Җомга, 15 Гыйнвар 2016 09:28

“Әдәбият гөл-сулары сипсәк...”

Rate this item
(1 Vote)

Әдәбият елын да җилдән җитез атларда үткәреп җибәрдек. Тукайның: “Без... милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрхәвәләре илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифак сулары салыйк; хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...” – дип әйткән сүзләре исә бер гасыр элек тә, бүген дә чакыру-набат булып кала бирә.

Чөнки кулына үзе теләп каләм алган иҗат әһеле, елларның ничек тамгалануына карамастан, язарга, башкаларның күңе­ленә яктылык һәм яхшылык орлыгы салырга “мәҗбүр ителгән”.

Татарстан Язучылар бер­легенең Чаллы бүлеге дә үзенең 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Күп кенә башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, ул бер-ике сәгатьлек тантана рәве­шендә генә узмады. Шәһәр ел дәвамында гөрләп торды дисәм, бик аз гына арттырырмын. 2015 елның гыйнварын язучыларның Чаллы бүлегенә рәис итеп бил­ге­ләнгән Факил Сафин үзенә шушы дилбегә тапшырылган көнне үк юбилейны Чаллы­ның әдәби йөзен күр­сәтер­лек җитди бер чара итеп уздыру турында сүз кузгата. Шәһәр хакиме Н.Мәһ­диев тә, мәгариф идарәсе башлыгы Р.Хәлимов та, ул чакта мәдә­ният идарәсен җитәкләгән Р.Кулакова да бу фикерне куәтләп алдылар. Чебиләрне көз көне саныйлар, диләр бит, шуның шикелле, ел дә­вамында башкарылган эш­ләргә көз ахырында нә­тиҗә ясау күздә тотыла. Иң мө­һи­ме – Әдәбият елы Чаллы язучылары һәм мәк­тәп­ләр­нең аеруча тыгыз элемтәдә булып, даими аралашып яшәве белән игътибарга лаек. Дө­рес, мондый элемтәнең өзел­гәне дә юк анысы, шулай да юбилей – укучыларны Чаллы Язучылар оешмасы­ның үт­кәне, бүгенгесе белән тагын да җентекләбрәк таныштыру өчен менә дигән сәбәп тә булды. Чөнки оеш­маның бай үткәне, үзләре бакыйлыкка күчсә дә, үлемсез иҗаты калган шәхесләре, әдәбият мәй­данында бүген бил тоткан язучылары бар. КамАЗ һәм яшьлек каласы Чаллы тө­зел­гән елларда халыкны заманча төзелеш кенә түгел, әдә­бият-сәнгать, җыр-моң, шигъ­рият тә бер йодрык итеп бер­ләштерә. 1964 елны Чаллыда башта “Чулпан”, бераздан “Ләйсән” дип аталган әдәби оешма эшли башлый, шул елларда Мө­дәррис Әгъ­ләмов, Разил Вәлиев, Хәниф Хөс­нул­лин кебек талантлы яшьләр­нең исе­ме шигърият сөюче­ләрнең игътибарын җәлеп итә. 1980 елда исә Чаллы Язучылар оешмасы тө­зелә, аны төрле елларда Эдуард Касыймов, Разил Вәлиев, Газиз Кашапов, Рахмай Хис­мә­тул­лин, Вахит Имамов кебек язучылар җитәкли. Бүген оешма Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрен, Актаныш, Мин­зәлә районнарын үз эченә алып, кырыктан артык язучыны берләштерә.

Еллар үтә, буыннар алмашына. Бердәм дәүләт имтиханнарын русча гына тапшыра алу мөмкинлеге татар те­ле­нә булган мөнәсәбәтне шак­тый киеренке хәлгә куя, бүген инде саф татар телен­дә рәхәтләнеп шигырь-хикәя язарга омтылып торучы, язу­чыларның үзләре һәм иҗат­лары белән кызыксынучы балаларның булуы – фидакарь укытучылар һәм гаи­лә­дә ана телен сүрелмәс учак урынына саклап килгән ата-аналар тырышлыгы арка­сын­да дияр идем. Чаллы мәктәпләрендә язучылар бе­лән әледән-әле булып тор­ган очрашулар – гадәти бер чара гына түгел, алар­ның һәр­берсе туган телне, киләчәктә шул телдә бишек җыры җырлар, әкият иҗат итәр балаларны барлауда, алардагы иҗат дәртен үстерүдә бик мөһим роль уйный.

Бәйрәмнең йомгаклау ноктасы Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимна­зия­дә булып, бөтенләй олы бер Сабантуй төсен алды. “Бу балаларга карап сөенмәс­лек­мени! – дип горурлануын яшермичә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәли­мов үз фикере белән уртак­лашырга өлгерде. – Безне гаеп­ләр­гә яраталар яратуын, менә биредәге укучы­ларның шушылай матур итеп татарча сөйләшүләрен, фикер йөр­тү­ләрен, җыр­лау­ларын күр­сеннәр иде...” Шәһәрнең йөз күрке булган гимназия ти­рәсендә соңгы араларда шау-шу кубарып, үзләренә игъ­тибар итте­рергә теләү­челәр күбәйде. Бер нәрсә аптырата: мәк­тәп­­кә җитәкләп килгән балаң­ны җиде яшенә кадәр туган телендә сөйлә­шергә өйрәт­мәгәнсең икән, укытучылардан, җитәкче­ләр­дән “улымны-кызымны та­тар­чага өйрәтегез” дип таләп итү дөрес булырмы?

Мактаныр өчен язуым түгел, үземнең улым да, кызым да башта рус мәктәбендә татар сыйныфында укыдылар, өй­дә русча сөйләшүне бел­мә­гәч, тел мәсьәләсендә бервакытта да проблема килеп чыкмады, укытучылардан да бик уңдык. Фатирыбызны алыштыргач, ике балам да шушы 2 нче гимназиягә укырга керде. Өйдәге кебек шулкадәр җылы, рәхәт мохит, укытучылары да, сыйныфташлары да сөенеп туймаслык булды. Татарча үт­кән җые­лышлар, кичәләр, улымның “Соңгы кыңгырау” бәйрәме – бүген дә еш кына керфек очларын дымлатып, сагындырып искә төшә. Әйт­кәнемчә, туган телгә мәхәб­бәт ана сөте белән кермәгән икән, өйдә аралашу башка телдә икән, әткәсенә-ән­кә­сенә “папа, мама” дип эн­дәшкән татар баласын мәк­тәп кенә туган телгә өйрәтә алырмы?

Сүземне 35 еллык юбилей турында башлаган идем. Шушы тантанага бәйле мисаллар үзләре генә дә безгә күмәк эшнең тау күчерүен, әдәбият дигән дөньяның сихри куәтен, бердәмлекнең көчен тагын бер кат раслап күрсәтте. Аккош, чуртан һәм кысла шикелле, төрлебез төрле якка тартылмыйча, уртак максатка хезмәт итүе­безне аңлап бербөтен булып эшләгәндә, “татар бетә” дип лаф орырга урын калмас иде. Янә дә Тукай әйт­мешли, безнең халкыбыз – “зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кебек, гаризи бер хәлдер...”

Айгөл Әхмәтгалиева

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 13.01.2016/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=65

 

Read 2548 times Last modified on Җомга, 15 Гыйнвар 2016 09:36
Союз писателей РТ