Пәнҗешәмбе, 10 Декабрь 2015 14:39

Үлемсезлек истәлеге

Rate this item
(0 votes)

     9 декабрьдә, Ватан геройлары көне кысаларында, Казанның Миславский урамындагы 8 нче йорт диварына  каһарман татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә мемориаль такта куелды.

 

     Башкортстанда туып-үскән егет 1925 елда Казанга килеп, җир төзелеше техникумына укырга керә. Фатих Кәримнең әдәби иҗат эшчәнлеге белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы елларга туры килә. 1926 елдан республика газеталарында аның  яшьләр тормышын яктырткан мәкаләләре, фельетоннары, ә 1928 елдан балалар өчен язылган хикәяләре һәм шигырьләре басыла башлый. Әмма иҗат дәрте белән рухланып яшәп ятканда шагыйрьне 1938 елда, көтелмәгәндә, нахак гаепләр тагып, кулга алалар. Ул бу тоткынлыктан 1941  елның ахырында гына котыла. Ә инде 1942 елның февраленнән ул фронтның алгы сызыгында була. Ут эчендә йөргән көннәрендә дә Фатих Кәрим иҗаттан туктамый. Фашизмга каршы үз-үзен аямый сугышкан гади солдатларның батырлыгын “Ант”, “Дуска” кебек шигъри юлларына сала. Аның әле дә булса сәхнәләрдән төшми яңгыраган  “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Партизан хатыны”, “Гөлсем” һ.б. поэмалары, ике повесте, бер драмасы да шул елларда иҗат ителә.

     Фатих Кәрим 1945 елның февралендә дошман пулясыннан батырларча һәлак була.

    Ул сугышка нәкъ менә шул Миславский урамындагы 8 нче йорттан чыгып киткән була. Һәм  бу йортның диварына, шагыйрьнең исемен мәңгеләштереп, хәтер тактасы урнаштырылды. Киң җәмәгатьчелек катнашында уздырылган бу чарада  Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис һәм Фатих Кәримнең кызы  Ләйлә Кәримова шагыйрь язмышы белән бәйле вакыйгалар турында сөйләделәр.

Read 2554 times
Союз писателей РТ