Җомга, 18 Декабрь 2015 15:26

“И, хатын-кыз!”

Rate this item
(0 votes)

     Республикабызның Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә  Миңзифа Әхмәтшинаның  шушы исемдәге китабы дөнья күрде. Анда язучының хатын-кызларыбызга мәдхия итеп юлланган түбәндәге сүзләре аеруча көчле яңгырый:

             И, хатын-кыз! Сине мактап туймас,

             Җырлар иҗат итәр идем гелән.

             Иңкәйләрең таулар күчерерлек,

             Галәм күтәрерлек, мин беләм.

                     Син кояштыр, гаилә учак уты

                     Кабынадыр синең ялкыныңнан.

                     Энҗе-мәрҗән булса түзгәннәрең,

                     Әйтер сүзкәйләрең -- алтыныннан...

     Әнисенә, сыйныфташларына, туган иленә карата эчкерсез хисләре белән сугарылган  башка шигырьләре дә, кечкенә Зифаның бака белән бәйле кичерешләре бәян ителгән хикәясе дә, укый башлауга, күңелне биләп ала. Китапның тагын бер отышлы ягы – һәр әсәр татар һәм рус телләрендә янәшә бирелгән.

     Татарстан Язучылар берлегенең  Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2011)  Миңзифа Әхмәтшина татар укучысына  “Мәхәббәт дастаны” дигән китабы белән 2001 елдан ук таныш инде. Китап сөючеләр аның “Күңелем канаты” (2004),

“Сары яулык” (2010), “Табылдык” (2014) җыентыкларын дә яратып кабул иткәннәр иде. Язучының эчтәлеге белән тирәнәя, әдәби төзелеше белән камилләшә барган бу әсәрләре дә үз укучысын табачак әлбәттә.

Read 624 times
Союз писателей РТ