Сишәмбе, 22 Декабрь 2015 10:11

Дуслар җыелган җирдә

Rate this item
(0 votes)

Әдәбият елы тәмамланып килгәндә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә бик тә истәлекле очрашу булып узды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучылары, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Мамадыш районыннан бер төркем каләм әһелләрен кабул итте.

Мөхтәрәм кунаклар арасында күренекле шагыйрь, прозаик һәм публицист, Татарстан Язучылар берлегенең  Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни исемендәге премияләре лауреаты, Г.Х. Андерсен исемендәге  халыкара Почетлы Диплом иясе Рафаил  Газизов, Мамадыш районының   “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, язучы, журналист Вәрис Гали, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты,  шагыйрь  Вахит ага Галиев, мөгаллимә һәм шагыйрә,  Шәйхи Маннур һәм Дмитртий Крещёнов премияләре лауреаты  Рәсимә Галиева, шагыйрә, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты, “Агымсу дулкыннары” әдәби клубы  җитәкчесе Гөлнур Васыйлова бар иде.

Очрашу-кичәне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин ачып җибәрде. Ул ике район каләм ияләре арасындагы дуслык җепләре, иҗади хезмәттәшлек турында горурланып сөйләде һәм Мамадыш егете Мөхәммәт Шәйхинең күптән түгел генә дөнья күргән “Якты чишмә” дип исемләнгән шигырь җыентыгыннан әсәр укыды.

Аннан соң сүз кунакларга бирелде. Алар да үзләренең хис-тойгылары, уй-фикерләре, истәлекләре белән уртаклашты һәм, билгеле инде, иҗат җимешләре белән дә таныштырды. Бу искиткеч җылы, тирән эчтәлекле һәм бик кирәкле очрашуны үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина оештырды.

    

Read 2461 times Last modified on Сишәмбе, 22 Декабрь 2015 10:17
Союз писателей РТ