Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 09:54

Әдәбият елында-әдәби чәйханә

Rate this item
(0 votes)

      Шушы көннәрдә Буа шәһәренең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенә Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле районнары һәм Ульяновск шәһәре мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Биредә Россиядә Әдәбият елы уңаеннан “Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы” дигән темага төбәкара семинар үтте.

       Алар өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда әдәби чәйханә оештырылды. Иң элек, музей хуҗасы, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова кунакларны музейга нигез салыну тарихы, андагы экспонатлар белән таныштырды, кызыклы очрашуларны барлады. Аннан М. Вахитов исемендәге гимназия укытучылары Рузинә Низамиева һәм Мәсгудә Юнысова Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзатның әле быел яз көне генә дөнья күргән “Әманәт” исемле китабындагы “Ак розалар” хикәясенә нигезләнеп, әдәбият дәресен яңача укыту методикасы белән таныштырдылар. Укучылар әлеге хикәядән бер өзекне сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Районыбыз мәктәпләре укытучылары, автор үзе, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре һәм килгән кунаклар бу көнне әлеге китапка кергән ике повестьның һәм унике хикәянең барысын да анализладылар, алар буенча фикер алыштылар. 

       Очрашуның төп оештыручылары – Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укытучылары Гөлнур Айзатның семинар алдыннан гына “табадан төшкән” – район типографиясендә басылган “Күз яше ачы була” китабын тәкъдир иттеләр. Бу җыентыкка кергән “Күз яше ачы була”, “Елан мәхәббәте” повестьларында һәм “Сыңар канат” хикәясендә ана һәм бала мөнәсәбәтләре, намус һәм вөҗдан, мәхәббәт һәм нәфрәт, хыянәт тасвирлана.

        – Бу әсәрләремдә дә уйдырма геройлар юк. Алар районда булган хәлләргә нигезләнеп язылды, – ди автор. Әлеге әдәби чарада “Әманәт”нең редакторы, Сүзнәшрияте директоры Ландыш Сәлахетдинова,  район типографиясе директоры Фәридә Гатауллина, район мәгариф һәм мәдәният идарәләре хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар язучыга алга таба да зур уңышлар теләделәр, семинар эшенә югары бәя бирделәр. Бу көнне Гөлнур ханым иҗат иткән җырлар да яңгырады. Әлеге әсәрләрне язуга йогынты ясаган клипларны карау һәм караокега җырлау да кунаклар күңеленә хуш килде. Соңыннан барлык чыгыш ясаучыларга район мәгариф идарәсе сертификатлары, Гөлнур Айзатның рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

 

Read 2550 times Last modified on Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 10:11
Союз писателей РТ