Җомга, 15 Гыйнвар 2016 15:19

Казакъ җилләре

Rate this item
(0 votes)

     Казакъ белән татар элек-элек­тән үзара тыгыз мөнәсәбәттә торган, хезмәттәшлек  кылган. Соңгы елларда бу элемтәләр тагын да көчәйде. Мәдә-ни-әдәби тормышта ул аеруча ачык күренә. Шигърият фес­тивале алдыннан гына хәзер­ге казакъ сүз сәнгатендәге ике күренекле әдипнең шигырь җыентыклары татар телендә дөнья күрде. Аларның берсе Нурлан Оразалинның (1947 елгы) "Йолдызлар елый да белә..." дип исемләнгән кита­бы (Казан: Илһам,  160 б.). Анда авторның төрле елларда иҗат ителгән 86 лирик шигы­ре урнаштырылган. Тәрҗемә­че Роберт Миңнуллин үз чордашының шигъри байлык­ларын татар телендә шактый тулы, үтемле, тәэсирле итеп яңгыратуга ирешкән. Җы­ентыкны укыганда Н. Оразалин уй-кичерешләргә бай, фәлсәфи фикерле, дөньяга, тереклеккә үз карашы булган шагыйрь буларак безнең күз алдына килә.

 

       Алатауның түбәсендә -

                              ала болыт.

       Күңелемнең күкләрендә –

                               кара болыт.

       Тауга менеп җитә алмый

                           минем тавыш -

       Ул бикләнгән күңелемдә

                                яра булып.

     Казакъчадан тәрҗемә ите­леп, 2015 елда татар телен­дә басылган икенче китап «Ике поэма» дип атала (Ка­зан: Илһам.  88 б.). Аның авторы - хәзерге казакъ шигърия­тенең күренекле вәкиле Галим Җайлыбай (1958 елгы). Ул төрле урыннарда (газета-журналларда, радиода баш мөхәррир) эшлә­гән. 2007 елдан алып Казакъстан Язучылар бер­леге рәисенең урынбасары (рә­исе исә - Н.Оразалин). Рафис Корбан тәрҗемә иткән  (җитәкчеләр  бер-берсен тиз табыша!) бу җыентыкта Галим Җайлыбайның «Кара яулык» һәм «Ак ситсы» поэмалары, дис­тәләп шигыре урын алган.

     Автор үзе атаклы да, дәһшәтле дә Караганда төбә­геннән. Мәгълүм ки, Сталин чорында биредәге «төзәтү-хезмәт лагерьлары»нда («Карлаг»та) миллионнан артык тоткын газап чигә. Га­лим Җайлыбай үзенең поэма-реквиемендә нәкъ әнә шул афәтле лагерьлар, анда­гы төрле милләт кешеләре­нең аянычлы язмышы хакын­да ачынып набат суга:

       ...Гаеплене, гаепсезне йотты

       Замананың төпсез

                                баткагы.

       Караганда - «Карлаг»

                            кына түгел,

       Җәмгыятьнең ул -

                               ЗОЛЫМДАГЫ!

       Батырды золым баткагына,

       Үлем белән чикләп азагын,

       Зар елатты заман,

                               кан костырды

       Урыс, алман, яһүд,

                                    казагын...

     Болар арасында, әлбәттә, күпләгән татарлар да, шул исәптән Аяз Гыйләҗев ке­бек иҗат әһелләре дә булган. Минем - инде менә ярты га­сырдан артык бергәләп гомер кичерүче хатыным Рәмзия Садрый кызының газиз әнисе, үги әтисе дә «Карлаг»ларда газап чигә. Аларның сөйлә­гәннәре искә төшсә, мин әле хәзер дә, ничектер, тетрәнеп, бизгәк тоткан кебек калтыра­нып куям. «Кара яулык» поэмасында, башка атамалар белән бергә, «Алжир» исеме дә телгә алы­на. Аңлатмасы -  «Ватанга хы­янәт итүчеләрнең хатыннары лагере», ягъни «Акмолинский лагерь жен изменников Родины». Алар арасында Рахиль Плисецкая, Галина Серебрякова, Гөлҗамал Майлина һ.б. бик күп билгеле, абруйлы зат­лар бар.

     Хәзер Астанадан ерак бул­маган урында «Алжир» дип исемләнгән мемориаль комп­лекс эшли. Мин анда берничә мәртәбә булдым. Ул шомлы елларны бөтен тулылыгында искә төшереп кенә калмый, ә андый афәтләрне онытмаска, кабат булдырмаска да чакыра.

                                                                    Хатип МИҢНЕГУЛОВ

Read 2389 times Last modified on Җомга, 15 Гыйнвар 2016 15:25
Союз писателей РТ