Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 16:43

РАФИС КОРБАН: «Ревизия үткәрсәк, Язучылар берлегендә 150–160 кеше калырга мөмкин».

Rate this item
(0 votes)

“Идел” журналы өчен Рузия Сафиуллинаның Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Корбан белән әңгәмәсе.

Төрле-төрле исем-ат кушылган елларның чираттагысын – Әдәбият елын озатып җибәрергә дә күп калмады. Тәмамланырга бер-ике атна калып барса да, без Әдәбият елы һәм аның нәтиҗәләре турында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбанов белән сөйләшергә булдык. Хәер, әңгәмәбез бу елга гына багышланмады.

ҺӘР ҖОМГА – ӘДӘБИ КИЧӘ

– Татарстан әдипләре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе буларак, Сез Русиядә Әдәбият елыннан ниләр көткән, оешма алдында нинди максатлар куйган идегез?

– Язучылар берлегенең Уста­вы бар, без шуның буенча яшәр­гә тиеш. Анда «язучылар югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат итәргә тиеш» диелгән. Ел нәтиҗәләренә килгәндә, Татар­станда Парклар һәм скверлар елы игълан ителгән иде. Хәтта иң әдәби журнал «Казан утлары» да «әдәбият елы» дигән сүзне әйт­ми: бары тик сан саен дүртенче тышлыкта парклар һәм скверлар рәсемен бирә. Үзеңнеке – үзәктә, диләр бит.

Әдәбият елын оештыру һәм үт­кәрү Нарышкинга тапшырылган иде. Елның максаты: Русиядә ки­тап укуны үстерү, китапханәләр­гә игътибар арттыру һәм, нигездә, китапханәләрдә уздырыла тор­ган чаралар. Әдәбият елын ни­чегрәк итеп үткәрүне Русиядә дә күз алдына китермәделәр, ул күбрәк китапханә чараларына кайтып калды.

Русия субъекты буларак, без Әдәбият елыннан читтә кала ал­мадык, әлбәттә. Әдәбиятка игъ­тибар булды, Президент безгә  махсус, Әдәбият елын үткәрер өчен, дип, бюджеттан биш мил­лион сум акча бүлеп бирде. Ул акчаны без, иң беренче чиратта, язучыларыбызның юбилейларын үткәрүгә тоттык.

– Кайбер кызыклы чараларны искә төшерсәгез иде.

– Әйткәнемчә, бик күп язучы­ларыбызның «түгәрәк» даталары булды. Ел Каюм Насыйри юбиле­еннан башланып китте. Әбрар Кәримуллин, Роберт Әхмәтҗан,Таҗи Гыйззәт, Мәдинә Маликова, Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Туфанның юбилейлары узды. Аларны элекке шикелле зур тантаналар белән академия театры залларында үткәрергә мөмкинлек юк иде, чөнки Камал театры үзе генә дә өч йөз мең тәңкә аренда хакы ала. Бинабыз­га ремонт ясалганнан бирле Ту­кай клубы эшләп килә, чаралар­ны шунда үткәрәбез. Анда һәр җомгада берәр әдәби кичә уза. Фирая Зыятдинованың җитмеш, Атилла Расихның йөз еллыгы, Алабугадан Фирдәвес Хуҗинның алтмыш яшьлек юбилеен уздырдык. Тинчурин театрында, Зур концерт залында юбилейлар үткәрдек. Шулай ук традицион Гөлшат Зәйнашева, Гаяз Исхакый укулары уздырабыз; Мөслимдә – әлеге районнан чыккан Фоат Садриевка халык язучысы исе­мен бирү уңаеннан әдәбият бәй­рәме үткәрелде.

Язучылар берлегенең алты премиясе бар: Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш исемнәре белән бәйле алар. Быел драма­турглар өчен Туфан Миңнуллин премиясе булдырылды. Ул Мансур Гыйләҗевкә, Чаллы драма театрында бара торган «Бурлак» драмасы өчен бирелде.

Мин эшли башлаганнан бирле Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә бүгенге авыл тормышына багышланган проза әсәрләре конкурсы уза. Ул быел да матур гына үтеп китте.

– Конкурс нәтиҗәләре рәсми рәвештә кайчан игълан ителәчәк?

– Әдәби ел йомгакларын ясау уңаеннан 25 декабрьдә зур кичәгә җыелабыз. Шунда конкурс нәтиҗәләре дә рәсми рәвештә игълан ителәчәк. Кызыксынса­гыз, килегез. Конкурста җиңү­челәр билгеле, әлбәттә. Узган елдагы кебек әсәрләр күп кермә­гән иде, шулай да бездә роман, бәян, хикәя жанрында эшләүче авторлар җитәрлек әле.

Балалар өчен сәхнә әсәр­ләренә кытлык сизелә. Быел Курчак театры белән берлектә конкурс уздырдык. Анда татар һәм урыс телендә әсәрләр катнашты. Пьесалар килде, хәзер аларны жюри укый. Бу конкурска да нәтиҗә шушы көнне ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Әлмәттә «Рухият» фонды бар, ул ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия биреп килә. Һәр елны өч төп премия, өч кы­зыксындыру премиясе һәм ун стипендия тапшырыла. Быел да премияләрне тапшыру тантана­сы булды.

-- Президентның дүртәр йөз мең сум күләмендәге грантына татарча романнар язылуын ише­теп беләбез. Кемнәр ул автор­лар? Нинди әсәрләр язалар?

-- Президентның махсус заказы белән, дәүләт заказы дип әйтик инде, алты язучыбыз татарның күренекле шәхесләре турында роман яза. Срогы -- 31 октябрь­гә кадәр иде. Ике роман инде язылып тапшырылды. Айгөл Әхмәтгалиеваның – татар театрын­да беренче актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында, Рөстәм Галиуллинның мәгърифәтче Таҗетдин Ялчы­гол турындагы әсәрләре әзер. Галимҗан Гыйльманов, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла үз әсәрләрен эшләп бетереп, ел азагынача тапшырырга тиешләр.

-- Мәдәният өлкәсендә төрки багланышларны үстерүгә соңгы арада игътибар артты дип беләм. Әдәби элемтәләр ничектормышка ашырыла? Татар әдәбиятын ничек итеп бөтен дөньяга таны­тырга мөмкин?

-- Быел төрки яшь язучылар фестивале үткәрдек. Ул фести­вальдә егерме ике төрки дәүләт­тән (Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кырым, үзебезнең күрше республикалар Башкортстан, Чувашстан, Якутия, Тыва һ.б.) яшь язучылар катнашты. Гомумтөрки мөнәсәбәтләр, кардәш әдәбият­лар арасындагы багланышларны ныгытуда мөһим адым булды бу. Шулай ук төрки шагыйрьләр фес­тивале зурлап билгеләп үтелде. Октябрь башында безгә төрки дәүләтләрдән йөз шагыйрь килде.

Узган ел Казакъстан Язучылар берлеге оешуга сиксән ел тулу тантанасында катнашырга туры килгән иде. Шунда берничә ка­закъ әдибенең әсәрен татарчага тәрҗемә кылу турында килешен­де. Тәрҗемә иткәч, быел шушы китапларны тәкъдим итү һәм Казакъ ханлыгының 550 еллыгын бәйрәм итү тантанасында катнаш­тык. Шулай ук казакъ язучылары безнең татар язучыларының хикәяләрен казакъчага тәрҗемә кылды, китап басылып чыкты. Казакъстанда аның презентациясендә булдык. Әлеге китапка утыз алты татар язучысының хикәясе кергән. Соңгы тапкыр татарчадан казакъчага һәм казакъчадан татарчага тәрҗемә 1979 елда эшләнгән булган.

Мин үзем Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Магомед Ахмедовның (татарчалаштырганда Мөхәм­мәт Әхмәтов була инде) шигырь китабын татарчага тәрҗемә кыл­дым. Дагыстанда әлеге китапны тәкъдим итү үткәрелде. Анда мин дә катнаштым.

Азәрбайҗаннар килгән иде, алар безнең яшь язучылар, ни­гездә, яшь шагыйрьләрнең әсәр­ләрен татарчага тәрҗемә итте. Киләсе елның апрель аенда без Казанда шушы китапның презентациясен уздырырга җыенабыз.

Казанда шәһәр мэриясе белән берлектә ел саен Аксенов-фест үткәрелә. Быел аның кысала­рында егерме ике яшь татар шагыйренең шигырьләре тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Антология современной татарской поэзии» дигән китап басылып чыкты. Бу да безнең әдәбиятны дөньяга таны­туда зур эш булып тора.

Ә нәрсәләр тормышка ашмады? Нинди проблемалар хәл ителмә­де?

-- Гонорар мәсьәләсе. Драма­тургларыбыз шактыйдан бирле гонорар алмыйча яшәп киләләр. Бездә ТАИС дигән авторлык хокук­ларын яклау оешмасы бар. Нинди­дер сәбәпләргә бәйле аның банктагы счетын ябып куйдылар, һәм, гомумән, гонорар түләү катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Әйтик, радио-телевидение гонорар түлә­ми. Аның җитәкчелеге, киресенчә, язучылар-шагыйрьләр телевиде­ниедә чыгыш ясаган өчен үзләре түләргә тиеш, дигән фикердә тора. Ялгыш фикер, әлбәттә. Эфирда яң­гыраган һәр әсәр өчен гонорар түләнергә тиеш.

Газета-журнал редакцияләренә дә дәгъвам бар: журналистлар үзләре язарга тырышалар күбе­сенчә, үз каланчаларыннан торып язалар һәм әдәбиятка карата, язу­чыларга карата дөрес булмаган мөнәсәбәт тудыралар, ялгыш хәбәр тараталар. Әдәби әсәрне җентекләп анализлаган бер язма да юк соңгы елларда матбугатта. Безнең әдәби дип санап йөргән «Мәдәни җомга»быз да, Вахит Имамов килгәннән соң, урысча «крен» диләр инде, бер якка авышты. Ул хәзер тарихи һәм, күбесенчә, Ва­хит Имамов үзе язган әсәрләрне биреп бара. Язучылар берлеге эше, без алып барган чаралар бер­се дә яктыртылмый.

Безнең республикада язучылар хәле барыбер зарланырлык түгел әле: гонорарны китаплата түләү, басылган китапларыңны үзең та­ратып йөрү дигән әйбер бетте. Татарстан китап нәшриятында ел саен йөз утыз биш китап басылып чыга, аның күбесе – әдәби әсәр­ләр. Шулай итеп, без – теләсә кайсы республика әдипләре белән чагыштырганда да игъти­бар үзәгендә тора торган язучы­лар. Халыкка китапны җиткерү мәсьәләсе китапханәләр кулында, ләкин күп кеше китапханәгә йөр­ми. Безнең китап сату системасы юк, шунысы кызганыч. Районнар­да китап кибетләре бөтенләй юк. Әлеге мәсьәләне мин Президент каршында да күтәреп карадым. Ул миңа: «Ник үзең китап кибете ачмыйсың?» дигән сорау куйды. Ләкин китап кибетләре бөтен дөньяда ташламалы шартларда эшли. Бездә исә кибет ачтың икән, аның салымнарын, коммуналь хезмәтләргә түләүләрен, сатучы­ларга хезмәт хакын түләргә кирәк. Китапларның бәясе кыйммәт түгел һәм кибетнең бөтен табышы ком­муналь түләүләргә китеп барачак. Ләкин хәзер бит базар икътисады, бөтен әйбер тауар, табыш чыгана­гы буларак карала. Дәүләт ярдәм итмәсә, үзен-үзе акламаган сәүдә­не тартып барырга кемнең хәлен­нән килсен?

–  Әдәбият елы булгач, әдип­ләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен кайгырту да күз алдында тотылган булгандыр.

– Хәзер профессиональ, ягъни язганнарыннан килгән гонорарга гына яшәүче язучылар бетте ди­ярлек. Хәтта пенсиядәгеләре дә кайдадыр эшләп йөрергә мәҗбүр. Безнең ике йөз ун язучыбыз – пенсионер, аларның пенсиясенә ай саен өстәмә мең сум түләп барабыз. Шулай ук бездә уни­ке халык язучысы бар, аларның пенсиясенә ай саен ун мең сум акча өстәп түләнә. Бу начар түгел, башка төбәкләрдә андый нәрсә юк, шуңа күрә язучыларыбызның матди хәле кайгыртылмый димәс идем. Вафат булган Язучылар бер­леге әгъзаларының каберләренә, хәтта балалары исән булса да, ка­бер ташлары урнаштырабыз. Ни­чектер, шулай гадәткә кергән.

–  Димәк, савабы да Язучылар берлегенә язылып барадыр инде...

– Анысын өстә (әңгәмәдәшем түшәмгә карап ала – Р.С.) берәр төрле хәл итәрләр инде.

Элегрәк, илдә язучыларның һәм Язучылар берлегенең абруе зур булган заманнарда рәис тә ким дигәндә халык депутаты булып, законнар чыгаруда катнашкан, иң югары җитәкчеләрнең ише­ген ачып керә, әдипләрнең бар­лык гозерләрен җиткерә алган, ә кайвакыт хөкүмәттә берәр саллы вазыйфа да биләгән. Язучы сүзе һәркайда үткән. Ә бүген ничек? Язучыларны хәзер ишетәләрме? Әдәбият елы сылтавы белән булса да Республика җитәкчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала­сызмы?

– Вазгыять үзгәрде. Бу бездә генә түгел, бөтен Русиядә шулай: язучылар арасында халык депу­татлары юк диярлек. Бездә өч ха­лык депутаты бар иде, тик инде Туфан Миңнуллин вафат, ә Роберт Миңнуллин пенсиядә. Дәүләт Со­ветында бердәнбер әдип Разил Вәлиев калды, ул әле нәрсәләр­дер эшләргә тырыша. Закон чы­гару мәсьәләсенә килгәндә, мин Татарстанда ниндидер закон чыга, дигән фикердән ерак. Кануннар Мәскәүнеке белән тәңгәлләштерелде. Мин хәтта, кирәкме икән илгә шулкадәр депутатлар корпу­сы, дигән уйга да киләм. Дәүләттә бер-берсен кабатлаган өч струк­тура бар: президент аппараты, министрлар кабинеты, парламент, һәм барлык регионнарда да шушы модель кабатлана. Соңгы елларда шулкадәр бюрократия башланды. Моны Татарстан җитәкчелеге дә аңлыйдыр, тик Русия дәрәҗәсен­дә әлеге проблема хәл ителмәгәч, ни кыласың? Аларны тотуга күпме чыгымнар китә! Шуңа күрә бүген язучының депутат булу-булмавыннан гына бернәрсә дә үзгәрмидер, дип уйлыйм. Үзебезнең республикага килгәндә, Язучылар берлеге рәисе булып сайланганнан соң Президент мине ике тапкыр кабул итте, гозерләребезне тыңлады. Безнең Язучылар берлеге болай да Русиядә һәм үзебездәге алты иҗат берлеге (композиторлар, рәссам­нар, журналистлар һ.б.) арасында иң күп финансланган оешмалар­ның берсе. Игътибар быел гына түгел, былтыр да, аннан алда да зур булды, киләсе елда да (каешларны ныгытыбрак буарга туры килсә дә) булачак, дип уйлыйм, чөнки язучы­лар халыкка хезмәт итә, әхлак тәрбиясе бирү белән шөгыльләнә.

– Әдәбият – гомуми, абстракт төшенчә тоелса да, ул бит конкрет әдипләрнең хезмәтеннән, аерым әдәби әсәрләрдән тора. Быел кемнәр ниләр язды? Язучылар бер­леге моны күзәтеп барамы?

– Язучылар берлегендә өч йөздән артык кеше әгъза булып тора, ләкин аларның барысы да әдәби әсәр язарлык хәлдә түгел. Сиксән яшьтән узган утыз биш язучыбыз бар – алардан нәрсә­гәдер өметләнү инде катлаулы. Ринат Мөхәммәдиев җитәкчелек иткән чорда, «Берлекне тараталар, мөлкәтне алып калырга кирәк, кеше саныннан чыгып, мөлкәт бүләчәкләр» дигән сүзләр ише­телгәч, берлеккә теләсә кемне алганнар.

Безнең Устав бар, аның нигезен­дә Берлектә торган кешене, язса да язмаса да, куып чыгарып булмый. Шул ук Устав буенча, җәмәгать оешмасы буларак, без взнослар хи­сабына яшәргә тиеш. Ә бездә взнос җыю юк, оешма дәүләт исәбенә яши, чөнки әгъзалардан взнос җыя башласаң, Берлектән ярты халык качып бетәр иде.

Әйе, күпчелек әгъзалар әдәби әсәр язуына үзләре дә ышанмый  хәтта, аларның кулга алырлык бер генә саллы китабы да юк. Әгәр дә без ревизия үткәрәбез икән, ни­бары йөз илле-йөз алтмыш язучы калырга мөмкин. Шулар гына кал­ган очракта да Язучылар берлеге үзенең эшен күрсәтә ала торган оешма булыр иде.

Аллага шөкер, бездә «каләмле» дип әйтерлек язучылар да байтак, алар әсәрләрне язып тора. Саллы-саллы журналларыбыз бар: «Казан утлары», «Идел», «Мәй­дан», «Безнең мирас», «Татарстан» журналының татарчасы хәзер әдәбиятка урын бирә башлады. Язучыларыбызның әдәби әсәр­ләре журналларда чыгып бара. Бу төрле әдәби конкурсларда катна­шучылар күп булуы, әсәрләрнең сыйфатлылыгыннан да күренеп тора. Шул ук Авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгы белән берлектә уздыр­ган конкурста чәчмә жанрларның барысына да әсәрләр килде. Әле менә төрекләр Халдун Төнәр исе­мендә драма әсәрләре конкурсын игълан иткән иде, анда да төрки республикалар арасында татарлар күп катнашты. Әйтик, төрек автор­лары бәйгегә егерме җиде әсәр тәкъдим итсә, татарлар -- егерме берне. Әсәрләр саны ягыннан ка­раганда Казакъстан, Азәрбайҗан да бездән соң тора. Башкортлар -- алты, чуашлар бер әсәр белән генә катнашкан. Шулай итеп, Татарстан язучылары иң продуктив эшләү­челәрдән.

– Шәхсән үзегез өчен быел әдә­бият белән бәйле нинди вакый­ганы, яки шәхесне, яки кайсы китапны иң истә калырлык дип саныйсыз?

– Язар өчен вакыт азрак, шуңа күрә үзем нәрсәдер яздым дип, берәр әсәремне күрсәтә алмыйм. Шулай ук Язучылар берлеге әгъзалары арасында да быел алай егылып китәрлек әсәр тумады кебек. Ләкин безнең горурланыр­лык бер эшебез бар: Фатих Кутлу татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә. Быел Төркиядә аның тәрҗемәсендә та­тар язучыларының хикәя җыенты­гы дөнья күрде. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә без шулай ук Аяз Гыйләҗевне дөньяга танытабыз. Инде менә Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча Төркиядә докторлык диссертация­ләре яклана, аны бүтән чит тел­ләргә дә тәрҗемә итү башланды. Төркиядә Аяз Гыйләҗевне Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендәге, хәтта аннан да каләмлерәк, саллырак прозаик дип таныйлар. Фатих Кут­лу хәзер «Ягез, бер дога» әсәрен тәрҗемә итү белән мәшгуль. Ул Габдулла Тукайның 130 еллыгына 130 шигырен юлга-юл тәрҗемә итте. Төрек шагыйре Али Акбаш әдәби тәрҗемә өстендә эшли. Ту­кай моңарчы төрек телендә бик аз тираж белән, юлга-юл тәрҗемә дәрәҗәсендә генә басылган. Әдә­би яктан камил эшләнгән китап киләсе елда чыгар, дип көтәбез.

ЯШЬЛӘРГӘ АКЧА КИРӘК...

 Татарстанның инде Әдәбият елы үткәрү тәҗрибәсе бар: 2006 ел республикабызда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде. Безнең өчен аларның кайсы нәтиҗәлерәк булды икән? Әллә алай чагыштырырга ярамый дамы?

– 2006 елда нәрсәләр эшлән­гәне инде хәтердә калмаган (мин әле бу вазыйфага сайланмаган да идем). Ләкин Татарстанда әдә­биятка игътибар махсус исем­ләнгән еллар уңаеннан гына түгел, һәрвакыт җитди. Былтыр да, мәсәлән, Мәдәният елы иде – әдәби чаралар бездә быелгы­ларыннан ким булмады. Әлбәттә, язучыларга килгәндә, аларга үз эшчәнлекләрен әле тагын актив­лаштырасы бар. Яхшы, талантлы әсәрләр иҗат итәргә.

– Ә нәрсә комачаулый соң әдип­ләргә шаһәсәрләр тудырырга?

–  Картлыклары комачаулый. Ә яшьләргә берегеп иҗат итү сәләте җитми. Алар төрле тусовкалар белән артык мавыга. Әй­тик, менә «Калеб» җыены хәзер бик популяр. Үз иҗатларын күр­сәтүдә Язучылар берлеге ролен алар инкяр итә. Язучылар берлеге аларның тәрҗемәләрен эшләтеп, Мәскәүдә чыгармаса, алар үз ка­заннарында гына кайнап, алай ук билгеле булмас та иде. Яшь язу­чыларны чакырып, читтәге яшь­тәшләре белән аралаштырабыз. Әсәрләрен тәрҗемә итәргә дип Азәрбайҗанга җибәрдек. Без шуларны эшләмәсәк, яшьләр әнә шул «Калеб» тирәсендәге тусовкаларда гына танылыр иде. Бәлки, бу яшьлек максимализ­мыдыр, ләкин яшьләр Татарстан Язучылар берлеге эшләреннән читләшә, үзләре инициатива күр­сәтеп, язучылар оешмасы белән берлектә эшләргә теләми.

– Яшьләр журналы  вәкиле буларак, мине, әлбәттә, әдәби­ятта остазлык, буыннар алмашы мәсьәләләре дә, яшь татар язу­чыларына иҗат итү шартлары – аларның социаль мәсьәләләре, матди хәлләре дә борчый. Пенси­онерларга ай саен өстәмә түләү әйбәт инде ул, сезнең белән әң­гәмә барышында бигрәк тә ха­лык язучыларыбыз өчен сөенеп куйдым әле менә. Ләкин матди хәлләре тотрыксыз булудан, акча җитмәүдән иң әүвәл яшьләр ин­тегә. Язучылар берлегендә пен­сионерлар күбрәк, дидегез. Ә яшьләрдән ничә кеше кабул ител­де Берлеккә? Һәм аларга нинди ярдәм күрсәтелә?

– Нинди ярдәм турында сүз бара соң?

– Һичьюгы, китап чыгаруда, чөнки китабы булмаганнар Язу­чылар берлегенә кабул ителми бит.

– Мин эшли башлаганнан бир­ле Язучылар берлегенә утыз си­гез кеше кабул иткәнбез. Күбесе –  яшьләр, утыз яше тулмаган­нар. Фәнил Гыйләҗев, Фидаил Мәҗитов, Эльвира Һадиева, Бу­лат Ибраһимов, Гөлүсә Закирова – барысы да яшь кешеләр. Китап чыгаруга юлламалар бирдек, алар Татарстан китап нәшрия­тында китабын чыгарды. Хәзер­ге вакытта Язучылар берлегендә утыз биш яше тулмаган утыз биш язучы бар. Берлек идарәсенә яшьләрдән Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин кергән. Яшьләрне кон­курсларга җибәрәбез. Рөстәм белән Рүзәл Мәскәүдә үткән мастер-классларда катнашты, кита­пларын чыгарды.

Хәзер фатир бирелми, ипотека­га алсалар гына. Яшь кеше үзенең эш урыныннан гына фатир алырга мөмкин, законы шундый.

– Гадәттә, узып киткән елга йомгак киләсе ел башында ясала. Ә бу вакыйга Язучылар берле­генең дүрт еллык хисап чорына нәтиҗә чыгару белән бер вакыт­ка туры киләчәк. Сез үзегез моңа нинди нәтиҗәләр белән киләсез?

– Әлбәттә, планлаштырган бар нәрсәгә ирешеп булмады. Чөнки инициативалы, йөгереп эшләп йөри торган кадрлар юк. Булыр иде, яшьләргә акча кирәк, Язучылар берлегенең исә зур хезмәт хакы түләргә мөмкинлеге юк. Бездәге 12-15 мең сумга нидер эшләргә кеше табып булмый. Ко­манда булмагач, хыялларның бай­тагы тормышка ашмыйча калды. Шулай да эшнең канәгатьләнер­лек яклары да булды: һәр кешене компьютерда эшләргә өйрәттек. Хәзер инде язучылар үз кулъяз­маларын тотып, машинисткалар­га ялынып йөрми. Текстларын алар үзләре җыя ала, Интернет­та теләсә нинди сайтка кереп, үзенә кирәкле мәгълүматны таба. Вакыйф Нуриев, Ркаил Зәйдулла­лар компьютерның нәрсә икәнен дә белмиләр иде – хәзер аларны аннан аерып булмый.

Үзебезнең сайтны ачтык, моны да вакыйга дип әйтеп буладыр. Бөтен хәбәрләребезне шунда биреп барабыз. Сайтка мәгълү­мат язар өчен матбугат үзәге ке­бек бер нәрсә оештырырга ният­ләп, язучылар арасыннан, ачуымда килмәгәе, унлап кешене эшкә алганмын – күбесенең биш-алты юллык хәбәрләр язып бирергә хәлләреннән килмәве исемне җибәрде. Яшьләрне чакырсаң, алар югары хезмәт хакы таләп итә, гонорар да сорый. Ә безнең гонорар түләргә мөмкинлегебез юк. Аның өчен үз газетабызны чы­гарырга кирәк, анысы өчен тагын фонд юк.

Киләсе елда – язучыларның чираттагы корылтае. Без, башка еллардагыдан аермалы буларак, жанрлар буенча хисап бирүне съездда түгел, аңа кадәр үткәрер­гә уйладык. Халык белсен өчен, махсус мәкаләләр яздырып, китап итеп бастырабыз. Язучыларны ко­рылтайга чакырганда шушы китап­лар да таратылыр. Ике корылтай арасында ниләр эшләнгәнен кеше алдан ук белеп, кирәк санаса, чы­гыш ясарга әзерләнеп килсен. Уставка да кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк. Югыйсә, хәзерге вакытта өч йөз утыз биш әгъзадан кворум җыюы бик авыр, өлкән яшьтәге язучылар, Татарстаннан читтәге төбәкләрдән корылтайга йөрми. Быел ел йомгаклары җы­елышына, мәсәлән, йөз кырык язучы гына килгән иде. Уставта, делегатлар җибәрү формасында, дигән төзәтмә кертсәк, мондый проблема булмас иде. Шулай ук сайлау системасын килгән ке­шеләр саныннан «Илле плюс бер тавыш» җитә, дип үзгәрткәндә гадел булыр иде. Аннан, иҗтима­гый оешма булгач, без бюджеттан акча биргәннәрен көтеп ятарга тиеш түгелбез, взнослар җыю тәртибен кертергә кирәк. Бу оешма­ның эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерергә ирек бирер иде.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рафис әфәнде.

 

 

Read 2364 times Last modified on Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 17:25
Союз писателей РТ