Дүшәмбе, 14 Декабрь 2015 11:00

Яшьләр җиһанга юл ала

Rate this item
(0 votes)

     Быел, әле күптән түгел генә, яшь татар шагыйрьләренең иҗатын туплаган “Антология новой татарской поэзии” дигән китап дөнья күрде.

     Яшь иҗатчыларыбызның шигырьләре татар һәм рус телләрендә янәшә бирелгән бу басма Республикабызның Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан  моннан ике ел элек  гамәлгә кертелгән “Әдәби ишегалды” проекты кысаларында  дөнья күрде.Әлеге изге эшне тормышка ашыруда Мәскәүдәге “Октябрь” журналының  да  ярдәме  зур булды.  Антологиядә Татарстаннан 22 яшь язучының иң уңышлы әсәрләре укучыга  рус шигъри моңы  аша тәкъдим ителә.

     10 декабрьдә Татарстан  парламенты үзәгендә шушы басманы тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Анда әсәрләре китапка кертелгән авторлардан Булат Ибраһимов, Йолдыз Миңнуллина, Илнар Байназаров, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлах, Дания Нәгыймуллина русча да, татарча да үз шигырьләрен укыдылар. Аларга җавап йөзеннән шигырь бәйрәмендә катнашкан тамашачылар алдында  ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм әлеге кичәнең башка кунаклары  үз  шигырьләрен  яки  яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар.

     Шигырь бәйрәмендә катнашучылар өчен  Татарстан китап нәшрияты китап сәүдәсе дә оештырган иде.

     Киң җәмәгатьчелеккә  әдәбиятыбыз һәм  сәнгатебез  үрнәкләрен җиткерүдә “Әдәби ишегалды” проекты кысаларында  мондый чаралар уздыру гаять зур әһәмияткә ия. Һәм алар башкалабыз Казанда елдан-ел киңрәк колач ала бара.

Read 2588 times
Союз писателей РТ