклы.

Республика күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә якты эз калдырган шәхесләребез байтак. Шулар янәшәсендә исемнәре күпләргә бик таныш булмаган, әле иҗатлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тыйнак кына гомер кичерүче, ләкин күңел байлыгыннан башкаларга да өлеш чыгаручы, уйларыбызга үтеп кереп, якты хатирәләр калдыручы якташларыбыз да бар. Шуларның берсе – Алабуга районының гүзәл табигатьле Илмәт авылында туган, гомере буе биредә халкына хезмәт иткән, Алабуга татар иҗтимагый үзәгенең үзәге булып торган, яшь талантлар күңелендә иҗат очкыннары кабызган, гомере буе иҗат белән шөгыльләнеп, ниһаять, үзенең берсеннән-берсе тирән эчтәлеккә бай булган, якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын яшь буынга ачып биргән әсәрләрен (китап итеп!) безгә – әдәбият сөючеләргә тапшыручы – Фирдәвес Хуҗин.

Милләтемнең гаме-яшәвемнең яме.

Шулай булган, шулай булачак.

Бүген атмаса да азатлыкның таңы,

Оныкларга ул таң туачак.

Фирдәвес Хуҗин тарафыннан язылган бу юллар аның иҗатының, гомумән, яшәү рәвешенең мәгънәсен ача сыман. Әдип мондый тирән мәгънәле фикер әйткән икән, димәк, милләте өчен  барын да эшләргә әзер. Аның өчен иң алгы планда – гомуммилли табыш. Иң бөек, иң олуг иҗтимагый табыш – аның өчен язучы-публицист булып танылу; әсәрләре, документаль бәяннары, публицистик мәкаләләре аша иң бөек тудыручысы булып торган милләтен табу. Иң мөһиме – татар халкының милли тигезлеге, башка милләтләрдән өстен булуы түгел, нәкъ менә алар белән тигез хокуклы булуы.

Якташ язучының иҗаты дистәләрчә еллар буе Республика газета-журналларында күренсә дә, баштарак китап чыгарырга тәвәкәлләмәгән. Миңа калса, бу аның зур җаваплылык тоюыдыр. Ә, бәлкем, бүтән сәбәпләре дә бардыр... Әнә бит: “Арабызда яшәп, “безне үстереп” иҗат иткән мондый каләмдәшебезне без инде әллә кайчан күреп алып, үзебез үстерергә тиеш идек”, – дип яза Айдар Хәлим. Нишлисең бит, иҗатчы язмышы катыргы язмышы белән генә билгеләнми. Шулай да әдәби үзәкләрдән читтә яшәгән талантларга да игътибар артса, Татарстан Язучылар берлеге бары тик отар гына иде. Ничек кенә булмасын, Фирдәвес Хуҗинның бүгенге көндә Язучылар оешмасына кертелүенә  без, авылдашлары, бик шат.

Язучының  иҗатын күреп алып, аңа тиешле бәя бирүче дә Айдар Хәлим. “Фирдәвес Хуҗин иҗатын бер уртак сыйфат матурлый һәм түгәрәкли, – дип яза шагыйрь-прозаик, – ул һич кенә дә “шаккатырырга” тырышмый... бәлки мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, җирне сөрә, йомшарта, тырмый, тырысындагы орлыкны уч төпләреннән кара җиргә сибә.Тирдә вә тырышлыкта көне-төне кизүдә тора. Ул хурланмый вә хурламый: ул бары тик үстерә. Шушындый кабилият аның бар иҗаты аша үтә... Иң мөһиме: язучыда сәләт бар, талант бар.

Аның хикәяләре әсәрләре уртасына куелган әхлакый проблеманы гомумиләштерү сыйфатына ия итүгә ирешү белән беррәттән сурәтләнгән мохитне милләтебезгә хас тирән ирония-сарказм элементлары белән сугаруга ирешәләр” ( “Алабуга нуры” газетасы, 20.10. 2011).  

Мин Айдар Хәлим фикере белән тулысынча килешәм, әйе, Аллабыз аңа зур мәрхәмәт күрсәткән – бу дөньяга аны, сәләтле итеп яраткан. Бу – зур бүләк. Ләкин бүгенге кырыс, шактый кеше намусын оятсызлык белән алыштырган заманда, караклыкны булдыклылык дип исәпләгән чорда милләтпарвәр, халкы өчен җан атып торган кешеләргә яшәү авыр. Шушы авырлыкларны җиңеп, давылга табан давыл булып бара язучы. Аның “Мәдәни Җомга”, “Алабуга нуры” һ.б. газеталарда басылган мәкалә, очерк, хикәяләренең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемалар күтәрелеп чыккан, кайсы гына әсәрен алып карама, һәрберсендә нинди дә булса бер “рухи мәсьәләне” чишү максат итеп куела. Ә бу – зур әһәмияткә ия.

Якташ язучыбыз белән очрашулар еш үтә. Быел май аенда Ф.Хуҗинның туган ягы – Илмәт авылында, олылап, 60 яшьлек юбилее уздырылды. Бенефисны Кәрим Тинчурин театры артистлары алып барды. Халкыбызның утызлап язучысы, прозаикны хөрмәт итеп, ул оештырган иҗат кичәсенә килде. “Милләтемнең яме, тормышымның гаме” исемле бенефис шул ук көнне Алабуга шәһәре мәдәният йортында, октябрь аенда мәркәзебез Казанда булып узды.

     Бу чаралар якташ язучыбызның чын язучылар сафына басуын тагын бер мәртәбә дәлилләде.

Шулай итеп, Фирдәвес Хуҗин татар әдәбияты мәйданына юл алды. Аның иҗаты татар әдәбиятының олы юлыннан барган иҗтимагый яңгырашлы иҗатка әвелер, дип ышанасы килә. Чөнки ул иҗат иткән әсәр геройлары үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәт һәм нәфрәтне сиземли, уйлана һәм уйландыра торган кешеләр!..

Клара ГАЙНЕТДИНОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Иске Юраш мәктәбе

 

 

Read 2435 times Last modified on Чәршәмбе, 09 Декабрь 2015 15:30
Союз писателей РТ