Сишәмбе, 29 Декабрь 2015 14:23

Әдәбият - милли брендмы?

Rate this item
(0 votes)

 Луиза Янсуар

Язучылар еш кына зарлана: «Безгә дәүләт тарафыннан мөнәсәбәт үзгәрде, без­не элеккечә хөрмәт итмиләр». Быелгы Әдәбият елында да дәвам итте бу аһ-зар. Без чынлап та шулкадәр кыерсытылганмы? Әллә булганына шөкер итә белмибез­ме? Әдәбият елы тәмамланып килгәндә, шушы сорауларга җавап эзләдек.

 

Үтәкүренмәле әдәбият

2015 елны Россиядә Әдәбият елы дип игълан иттеләр. «Әдәбият елы» дигән комплекслы дәүләт программасы эшләнде, ул ел дәвамында рус һәм дөнья әдәбиятына кызыксынуны арт­тыру, китап уку пропагандасы һәм, гомумән, китап культурасын үстерү юнәлешендә эшләде, төп чаралар пла­ны төзелде. Эшчәнлекне алып баруны үтә күренмәле итү максатыннан «Год литературы в России 2015» рәсми порталы булдырылды ( https://gоdlitеraturу.ru/informaciy-orgkomiteta) һәм аның со­циаль челтәрләрдәге төркемнәре старт алды: Твиттерда, Инстаграмда, ЖЖда, ВКонтактеда, Fасеboоkта.

     Сайтны һәм гомумән әлеге идеяне тормышка ашыручыларның бер игъла­ны миңа аеруча ошады: «ГодЛитературы.РФ һәм godliteratury» адресла­ры буенча урнашкан портал --  Россия Федерациясендә Әдәбият елын уздыру­ны Оештыру комитетының рәсми сайты. Ләкин ул башка иҗтимагый оеш­маларга һәм шәхси затларга Әдәбият елы уңаеннан нинди дә булса чаралар уздырырга, шулай ук үз сайтларын бул­дырырга комачау итәргә тиеш түгел. Без берәүнең эшенә дә каршы килергә җыенмыйбыз, киресенчә, әдәбиятның – барыбыз өчен дә мөһим гомум эш бу­луын раслаучы фактларга сөенәбез генә».

     Һәм, чыннан да, портал белән социаль челтәрләрдәге төркемнәр ел дәвамында вазыйфасын үтәп килде. Әдәбият елы уңаеннан оештыручылар үз алдына куйган максатлар­га ни дәрәҗәдә ирешкәндер, анысы, әлбәттә, моннан  Казаннан торып безгә ул кадәр яхшы күренми. Әмма портал хәбәр итүе бу­енча, шактый күп бурычлар үтәлгән, аларның нәтиҗәләре дә аермачык. Дөресен әйтим, көнләштерде мине бу үтәкүренмәлелек. Һәм сорау туды: ә бездә ничек?

 

Татар әдәбиятының «йолдызлы сәгате»

Ни дәрәҗәдә файдалы итеп куллана алдык без бу мөмкинлектән дә, башка еллардагыдан аермалы буларак, ниләр эшләнде? Ку­нак ашы кара-каршы, дигәндәй, сүземне безгә күрсәтелгән игътибардан һәм илти­фаттан башлыйм. Әдәбият елының шифалы җилләрен без, яшьләр, ел дәвамында тойдык. Шигырьләребезне туплап, Мәскәүгә җибәрдек, алар сайланды, подстрочниклар ясалды, тәрҗемәләр эшләнде. Нәтиҗәдә, 22 яшь татар шагыйренең әсәре танылган рус шагыйрьләре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә матур антоло­гия басылып чыкты. «Антологияне уни­каль итә торган үзенчәлек – ул ике телнең, рус һәм татар шигъри поэтикасының кушы­луы», --  дип ассызыклады бу вакыйганы «Ок­тябрь» журналының баш мөхәррире, «Аксёнов-фест 2015»не оештыручыларның бер­се Ирина Барметова. Әлеге китапны эшләү идеясе дә – аныкы. Идеяне тормышка ашы­руга Казаң мэры Илсур Метшинның керткән өлеше, зур булышлыгы турыңда да җентекләп сөйләде фестиваль барышында мәскәүлеләр. «Аксёнов-фест»ның тәмамлау өлеше дә ан­тология белән бәйле булды –  Казан Ратуша­сында Юрий Щербаков җитәкчелегендәге джаз коллективы белән татарча шигъри тере яңгыраш синтезыннан гыйбарәт перформанс куелды. Антология 1 мең тираж белән басыл­ды һәм кунакларга таратылды, хәзер инде ул Россия буенча китапханәләргә юл тотты. Шул ук «Аксёнов-фест» кысаларында Аксёнов паркы ачылуы, якташыбыз – Казан кызы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзен ача» китап презентациясе узуы, аңа һәм яшь ша­гыйрь Булат Ибраһимга«Звёздный билет» премиясенең тапшырылуы да – сөенечле хәл булды. «Звёздный билет»ның моңарчы татар телендә иҗат итүче авторга бирелгәне юк иде әле.

«Мин әдәбият елында Халыкара «Звёздный билет» премиясенә лаек, булдым. Чаралар, очрашулар, юбилей­лар күп булды, ләкин алар һәр елны уздырылып килә. Язучыларның матди хәлен, яшьләрнең торак мәсьәләсен хәл итү буенча ниндидер программа­лар, резолюцияләр булыр, бәлкем, дигән самими уйлар туган иде. Яшь шагыйрь буларак, Әдәбият елына зур өметләр баглаган идем, тик, ни кызганыч, башка еллардан аерылып торган ел булды, дип әйтә алмыйм».

Булатның шәрехен күпләр: «Менә, үзенә премия биргәннәр, ә ул һаман нәрсәдәндер разый түгел»,   дип бәяләячәк, сизеп торам. Әмма бит сүз шәхси уңышлар, казаныш лар турында бармый, сүз  гомум страте­гия турында.

     Бераз артка чигенеп, шуны да әйтәсем килә: безнең дөнья әдәбиятына, ә аңа кадәр әле рус укучысына барып җитү мөмкинлегебез бары тик бер юл  тәрҗемә аша гына тор­мышка аша ала. Әлеге дә баягы антоло­гия барлыкка килсен өчен, Татарстандагы тәрҗемәчеләр бик күп көч куйды. Татарстан Язучылар берлегендә рус теленә тәрҗемә эшен алып бару буенча секция җитәкчесе Лилия Газизова аларның төп проблемасын аермачык белдерде, һәм бу беребезгә дә сер түгел: гонорарлар бик мескен.

«Аерым казанышлар, әлбәттә, бар. Әмма алар, һәр елдагыча, әдәби процессның табигый агышын гына күрсәтә. Әдәбият елы Рус әдәбияты һәм тәрҗемә секция­се эшчәнлегенең эшенә әллә ни зур үзгәрешләр кертте, дип әйтә алмыйм. Барысы да план буенча үтәлде».

 

 Мең дә бер ысул?

Менә шушы «елдагыча» дигән тойгы никтер тынгы бирми. Ниндидер зур мөмкинлекне кулдан ычкындырдык кебегрәк. Читтән караш ниндирәк икән? Римма Бикмөхәммәтова, журналист:

«ТНВдә сюжетлар күренде, шигырь укыдылар, күп укыдылар, гади кешеләрнең әдәби әсәрләрне укулары ошады. Россия масштабында Гүзәл Яхинага булган игътибар, аның «Ясная поляна»,«Большая премия»не алуы белән истә калыр бу ел. Әмма башка өлкәләрдә әллә ни сизелде, дип әйтә алмыйм. Әйтик, федераль бюджет­тан күчкән акчага Россиядә яшәгән милләтләрнең яхшы әсәрләре русчага тәрҗемә ителеп басылса, яхшы булыр иде. Нәшрият ничек эшләде? Елда­гыча, күзгә күренмичә. Гәрчә алар яңа авторларны эзләүнең мең дә бер ысулын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Китап чыгаруның яңа формат­ларын сынап карарга. Зур акцияләр, флешмоблар җитмәде. Метро, башка җәмәгать урыннарында китап уку һәм тарату акцияләрен оештырып була иде. Язучыларның башка елдагыга караганда авылларда артык йөргәнен дә күрмәдем. Популярлаштыру турында: Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда нинди китап укыганын фотога төшереп, бер-ике суз белән тәэсирен язып элсә, аңарга Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков та кушылса, Салават белән башка йолдызлар лайклар куеп, фото таралса, халыкта кызыксыну уяныр иде. Без бит технологияләр заманында яшибез. Әмма урамнарда гадәти банерлар да юк иде Әдәбият елы рухын сиздерүче...»

     Ә уку йортларында эш ничек бар­ды икән? Бу хакта университет галиме, укытучысы, прозаик  һәм ТНВ каналын­дагы халык яратып караган телевизион фильмнарның сценарий авторы Халисә Ширмән белән сөйләштек.

«Әдәбият елы, башка һәрбер «исемле» ел кебек үк, күбрәк күрсәтмәлелеккә кайтып калды шикелле. Әлбәттә, әдәбият-беренчел ихтыяҗ түгел. Абраһам Маслоуның дөньякүләм танылган ихтыяҗлар пирамидасы баскычында әдәбият иң кирәкле җиде ихтыяҗның алтынчы баскычында гына тора, шуңа күрә тамагы тук, өсте бөтен, торыр урыны һәм белемгә омты­лышы булган кеше генә әдәбиятка тартыла. Әмма шунысы кызыклы: Әдәбият елы булу-булмауга ка­рамастан, татар халкы беркайчан да әдәбияттан аерылмаган һәм ае­рылмаячак та, дип уйлыйм. КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Әдәбият елы киң билгеләп үтелде, һәр атна диярлек Әдәбият елы белән бәйле чара­лар узды, бу эш һәрдаим институт җитәкчелеге игътибарында булды, контрольдә тотылды.Тик, миннән тор­са, башкача уздырыр идем: 1) әдәбият елында пенсия яшендә булмаган язучыларга әдәби әсәр язу өчен ярты еллык кына булса да хезмәт хакын түләп, аларны командиров­каларга җибәреп, соңыннан эшнең нәтиҗәсен  китап таләп итеп; 2) республиканың һәр районында татар китап кибете ачып, әны рекламалау­ны, үстерүне район җитәкчелегенең вазыйфасы итеп; 3) һәр мәктәптә татарча китап уку айлыгы оештырып».

 

Һәр көне Әдәбият елы

Контроль сүзе куркытса да, аның яхшы ягы да бар. Менә, уку йорты, аның бер инсти­туты. Вертикаль шундый: укытучыларның Әдәбият елы уңаеннан план буенча эшчәнлеген җитәкчелек күзәтүдә тота. Координаторлар бар. Ә дәүләт күләмендә  кем жаваплы? «Азатлык» радиосына 2 декабрьдә биргән интервьюсында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан болай дигән иде: «Әдәбият елын үткәрүне бер Язучы­лар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Язучылар берлеге генә түгел, ул дәүләт про­граммасы нигезендә үткәрелергә тиеш. Путин Россия күләмендәге бу елны Нарышкинга тап­шырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде». Бу сорау белән Мәдәният министрлыгының Матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттем, ләкин миңа әлеге дә баягы Рафис Харисовичка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Үзләре шәрехләргә кирәк тап­мады. Шулай итеп, боҗра йомылды. Ә Рафис Харисович белән әңгәмәбез болайрак узды.

Луиза Янсуар: 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Әмма мин үзем, язучы буларак, аны әллә ни сизмәдем. Ә сез сиздегезме?

Рафис Корбан: Дүртенче ел һәр көнем әдәбият дип, язучыларны кайгыртып үтә. Дүртенче ел минем өчен һәр көн - Әдәбият елының бер көне. 2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүеннән бик канәгать калдым. Татарстан­да ул гәрчә Скверлар һәм парклар елы дип билгеләнсә дә, әдәбиятка игътибар сизелер­лек булды. Бик күп чаралар үткәрелде.

Л.Я. Язучыларны дәртләндерепҗибәрү, иҗатларын бәяләү, стату­сын күтәрү өчен дәүләт тарафын­нан нинди дә булса стратегия, про­грамма эшләндеме?

 Р.К. Хыял нинди татлы, диләрме әле? Бер­нинди программа да, стратегия дә эшләнмәде, эшләргә уйлаган кеше дә булмады.

Л.Я. Ни өчен?

Р.К. Республикада әлегә, Аллага шөкер, Язучылар берлеге бар икән, Әдәбият елын үткәрүне тагын кемгә йөкләсеннәр инде?! Әдәбиятны үстерүнең дәүләт программа­сы, әлбәттә, булырга тиеш. Әгәр ул дәүләт әдәбиятны җитди нәрсә дип кабул итә икән. Кызганыч, Россиядә әдәбиятка караш тамыр­дан үзгәрде. Һәм ул әле тиз генә элеккегә әйләнеп кайтыр, дип өметләнергә мөмкин түгел, киресенчә, елдан-ел начарлана гына бара. Ә Татарстанда, шөкер, программасы ук булмаса да, әдәбиятны, язучыларны оны­тып бетермиләр. Быел, мәсәлән, Татарстан­да Скверлар һәм парклар елының бер генә чарасы да язучылар катнашыннан баш­ка узмады. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Азнакайда, Баулыда, Актанышта, Мөслимдә, Биектауда, Арчада, Кукмарада, Сабада, Ма­мадышта, Аксубайда, Әгерҗедә, Чүпрәледә һ.б. районнарда яңа парклар ачу һәм, бул­ганнарын төзекләндереп, халыкка тапшыру бәйрәмнәрендә язучылар мәйдан үзәгендә булды. Күп кенә район һәм шәһәрләрдә парк­лар язучылар исемнәре белән атала башла­ды. Азнакайда, Баулыда, Әлмәттә Тукайга, Фәнис Яруллинга һәйкәлләр куелды. Быел язучылар катнашында өч дистәдән артык ишегалды бәйрәмнәре уздырылды. Казанда берничә урамга күренекле язучыларыбызның исемнәре бирелде.

Л.Я. Әдәбият елын уздыру өчен Берлеккә 5 миллион сум акча бүлеп бирелергә тиеш, диелгән иде. Ул бүлендеме? Нәрсәләргә тотылды?

Р.К. Бирелде. Әдәбиятыбыз классиклары, ко­рифейлары К.Насыйри, Роберт Әхмәтҗанов, Н.Баян, Ә.Кәримуллин, Т.Миңнуллин, Т.Гыйззәт, Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Х.Туфан юбилейларын, зурлап, билгеләп үттек. Тукайның туган көнен Туган тел көне итеп үткәрдек. Төрки республикалардан яшь язучыларны чакырып, халыкара фе­стиваль уздырдык. 14 илдән 22 яшь язучы һәм аларның остазлары килде. Башка ел­лардан аермалы буларак, Тукай көне быел М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет теат­рында, Президентыбыз Рөстәм Миңнехәнов катнашында тантаналы бәйрәм рәвешендә үткәрелде. Тукай клубында һәр атнаның җомгасында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү традициягә керде.

Л.Я. Әмма элек язучыларның юбилейларын зурлап Камал те­атры, Опера һәм балет театры сәхнәләрендә уздыралар, ул юби­лейларга халык агыла иде. Хәзер алар Тукай клубы бусагасыннан узмый шикелле. Сәбәбе нидә?

Р.К. Камал театры кебек зур залларда хәзер дә юбилей кичәләре уздырылып тора. Моның өчен зур акчалар сорала. Камал театрының аренда хакы 300 меңгә җитте. Шул акчаны таба алган теләсә кем юбилеен тантаналы итеп шунда үткәрә ала. Әлбәттә, Г.Тукай, М.Җәлил кебек бөекләребезнең юбилей­лары, һичшиксез, шунда узачак. Тукай клу­бы бусагасыннан узмый дип, шанлы Тукай  клубының дәрәҗәсен төшеру белән һич кенә дә килешәсе килми. Әле шөкер итәргә кирәк, Тукай клубында кичә үткәргән өчен аренда хакы таләп ителмәгәнгә.

Л.Я. Язучы хезмәтен һөнәр була­рак теркәү турында күптәннән сүз йөри. Ни өчен бу Әдәбият елын­да эшләнмәде?

Р.К. Миңа калса, бу мөмкин эш түгел. Чөнки һөнәр ияләре гадәттә нинди дә бул­са предприятиедә ни дә булса җитештерә. Ә язучы халкы берни дә җитештерми, әдәби әсәр генә иҗат итә. Монда иҗат өчен тиешле хезмәт хакын түләү хакында гына сүз булыр­га мөмкин. Совет заманында иҗатчылар нәкъ менә шундый хезмәт хакын алалар иде. Мин безнең язучыларга да шундый шарт­лар тудырырга тырышып карадым. Ләкин алар, кызганыч, моны акламады. Күренекле шәхесләребез турында романнар яздыру өчен Президентыбыз 400 әр мең сум акча бүлеп бирде. Ике автордан калганнары, бу эшкә җитди карамыйча, килешү вакытлары инде үтеп китсә дә, әле һаман язган нәрсәләрен китереп күрсәткәннәре юк. Шулай итеп алар язучы дигән бөек вазыйфага тискәре мөнәсәбәтне арттыра. Ә инде гонорарга килгәндә, бездән бу мәсьәләне кискенрәк, кыюрак күтәреп чыгу сорала, әлбәттә.

Л.Я. Сер түгел, хәзер, Казан белән Актаныштан кала, Татарстан рай­оннарында китап кибетләре ябыл­ды. Берлекнең алармы торгызу мәсьәләсен кузгатканы булдымы?

 Р.К. Китап кибетләре, шөкер, әле тагын берничә район үзәгендә, шәһәрләрдә сак­ланып калды. Чаллы, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама кебек район үзәкләрендә китап кибетләре эшләп килә. Хәзер бит китап то­вар буларак карала. Товар сату табыш китер­ми икән, бу эш белән шөгыльләнү файдасыз дигән сүз. Шуңа күрә кызыклы әсәр язу сора­ла. Язучылар арасында әнә шундыйлар уңыш казана. Кызганыч, безнең язучылар арасында алдыйлар сирәк. Монда китап сатучылар­га үпкәләү дөрес түгел. Шулай да мин китап сату эшен дәүләт үз канаты астына алырга тиеш, дигән карашта торам.

Л.Я. Безнең әдәбиятны Россиядәдә, чит илләрдә дә белмиләр дияр­лек. Гәрчә, инглиз, төрек, алман телләрен яхшы үзләштергән филолог яшьләр, ягъни кадрлар булса да. Грантлар нигезендә җайга са­лып булмыймы бу эшне?

 Р.К. Соңгы вакытта әсәрләребезне чит телләргә тәрҗемә иттерүгә игътибар артты. Г.Тукайның 130 еллыгына, 130 шигырен тәрҗемә итте­реп, Төркиядә төрек телендә бастырып чыга­ру буенча тәрҗемәчеләр һәм наширләр белән килешүләр төзедек, 36 татар язучысының хикәяләре казакъчага тәрҗемә ителеп, Казакъстанда аерым китап булып басылып, казакъ укучысына барып иреште. Казакъ шагыйрьләре Нурлан Оразалин белән Галим Җайлыбайның шигырьләрен татарчага тәрҗемә иттереп, китапларын бастырдык. Карачай һәм бал­кар шагыйрьләренең, Дагыстанның халык шагыйре Мөхәммәт Әхмәтов шигырьләре китап булып басылып чыкты. Инглиз теленә тәрҗемә ителеп, китап итеп басылып чыгып кына безне дөнья таный башлар, дигән ыша­ныч дөрес түгел. Соңгы вакытта дөньяга төрек теле аша чыгу мөмкинлеге туа башлаган иде. Кызганыч, бу мәсьәләдә дә каршылыклар ки­леп чыкты. Русчага тәрҗемәгә игътибарны арттырырга кирәк. Әйтик, Татарстан китап нәшриятында махсус тәрҗемә редакция­се булдырырга, расланган план буенча та­тар әдипләренең әсәрләрен тәрҗемә итүне оештырырга, аларны, китап итеп бастырып чыгарып, таратырга.

Л.Я. Татар классик әдәби мирасын һәм бүгенге әдәбиятны цифрга күчерү, электрон форматта саклау юнәлешендә берәр эш эшләндеме?

Р. К. Без, Берлекнең Интернетта үз сайтын ачып, Матбугат үзәген булдырып, за­манча технологияләрне кулланышка кертә башларга тырыштык. Матбугат үзәгендә эшләргә яшьләрне дә җәлеп итеп. Әмма фи­нанс мөмкинлекләребез чикләнгән  урта­ча хезмәт хакы 12 меңнән артмый. Татар­стан дәүләт радиосының фондында, шөкер, күп кенә күренекле әдипләребезнең, классик язучыларыбызның тавышлары да, әсәрләренең электрон версияләре дә бар һәм саклана. Бары тик алар белән эшләргә, алардан фай­даланырга гына кирәк.

Л.Я. Әдәбият елы тәмамланып килгәндә, Нарышкин тарафын­нан «Концепция школьного филологического образования» дигән шөбһәле проект Татарстан Дәүләт Советына тикшерүгә төшерелде. Тикшерелү вакытында аңа бик мөһим төзәтмәләр кертелергә тиеш булуы ассызыкланды. Әдәбият әһелләре, никтер, бу уңайдан ак­тив күтәрелеп чыкмады. Ни өчен безнең язучыларның гражданлык позициясе, активлыгы юк хәзер?

 Р.К. Кабул ителсә, бу хәтәр закон була­чак, бер татар өчен генә түгел, Россиядәге барлык милләтләрне дә юкка чыгаруга юл ачылачак. Проектны тикшерүгә бик кыс­ка вакыт бирелде, хәзер инде ни дә бул­са эшләргә соң да. Югыйсә, ул матбугатта, радио-телевидениедә, җәмәгатьчелек катна­шында тикшерү үтәргә тиеш иде. Кызганыч, бездә, бигрәк тә үзәктән читтәге республика­ларда, махсус рәвештәдерме, юкмы, матбу­гаттан да, радио, телевидениедән дә язучы­лар читләштерелде. Аларны үзләренә якын җибәрмиләр, алар белән махсус әңгәмәләр, түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләшүләр оештыр­мыйлар, фикерләрен ишетергә теләмиләр. Дөрес, язучылар да пассивлык күрсәтә. Шу­лай яшәргә өйрәндек. Безне хәзер Берлеккә нинди дә булса мәсьәләне хәл итәргә түгел, премияләр бүлешергә генә чакырып ките­реп була.

 

 «Шөкер» дияргә кирәк»

«Татмедиа» масштабында Әдәбият елын һәр басма булдыра алганча яктыртып барды. Әйтергә кирәк, газета-журналлар күзгә күренеп «әдәбиләште». Гомер-гомергә төп академик басма исәпләнгән «Казан утла­ры» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов  ирешкәннәр һәм ирешелми калганнар турында болай диде:

«Бездә бүген татар прозасы аксый, дияргә яраталар. Быел журналда конкурс игълан ителгән иде  кыска повестьларга, һәм менә шунда 32 әсәр килде, 18 ен бастырдык. Икесе  Баш­кортостаннан. Бу бер ел өчен  бик шәп күрсәткеч. Хәзер безнең киләсе ел өчен әзерләп куйган багажыбыз бар. Романнар күп килә редакциягә. Аларда, ниһаять, сериалларга ияреп язу тенденциясе кими бара, реаль җирлек шәйләнә. Авторлар арасында яшьләр арта, бу бик уңай тенденция. Гонорар мәсьәләсе, башка басмалар белән чагыштырганда, бездә начар түгел. Әмма бу мәсьәлә барыбер дә көнүзәк булып кала бирә. Гонорар фонды бит ул кергән акчадан каралган, ә дәүләт субсидиясе  штатта уты­ручылар өчен. Минемчә, авторларга тәгаенләнгән гонорар мәсьәләсе дә дәүләт кайгыртуында булырга тиеш. Чөнки язучылык  һөнәр түгел, язучының башка туеныр урыны юк, язганы белән дә тамак туйдыра алмый икән, аның үзенә булган хөрмәте дә юк, дигән сүз. Тариф системасы бер булыр­га тиеш  Россиядә дә, регионнарда да. Сетка булырга: прозага юлына күпме түләнә дә, шигырьгә,тәрҗемәгә. Тәрҗемә эшендә бу үзен шунда ук сиздерәчәк. Ә без тәрҗемәсез дөнья масштабына чыга алмаячакбыз. Олы-олы язучылар Президентка хат язып карады бу мәсьәләдә. Ел дәвамында ТНВда пропа­ганда әйбәт кенә барды. Әмма чын мәгънәсендә олы проблема куеп, шуны чишүгә багышланган аналитик тапшырулар җитмәде. Әдәбият елында бу кирәк иде».

Халык китап кибетенә агылып тормый шикелле хәзер. Атлантида дәрья төбенә киткәндәй, «китап культурасы» дигән тулы бер атау да дәрья төбенә күмелеп бара гүя. Хәер, юк икән, «Татарстан ки­тап нәшрияты»ның яңа җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин шикләремне куып таратты:

«Нәшрият тарафыннан быелгы план 100% ка үтәлде, ягъни бу  114 ки­тап дигән сүз. Бик төрле басмалар. Араларында Тукайның 3,4 нче томнары да бар, фильмы телеэкранга чыккан­нан соң, халык кабат эзли башлаган «Ак чәчәкләр» романы да, татар тарихына багышланган хезмәтләрдә, дәреслекләр дә. Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителгән әлеге 12 ай эчендә китапның сатылу һәм таратылу күләмен дә арттыра алдык. 16 дан артык районда булдык, регион­нарга чыктык, халык китаплар белән кызыксынмый, дип әйтеп булмый. Мон­да, әлбәттә, кызыксындыру чараларын да күрергә кирәк  китапка өстәп бүләк бирү, сертификатлар тапшыру һ.б. Әлегә сату чыгымны каплап бара. Үз китап­ларын бик әйбәт итеп тарата белүче язучылар бар, очрашуларга алар белән чыгабыз. Әйтик, Альбина Әпсәләмова шундыйлардан. Аны безгә аерым про­пагандалап тору да кирәкми, ул кита­бын үзе реализацияләргә дә сәләтле. Барлык язучы да моны булдыра алмый. Кайберәүләр бу эштә гомумән катнашуны кирәк тапмый. Әмма язучы  китапны тудыручы тере зат, ул медиашәхес, шуңа бу мөмкинлекне файдалана белергә кирәк. Халыкара китап күргәзмәләрендә катнаштык һәм төрле номинацияләрд; «иң яхшылары» булып танылдык: Мәскәү китап фестивале кысаларында узган «Россия китабы» конкурсында, Ашхабадта узган халыкара китап кургәзмә-ярминкәсендә. Монда без чыгарган дәреслекләргә игъти­бар аеруча зур булды. Әйтергә кирәк, дәреслекләргә аерым игътибар бирәбез, балалар китабына ихтыяҗ зур. Әле менә дөньяның 15 теленә тәрҗемә итеп бастырылган Тукайның «Шүрәле»сенә Кызыл мәйдандагы халыкара китап фестивале вакытында Владимир Путин да игътибар итте, ул китапны аннан соң дәүләт баш­лыгына бүләктә иттек.

  Без быел Татарстанның интерактив картасын булдыру юнәлешендә эш башкардык: кайсы район иң яхшы укый, кайсы районнар калыша. Иң укымый торган районнар белән аерым эшләргә кирәк, үз стратегиясен булдырып. Монда һәртөрле акцияләр, бәйгеләр, флешмоблар ярдәм итә ала. Районнарда да, шәһәр күләмендә дә, балаларны җыеп, мастер-класслар уздыру, китапка кечкенәдән кызыксы­ну тәрбияләү мөһим. Хәзер 3 кибетебез бар: Бауман урамындагы «Нур-маркет» белән «Ногай» комплексындагы кибет һәм нәшриятнең үзендәгесе. Без быел электән сатылып бетмәгән күп кенә китапларны сатуга ирешә алдык, ягъни складны бушаттык. Киләчәктә китап сату эшен электрон форматка күчерү планнарыбыз бар, әмма алдан кычкырып куярга кирәкмәс.Таtkniga.ru сайтын актив тулыландырабыз, халыкка танытабыз. Бу эштә социаль челтәрләрне эшкә җигәбез. Интернет-сатулар артты. Быел гына сайттан Россиянең 35 регионы файдаланды. Мин бер нәрсәгә басым ясар идем: бүген бездә дәүләт бюджеттан акча күчереп бирә, нәшрият язучыларның китапларын бастырып чыгара, аларны бушлай китапханәләргә тараталар. Монда зарланырга түгел, ә шөкер дияргә кирәк. Бу эш бар җирдә дә шушылай куелган, дип уйлаучылар ялгыша. Шул ук рус нәшриятларында да китап чыгарып, череп баеган кеше юк, аның кереме турыдан-туры язучы кесәсенә керми бит, нәшрият про­центларын онытмаска кирәк».

 

 Вакыйга булдымы? Булмадымы?

Мәкаләне әзерләгәндә, Татарстанда Әдәбият елы нәтиҗәләре турында Ренат Хариснын рус матбугатына язма әзерләве турынде мәгълүм булды. Нәкъ шушы максат белән Татарстан Язучылар берлегенә килгән көннәрнең берсендә Ренат Мәгъсүмовичның үзенә юлыктым. Сөйләшеп киттек. «Чинов­ник булган кешенең күзенә барысы да башка­ча күренә»,  дигән җөмләсе игътибарымны җәлеп итте. Фикерләреннән өземтә тәкъдим итәм. Ренат Харис, шагыйрь:

«Әдәбият елын үз файдабызга кул­ланырга тиеш идек. Әмма куллана алмадык. Башка елларда әдәбиятка мөнәсәбәт ничек булса, быел да шул дәрәҗәдә калды. Ә бит нәкъ менә мөнәсәбәтне үзгәртү өчен игълан ителгән ел иде ул. Вакыйга булыр­га тиеш иде ул безнең өчен. Әгәр Россиядә Әдәбият елы дип президент кадәр президент үзе игълан иткән икән, димәк, ул бу өлкәдә булды­ра алган кадәр барысын да эшләр өчен фәрман, дигән сүз. Россия Президентының указы бездә Ми­нистрлар Кабинетына төшә, ә аннан, үз чиратында, министрлыкларга. Әдәбият елын уздыруны, аңлашыла ки, Президентыбыз Авыл хуҗалыгы министрлыгына йөкләмәячәк. Беренче чиратта, әдәбиятка кагылышы булган Мәдәният министрлыгына, аннан Мәгариф һәм фән министрлыгына, бәлки, беркадәр Яшьләр эшләре, спорт министрлыгына йөкләячәк. Алар, уз чиратында, Язучылар берлегенә һ.б. оешмаларга. Язучылар берлеге генә үз өстенә алырга тиеш, дип карарга ярамый. Чөнки, сүз әдәбият турында бара. Ә әдәбият ул  язучылар да, ки­таплар да, басма матбугат та, уку-укыту системасы да».

     «Вакыйга»ның ни дәрәҗәдә вакыйга бу­луы, «вертикальнең» ничек эшләве хакын­да Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр ко­митеты рәисе, язучы Разил Вәлиев белән сөйләштек. Аның фикерләре югарыда сүз барган барлык мәсьәләләргә карата да үзенә бер нәтиҗә, йомгак.

«Әдәбият елы»н үткәрү өчен берен­че чиратта Программа эшләнергә һәм аның төп координаторы билгеләнергә, бу эш белән Язучылар берлеге генә түгел, Мәдәният министрлыгы да, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, «Татмедиа» оешмасы да беррәттән шөгыльләнергә тиеш иде. Алар, уз чиратында, билгеле, эш план­нарын, хәтта ки программаларын да булдырды, дип беләм. Әмма бердәм Республика программасы эшләнмәде, шулай булгач, аның өчен тиешле фи­нанс та бирелмәде. Хәзер бит безнең республика куләмендә әдәбият-сәнгать өлкәсен тирәннән белеп, югарыдагы җитәкчелеккә тәкъдимнәр биреп торучы идеологыбыз-координаторыбыз да юк. Киләчәктә республика җитәкчесе янында берәр төпле, акыллы киңәшче яисә вәкаләтле совет оешса, начар булмас иде. Әдәбият елында, башка еллардагы кебек ук, гадәти чаралар уздырдык, һәм, Әдәбият елы булуын исәпкә алып, әлбәттә, аны сизелерлек итеп уздырыр­га да тырыштык. Мәсәлән, «Аксёнов-фест» быел бик югары дәрәҗәдә үтте. Фестиваль узгач, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Аксёновның әсәрен татарчага тәрҗемә итүне оештырырга булдылар. Казанда Аксёнов паркын ачканда, мин көнләшеп куйдым: безнең Казанда әле үзебезнең татар шагыйренә, әдибенә багышланган андый парк юк. Әйтик, Кол Гали һәйкәле торган «Меңьеллык паркы» бар, ул Кол Гали паркы да була алыр иде, югыйсә.Түбән Камада Әдәбият елы уңае белән «Китап уку паркы» ачылды, әйбәт проект. Сүз уңаеннан, әгәр Татарстанга туристларны күбрәк җәлеп итәргә теләсәк, әдәби парклар мәсьәләсенә җитди карарга тиешбез. «Атаклы кешеләр» турындагы роман­нар тәмамланып килә, алар тиздән матбугатта дөнья күрәчәк, аннан китап булып та басылачак. Бу  зур эш, безгә каһарманнарыбызны кайтарырга, аларны яңа буынга да күрсәтергә кирәк. Язучыларның юбилейларын зур сәхнәләрдә уздыру зарур, бу безнең дәрәҗәбезне күрсәтә. Тукай клубын торгызу, әлбәттә, бик кирәкле эш иде, аның безгә кайтуына сөенергә кирәк. Әмма бу клубның форматы башкачарак, заманчарак  фикер алышу, әдәби диспутлар ясый торган булса иде. Язучылар иң катлаулы мәсьәләләрне шунда хәл итәргә тиешләр. Юбилейларны театрда зурлап уздыру мәсьәләсенә килгәндә, эш фи­нанска барып терәлә, диләр. Әмма финанс кытлыгы бездә, ни өчендер, һәрчак беренче чиратта мәдәнияткә килеп кагыла. Юкса, башка өлкәләргә акча кертүне нәтиҗәле һәм зарур, дип табабыз бит. Дөрес, бюджеттан 40 миллион акча бүлеп бирелеп, Язучылар берлегенең бинасы торгызылды. Эшләнгән эшләр аз түгел. Әмма монда стратегия кирәк, мәдәниятне, әдәбиятны пропагандалауның, үстерүнең үз стратегиясе. Язучы һөнәрен рәсмиләштерү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрдек. Ул Дәүләт Советында да  каралды, инде 90 нчы елларда ук «Иҗат берлекләре һәм иҗат әһелләре» турында закон проекты әзерләп, аны кабул итәргәдә тырышып караган идек. Әмма ул башта федераль дәрәҗәдә кара­лырга, федераль канун дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш булып чыкты. Ельцин федераль закон проектын да кире борды. Күпчелек чынлап та шундый фикердә тора: язучылык эше ул профессия түгел, имеш. Бу бит турыдан-туры пенсия белән дә, салымнар белән дә бәйле мәсьәлә. СССРда элек бик дәрәҗәле Литфонд бар иде, язучыларны фатир белән тәэмин итү дә аның аша эшләнде. Хәзер Язучылар оешмасы партия кул астында түгел, ул аның идео­логиясен халыкка җиткерүче төп ярдәмче дә түгел. Без үзебез дә актив түгелбез, бездә үзбәя түбән дәрәҗәдә. Бу мәсьәләләрне бер язучылар гына түгел, барлык иҗат берлекләре җыелып, бергәләп күтәреп чыгарга тиеш. Китап сату эшен оештыруда за­манча, яңа югарылыкта эшләнсә генә, укучыны җәлеп итеп булачак. Монда аерым ташламалар каралырга тиеш. Керем килмәүне сәбәп итәләр, әмма бит эшне керем килерлек итеп оештырырга да була. Моның өчен, әйткәнемчә, дәүләт иң элек салым һәм аренда ташламалары бирсен. Хәзерге көндә китап кибет киштәсендә үз укучысын көтеп ятарга тиеш түгел. Реклама һәм капита­лизм культурасы халыкны шундый итеп тәрбияләде  ул хәзер китереп биргәнне көтә. Димәк, без дә китапны китереп бирергә өйрәнергә тиешбез. Китап сатыла торган җирдә кафе да, күңел ачу чаралары да, балалар уйный торган мәйданчыклар да, ял итү урыны дә булсын.

Милли китапханә китап саклау, про­пагандалау, тарату белән беррәттән, китап сату эшен дә алып бара. Монда бит китап яраткан кеше килә, димәк, ул аны уку гына түгел, сатып алу мөмкинлегенә дә ия булырга тиеш. Авылларда китапханәләр калмады, дигән сүз хак түгел, бездә бүген Мәдәният министрлыгы системасында гына да мең ярымнан артык китапханә бар. Китапханәләргә китаплар кайтып тора, алай гына да түгел, аларны җиһазлар белән тәэмин итү эше дә даими бара. Моның өчен дәүләт бюджетыннан быел гына да 20 миллион сум акча бирелде. Бездә китапларның 85 проценты китапханәләргә түләүсез тапшырыла, шуларның 10 проценты регионнарга китә. Шулай ук газета-журналларга язылу өчен дә республика бюдже­тыннан ел саен өстәмә акча күчә: ул 2013, 2014 елларда 8,5 миллион иде, 2015 елда аны 14 миллион сумга җиткердек.

Электрон формат белән аудиоформат   заман таләбе. Китапларны цифр­га күчерү эше Милли китапханәдә алып барыла, анда бик кыйммәтле заманча аппаратлар башкара бу эшне. Аудиокитаплар эшләү буенча идея, проектлар бар икән, аларны хуплап, күтәреп алырга кирәк. Грант бирергә, спонсорлар эзләргә. Проект буларак ул Мәдәният министрлыгы тарафын­нан координацияләнсә,дөрес булыр. Мин, мәсәлән, юлда күп йөрим. Маши­нада рәхәтләнеп татарча әсәр тыңлап барыр идем.

Татар әдәбиятын дөньяга таны­ту мәсьәләсе  югарыда әйтелгән идеологиянең, стратегиянең бер өлеше булырга тиеш. Без, мәсәлән, ПЕН-үзәк белән булдыра алганча эшлибез. Инглизчәгә һәм башка чит телләргә тәрҗемә ителгән утыздан артык китап дөньядагы 147 ил китапханәләренә җибәрелде. Бу китапларның диаспораларга юллануы да бик кирәк. Универсиадага килгән VIР-кунакларга татарча-инглизчә-русча чыккан «Кырык татар» китабын тараттык. Мин киләчәктә әдәби казанышлары­быз да, нәкъ спорт казанышларыбыз кебек үк, милли горурлыкка әверелер, дигән өмет белән яшим».

Р.S. Без барыбыз да гап-гади кешеләр. Сәләтебез булган, күңелебез тарткан, вазыйфабыз итеп билгеләнгән өлкәдә булдыра алган кадәрне эшлибез. Әмма кайчак, тагын да ныграк булдыра алыр өчен, безгә бердәмлек, кыюлык, иници­атива һәм, бигрәк тә, үтәкүренмәлелек җитеп бетми бугай.

Read 2540 times Last modified on Сишәмбе, 29 Декабрь 2015 16:28
Союз писателей РТ