Чәршәмбе, 13 Гыйнвар 2016 09:53

Якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр

Rate this item
(0 votes)

 

   2016 елның 2 гыйнварында,  иҗади  сәләтен  тулысынча  тәрҗемә  эшенә багышлап, рус  классикларының  һәм  башка  халыкларның (рус теле аша) күренекле  әсәрләрен  бөтен  тирәнлеге  белән  татар укучысына  җиткерүче  каләм  остасы

            Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов

                                         арабыздан  мәңгелеккә  күчте.

     Татарстан  Язучылар  берлеге  идарәсе  барлык  каләмдәшләребез  исеменнән  мәрхүмнең  якыннарының  тирән  кайгысын  уртаклаша.

      Үзенең әдәби эшчәнлеген  “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналыннан башлаган филолог 1960 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор, аннан проза бүлеге җитәкчесе, матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазифаларын башкара. М. Шолоховның “Тын Дон”ы (беренче һәм өченче китаплары), “Күтәрелгән чирәм”е, Ч. Айтматовның “Бәхил бул, Гөлсары”сы, А. Дюманың “Өч мушкетер”ы һәм башка дистәләгән классик әдәбият әсәрләре безгә Яхъя ага кулы аша үтеп, килеп ирешкән китаплар.

     Аның әдәби эшчәнлеге Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек була.

     Җаның тыныч булсын, Яхъя ага! Синең якты истәлегең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Read 2224 times Last modified on Чәршәмбе, 13 Гыйнвар 2016 10:27
Союз писателей РТ