Сишәмбе, 22 Декабрь 2015 10:08

Гогольдән калышмый бу!

Rate this item
(0 votes)

Яшерен-батырын түгел: безнең гүзәл затларыбыз китапларның күбрәк мәхәббәт турындагысын, кайнар йөрәк кичерешләренә багышланганын укырга ярата. Ә менә ир-ат халкы исә кешенең кем икәнлеген, аның нинди икәнлеген сыный торган четерекле хәлләр белән ныграк кызыксына.

Язучы Фирдәвес Хуҗинның сез кулыгызга алган “Күкләр шаһит” китабында эчтәлекнең һәр ике төрлесе дә бар.

Габделхак исемле егетнең яшьлеге сугыш чорына туры килгән – сөйгәне Мәхфүзә белән аерылышып, ул фронтка китәргә тиеш...

“Күкләр шаһит” дигән бәянда бу күренешләр бик тә тәэсирле итеп тасвиралана. Ике яшь йөрәкне, аларның саф мәхәббәтләрен кызганудан ирексездән укучының да күзләре яшьләнә, бәгыре телгәләнә. Ә алда исә тагын да четереклерәк хәлләр, авыррак сынаулар... Хәтта әсирлек газаплары...

Бу хәлләр белән танышуны укучының үзенә калдырыйк. Бары тик шуны гына искәртик – фронтта очучы булып сугышкан, аннары фашистлар кулына әсир төшкән Габделхак язмышын язучы гел киеренке хәл-әхвәлләр аша тасвир итә. Габделхакның гомере менә-менә өзелер дә, без аның белән мәңгегә хушлашырбыз кебек тоела. Әнә шундый борчу хисе сине бер дә калдырмыйча гел дә озата бара. Яшәүнең, кеше гомеренең биниһая кадере әсәрдә әнә шул рәвешле дә раслана.

Башка әсәрләрдә дә без тирән мәгънәләр, актуаль эчтәлек белән очрашабыз. “Җибәрмим!” дигән хикәясендә. Азатның олы улын Россия армиясенә хезмәткә алганнар һәм инде ул азатлык өчен көрәшүче чеченнарга каршы сугышта һәлак та булган – аның җәсәден тимер әрҗәдә туып-үскән өенә китергәннәр... Мондый газапка ата-ана йөрәге ничек түзәргә тиеш?! Китапны укыганда әлеге дәһшәтле күренеш кино кадры сыман укучы күз алдында бик озак тора. Бу – бик тә көчле эмоциональ тәэсир дигән сүз!

Шуңа күрә хикәя герое Азатның, икенче улын армиягә җибәрмәскә теләп, көрәшкә ташлануын без бик тә аңлыйбыз. Ул хәрби комиссариат түрәләренә үз баласын яклаучы бөркет сыман ташлана, чакыру кәгазе дә идәнгә атып бәрелә! Ләкин хәрбиләрнең дә төрлесе бар шул. Үз әсәрләрендә бик киеренке хәлләрне тасвирласа да, язучы Фирдәвес Хуҗин чынбарлык һәм аны объектив рәвештә, гадел бәяләү дигән үлчәүне югалтмый.

“Сержант вә генерал” дигән хикәядә инде без Юл иминлеге (элеккеге ГАИ) хезмәтенә урнашып, машина йөртүчеләрдән акча җыюны төп максат иткән татар егете Хәбиргә җирәнеп карыйбыз. Ә якын кешесен җирләргә ашыгып кайтып барган һәм Хәбир тарафыннан туктатылган генералга теләктәшлек күрсәтәбез. Генерал Хәбирнең таныклыгын ертып ташлагач та бу эшне хуплыйбыз.

Әнә шулай итеп, бу китапка кергән әсәрләрне мавыгып уку белән бергә, без үзебезгә рухи-әхлакый тәрбия дә ала барабыз, үзебезнең кешелек үзәгебезне ныгытабыз.

“Туганнар” исемле хикәядә бәлагә тарыган гаилә фаҗигасе тасвир ителә. Укучы күз алдында дөрләп янучы йорт, йөз төрле тавышка кычкыручы авыл халкы һәм Инсаф үзе... Инде менә ул хәзер үлем белән яшәү арасында тарткалашып ята... Шушындый чагында аңа кемнәр ярдәм итәр икән соң?

Хикәя исеме итеп иң өскә чыгарылган төшенчә – “Туганнар” дигән сүз – шушындый фаҗига уңаеннан аеруча тирән мәгънә ала. Чыннан да, бүгенге ыгы-зыгылы тормышта без “туганлык” дигән бөек тойгының нәрсә икәнен, аның яшәеш өчен олы әһәмиятен оныта башладык түгелме соң?!

Китапка кергән әсәрләр бүгенге укучыны рухи уяулыкка чакыра, замана кешесенең әхлакый үзәге тазамы икән? дигән сорау турында кат-кат уйланырга чакыра.

Язучы Ф.Хуҗин үз замандашларын борчыган мәсьәләләрне бик нечкә тоя. Бүгенге тормыш проблемаларын ул үз йөрәгенә үтә якын кабул итә.

Китаптагы “Декларация” дигән хикәя моңа бик ачык мисал булып тора.

Рәйхат Карибович – зур гына бер шәһәр башлыгы. Менә шушы урында урыс әдәбияты тарихыннан Н.В.Гоголь һәм Н.Е.Салтыков-Щедрин иҗатлары искә килеп төшә. “Патша Россиясенең кешене изүгә, талауга, кыерсытуга корылган черек системасын фаш итүче әдипләр” дип өйрәндек без алар язган сатирик әсәрләрне. Ф.Хуҗин әсәрендәге Рәйхат Карибович (әтисенең исеменә генә игътибар итегез – ерактагы Кариб диңгезе малае дигән мәгънә килеп чыга түгелме?) исә үзенең әшәкелеге, комсызлыгы белән әлеге типлардан да уздыра. Халыкны, илне талап җыйган акчага ул үзенә һәм балаларына төзеткән сарайларны, виллаларны санап бетерү дә кыен.

Әмма... Әмма көннәрдән бер көнне табиблар анда яман чир таба. Димәк Рәйхат Карибович дигән бу адәми зат якты дөнья белән хушлашырга тиеш. Ул инде хәзер үзенең бүлмәсендә япа-ялгыз калып бик еш уйланырга мәҗбүр.

Әйе, язучы мондый типларны әнә шундый уйлана торган ситуациягә китереп куя. Шулай итеп автор әлеге комсыз адәмнәргә:

– Шуның кадәр әшәкелек эшли-эшли, күпме кешене рәнҗетә-рәнҗетә сез нәрсәгә ирештегез соң? – дигән катгый сорау куя һәм аларга сынап карап тора. “Хәзер нәрсә эшли алыр икән болар?”

Рәйхат Карибовичның исенә төшә – һич тә онытылымаслык шундый эш булган иде: утка һәм суга түләү бәяләрен нык арттыргач, бер әби аның битенә төкергән иде. Рәйхат Карибович әнә шул әбинең бәхиллеген алмакчы була.

Әнә шуннан башлана да инде көтелмәгән хәлләр!

Укучы болар турында китаптан укып белер. Биредә тик шунысын гына искәртеп үтик: Фирдәвес Хуҗинның бу әсәре үзенең әдәби-эстетик кыйммәте ягыннан да, бүгенге җәмгыятебез өчен әһәмияте ягыннан алып караганда да югарыда искә алып киткән әдипләрнекеннән бер дә ким түгел. Аның каравы, биредә үзебезнең тормыш күрсәтелә, язучысы да үзебезненке!

Чыннан да, бу китапның авторы Фирдәвес Хуҗин шәхсән үзе дә бүген бик тынгысыз рухи тормыш алып бара. Аның берсеннән-берсе үткенрәк әхлакый һәм социаль мәсьәләләр күтәргән ялкынлы язмаларын без “Мәдәни җомга” газетасы битләрендә бик еш күрәбез. Татар милләте өчен актуаль булган проблемаларның да үзәгендә кайный Ф.Хуҗин.

Аны чын мәгънәсендә гаделлек өчен көрәшүче, ялкын йөрәкле язучы дияргә мөмкин.

Бу китап битләре буйлап менә хәзер сәяхәткә кузгалачак укучыга кызыгам мин – аны нинди кызыклы, тәэсирле очрашулар көтә!

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ

Read 451 times Last modified on Сишәмбе, 22 Декабрь 2015 10:11
Союз писателей РТ