Сишәмбе, 29 Декабрь 2015 13:04

Туган телем

Rate this item
(0 votes)

Горурланам мин үземнең

Татар булуым белән.

Ата-анам беренчелдер,

Аннан соң Ватан – беләм.

Туган телем – Анам теле,

Кимсетмәсеннәр ятлар.

Яшәтергә иде аны

Күз карасыдай саклап.

План кормасын бәгъзеләр

Бары бер теллелек дип.

Аллаһ кавемнәрне бердәй

Яралткан якын күреп.

Теленә кара язмышны кем генә теләр икән.

Аңа ясин укысалар,

Иртәгә мин дә үләм.

Хәер, үлмим. Көтмәсеннәр.

Телем өчен көрәшәм.

Миллионлаган кардәшләрем,

Сезне дә шуңа дәшәм.

Ерак тарихтан билгеле

Татар теленең көче.

Төркиләрнең кабатланмас

Бизәге ул, бер төсе.

                                                   Фирдәвес Хуҗин 

Read 2233 times Last modified on Сишәмбе, 29 Декабрь 2015 15:30
Союз писателей РТ