Пәнҗешәмбе, 10 Декабрь 2015 14:32

Гамьле очрашу

Rate this item
(0 votes)

8 декабрь көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә Азнакай каласыннан килгән язучылар белән очрашу узды.

Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә Азнакай кунаклары – танылган әдип, шагыйрьИлдус Гыйләҗев, Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф), Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Мортазина катнашты. Алар чиксез горурлану хисе белән Азнакай төбәге турындагы китапларны тәкъдим иттеләр. Татарстан язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе Илдус Гыйләҗев милләт язмышы, туган җир, мәхәббәт һәм яшәеш турындагы ихлас шигырләрен укыды.

 Чаллы шәһәрендәге әдәби тормыш хакында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафинның чыгышы аеруча кызыксыну белән кабул ителде. “Мәйдан” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Фидаил Мәҗитов исә алга таба уртак иҗади проектлар өстендә эшләү мөмкинлекләрен ассызыклады. Йөздән артык фәнни хезмәт авторы, тумышы белән Азнакай якларыннан булган профессор Ягъфәр Гарипов та тирән мәгънәле фикерләре  белән уртаклашты. Шагыйрьләр Данис Хәйруллин, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова үзләренең  иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар.  

 Әлеге гамьле сөйләшүдә катнашкан һәркем бу очрашудан канәгать булып, киләчәктә дуслык җепләре тагын да ныгыр дигән уй белән таралышты.

 Венера Бәдретдинова,

Чаллы, үзәк китапханә.

 

Read 2169 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 10 Декабрь 2015 14:39
Союз писателей РТ