Җомга, 15 Гыйнвар 2016 15:25

"Әдәбият елы" кабатланырмы?

Rate this item
(1 Vote)

     Матур әдәбиятка игътибарны арттыру, китапка карата мөнә­сәбәтне җанландыру максатыннан, 2015 ел Россиядә Әдәбият елы шигаре астында узды. Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкинның "Россиядә әдәбият белән кызыксыну артырга тиеш" дигән сүзләре чынга аштымы соң?

     Россия - күпмилләтле дәүләт, һәр халыкның - үз әдәбияты. Федерация киңлекләрендә Татарстан бу уңайдан тел-теш тидерерлек түгел кебек. Бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты үзе генә ни тора! Республикабыз тарафыннан финанслана торган басмаханәдә ел саен 200-250 исемдәге китап нәшер ителә.

     Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех әйтүенчә, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чувашстан, Мари Эл һ.б. респуб­ликалар белән дә китап тарату буенча багланышлар киң җәеддерелгән.

      - Безнең өчен һәр ел Әдәбият елы ши­келле. Теге яки бу китапны бастырганчы, без нәшриятның редакция советында авторларның хезмәтләрен барлыйбыз. Ел дәвамында матур әдәбият әсәрләрен дә, балалар өчен, фәнни-популяр, тарихи китаплар да нәшер итәргә, бер сүз белән әйткәндә, баланс сакларга тырышабыз, - ди мөхәррир.

     Финанслау да елдагыча калган, дип ышандырдылар. Шулай да, Әдәбият елы уңаеннан, халык соравы буенча, М.Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала", Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Фатих Кәримнең "Сайланма әсәрләре" (рус һәм татар тел­ләрендә), Г.Афзалның “Үз туксаны туксан” китаплары нәшер ителгән. Татар әдәбия­тын башка халыкларга таныту да - көнүзәк бурыч. Аллага шөкер, тәрҗемәчеләребез дә бар. 2015 елда Төрки әдәбият сериясе проекты башланып китте. Кыргыз язучысы Омар Солтанның "Йолдызлы төннәр" ки­табы - шул сериянең тәүге җимеше. Быел беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйның китабы рус телендә дөнья күрде.

     2015 елда Каюм Насыйри, Әбрар Кәримуллин, Роберт Әхмәтҗан, Таҗи Гыйззәт, Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, Мөхәм­мәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова, Туфан Миңнуллинның түгәрәк даталары билгеләп үтелде. Аерым алганда, танылган драматург Туфан Миңнуллинга туган ягында бюст куелды. Аның исемендәге премия булды­рылды, күпсанлы чаралар оештырылды. Яраткан шагыйрәбез Клара Булатовага, ниһаять, Г.Тукай премиясе бирелде.

      Әдәбият елы уңаеннан Татарстан Язу­чылар берлегенә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Димәк, кызыклы, мавыктыргыч проектлар көтәргә тулы хакыбыз булган бит. Шуңа карамастан, хәтта олпат язу­чыларның иҗат кичәләре дә, халыктан качып-посып дигәндәй, Тукай клубында гына уздырылды... Бик танылмаганнары һәм районнарда яшәүчеләре исә, иганә-

челәр табып, гомер бәйрәме шатлыгын халыкка җиткерү җаен үзе эзләде...                             

     Рифат Сәлах, яшь шагыйрь:

     - Язучы өчен һәр ел - Әдәбият елы иңде ул. Чаралар башка еллардагы кебек үк бул­ды диярлек, ләкин бер хикмәт: элек болай гына үткәрелгәннәре "Әдәбият елы уңаен­нан' ' дип игълан ителде, шуңа багышлануы турында бик еш искә төшерделәр. Сүз дә юк, Әдәбият елы дип игълан ителүнең уңай тәэсире сизелде. Түрәләр тарафын­нан аерым игътибар тойдык. "Әдәби ишег­алды" дигән күркәм проект быел да дәвам итте. Паркларда, ишегалларында әдәби сүз яңгырады. Әдәбият елын халыкара дәрәҗәгә күтәргән чаралар да үтте. Яшь төрки язучы-шагыйрьләр беренче тапкыр Казандагы Тукай бәйрәменә җыелды. Башкалабызда XI халыкара төрки шигырь фестивале үтте. Шушы вакыйгаларны истә тотып, Әдәбият елыннан канәгать калдым, дип әйтә алам.

     Узган ел, чыннан да, кайбер яшь иҗат­чыларга сөенечле мизгелләр бүләк итте. Казан хакимияте тарафыннан оешты­рылган, яшь татар шагыйрьләренең урыс теленә тәрҗемә ителгән антологиясе чыгу - әнә шуларның берсе. "Яңа татар поэзиясе антологиясе" дигән саллы китап дөнья күрде. Проектта 22 яшь шагыйрьнең әсәрләре урын алган.

     Рәмзия Габделхакова, Лениногорск шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче язучы:

     -  Укучыга барып җитүнең иң җайлы алымы - әсәрләреңне вакытлы матбу­гатта бастыру. Газета-журналларда үз исемеңне, әсәрләреңне күрсәтү - укучыга якынаюның тәүге адымы. Әгәр иҗатыңны кабул итсәләр, китапларыңны да сатып алачаклар. "Өзелгән яфраклар" әсәрем сәхнәләштерелде. К.Тинчурин театры аны Мәскәү тамашачыларына да тәкъдим итте.

     Узган елның июлендә "Татмедиа" АҖ Россия нәшриятчыларын җыйган иде. Төр­ле нәшрият җитәкчеләре үз продукцияләре белән таныштырды. Очрашуда, замана укучысын нинди китаплар белән кызык­сындырырга, дигән сорау күтәрелде...

     Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның  Г.Тукай исемендәге һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис, китап, иң беренче чиратта, адреслы булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә:

     - Дөнья һаман яхшы якка таба бара, ди­без. Минемчә, моның беренче күрсәткече - халыкта китап белән кызыксынуның арта баруы. Минем туганнарым да китапханәдә эшли. Алар да шул ук фикерне дәлилли, китапханәгә балалар бик күп килә, диләр. Бу - гаҗәеп күренеш. Әгәр китап шулай кызыксындыра икән, димәк, аны бастырып чыгару сәнгате дә үзгәрергә, яңарырга тиеш. Казанда узган конференциядә нәкъ _ шушы проблемалар күтәрелә. Безнең заман галиме болай дип әйткән: "Кешелек дөнь­ясы үз тарихыңда ике бөек ачыш ясады. Берсе - китап уйлап чыгарды, чөнки китап адәм баласының бүгенгесен аның үткәне белән тоташтыра. Китапка бөтен дөнья сыя. Ә икенчесе - телевидение, ул шушы китапны кеше кулыннан тартып ала". Без моңа өченчесен - Интернетны да өсти алабыз. Әмма шуңа да карамастан, китап үзенең кеше тормышындагы әһәмиятен югалтмый, элек-электән килгән традици­яләрен дәвам иттерә. Димәк, китап, чынлап та, кешелек тарихының иң бөек ачышы, иң олы казанышы.

     Казанда "Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара Татарстан Милли китапханәсенең 150 еллыгы уңаеннан оештырылды. Анда дөньяның төрле тарафларыннан кунаклар катнашты. Бу конференция Әдәбият елын­да узган чараларга җанлылык өстәде.

    

     Сөембикә Җиһаншина, Татарстан Мил­ли китапханәсе директоры:

     - Китап белән кызыксынучылар кимеде, дип әйтә алмыйм. Бәлкем, әдәби әсәрләр­гә мөнәсәбәт үзгәргәндер. Кешеләрнең үзләренә игътибары кимеде. Ял итеп, ләззәтләнеп әдәби әсәр укырга вакытлары җитми. Китап уку - үз-үзеңә канәгатьлек алу, дип саныйм. Соңгы елларда туган як тарихына нисбәтле басмаларга ихтыяҗ зур. Казан, Татарстан тарихына багыш­ланган китапларны күп укыйлар. Үзегез беләсез, безнең китапханәбез бик матур бинада урнашкан. Эчке ягы да, тышкы кыяфәте дә чит илдән килгән туристлар­ны да җәлеп итәрлек. Безгә үзенчәлекле бина белән якыннанрак танышу өчен дә киләләр, фондларыбыз белән кызыксына­лар. Китапханәдә "Әдәби кунакханә" эшли башлады. Биредә чәй, кофе эчү, Интернет киңлекләренә чыгу һәм китап сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган.

     Ләкин ни кызганыч, Милли китапханә һаман да вәгъдә ителгән заманча бинага тиенә алмады әле. Халкыбызның иң мөкат­дәс урыны саналырга тиешле  Китап  йорты үзенең өй туен Әдәбият елында үткәрсә, нур өстенә нур булыр иде дә бит! Әдәбиятның сыйфатына карап, тулы бер халыкка бәя би­релә, бу - бәхәссез. Соңгы елларда эстрада сәхнәсендәге зәвыксызлык һәм талымсыз­лык әдәбиятка да үтеп керә башлады. Бу фикер белән дә килешми мөмкин түгел. Иганәче таба алган һәркем китап чыгара. Чын әдәбият, фикерле әдипләр онытылып бара яки күләгәдә кала. Җыеп кына әйткән­дә, Әдәбият елы тәмам. Ләкин башкарасы эшләр байтак әле. Яңа сулыш, ватанпәрвәрләр, ислахчы-бунтарьлар кирәк! 2016 елны Кино елы дип игълан итәргә җыеналар. Димәк, әдәбият кино сурәтендә яшәвен дәвам итәчәк.

                                                                   Мөршидә КЫЯМОВА

Read 2325 times Last modified on Җомга, 15 Гыйнвар 2016 15:30
Союз писателей РТ