Җомга, 11 Декабрь 2015 12:57

Әлмәттә китап бәйрәме

Rate this item
(0 votes)

“Татнефть” акционерлык җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды ел саен әдәбият сөючеләрне яңа китаплар белән сөендереп тора. Матур традициягә әйләнгән бу бәйрәмне язучыларыбыз да, укучылар да көтеп алалар.

9 декабрьдә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында 2015 елда “Рухият” фонды ярдәме белән дөнья күргән 7 китапны тәкъдир итү кичәсе булды.  Татарстан Республикасының Халык язучысы Г.Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган “Гариф Ахунов. Хәзинәле гомер” (төз. Н.Ахунова, Н.Ганиева), Р.Фәрхетдинованың “Муха-синоптик”, Й.Шәрәпованың “Сәяхәтче чемодан”, Г.Кәримованың “Үзем таптым, үзем югалттым”, Л.Шәехның “Бар бездә берәү!..”, В.Бурайкинның “И надо жить” һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әлмәт язучылар оешмасына кергән 9 ветеран-язучының әсәрләре тупланган “Соңгы һөҗүм” (төз. Р.Шаһиев, Й.Нуриева) китапларын әлмәтлеләр  җылы кабул иттеләр.

Бәйрәм фойеда авторларның имзалары белән китаплар өләшүдән башланып китте. Катапларны тәкъдир итүне Әлмәт татар дәүләт театры артистлары (реж. И.Гәрәев) бөтен нечкәлекләренә төшеп, укучыларның, тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп оештырдылар. Бәйрәмгә “Рухият” рухи яңарыш фонды рәисе Р.Н. Мөхәммәдиев, башкарма җитәкчесе Ф.М. Шәйхетдинова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары драматург Д.Х. Салихов, хакимият башлыгы урынбасары Н.М. Хәйдәрова, китап авторлары, рәссам-бизәүчеләр чакырылган иде. Китап бәйрәме күңелле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Кара алтын, аны табучылар матди байлык сагында гына түгел, ә рухи байлыгыбыз сагында да нык тора. Рәхмәт аларга!

 

Рәфкать Шаһиев,

Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе

Read 2762 times Last modified on Җомга, 11 Декабрь 2015 12:58
Союз писателей РТ