Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:52

Илдус Гыйләҗевкә 70 яшь

Rate this item
(1 Vote)

Гадел сүз дөнья иңләр

      Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре, дөресен әйткәндә, укучылар күзенә туксанынчы еллар башында гына ешрак чалына башлады. Аңынчы да шигырьләрне аз язмаган, ша­гыйрь буларак та танылган.

     Әмма шул елларда Илдус Гыйләҗев та милли үзаңны уяту эшенә җиң сызганып кереште.

           Хайван дияр идең - аңы бар,

           Мәет дияр идең — җаны бар,

           Ярлы дияр идең - малы бар,

           Тиле дияр идең — саны бар.

     Бу сүзләр манкортлашкан кавемдәшләргә карата әйтелә. Әлбәттә, туган телгә, туган халкына мәхәббәте чиксез аның: «Күз карасы кебек саклыйм, Ана телен - татар телен!»; «Го­рурланып яшим җирдә, Анам татар, атам татар!»...

     Илдус Гыйләҗевнең язганнары ачык, аңлаешлы — милләт гаме, җир, авыллар язмышы, мәхәббәткә, назга омтылыш, каләм иясенең иҗат кредосы... Тоташ яну, гасабилану, бүген­генең кара пәрдәсен алып ташлау өчен юллар эзләү. Гамьле иҗатка багышланган тормыш...

      Аның шигъриятен мин, фрагментар поэзия, дип атар идем. Прозада орнаменталь юнәлеш дигән термин бар бит. Бусы -- аның поэзиядә чагылышы. Илдус Гыйләҗев бер үк теманы төрле яклап, төрле төсмерләрдә тасвир кыла, фикер әйтә, нәкышлый. Аларны тиешле тәртиптә тезеп чыксаң, тулы бер картина, сурәт хасил була. Милли иреккә сусаган, аякка ба­сып китәргә азапланган халыкның сәяси болганчык мичкәдә тончыга башлавы, төп башына утырып калуы, хөрлек юлында инде тапканнарын да кабат югалта башлавын күреп тору, моңа юл куймас өчен чаралар табу, төп мәсләктән чигенмәү, көрәшчеләрнең рухын күтәрү - шагыйрьнең бу мәсьәләдә үз өстенә алган максаты зур һәм тиз генә чишелер сыман да тү­гел. Ләкин чигенмәскә кирәк, бусын шагыйрь яхшы белә. «Ә хыял бер: җәнҗал кылмый гына, Югалтканны кире кайтару!»

     Язу стиле дә күпләрдән аерыла, строфа араларында «һава калдырмый», бер тында әйтелгән шигъри сүз парча буларак кабул ителә. Күп шигырьләрнең ахырында, хисси-тасвирый юллардан соң гомумиләштереп куючы ике юллык бар. «...Җирдә яшәү - шапшаклыклар кичеп, Пөхтәлеккә узып барыш ул...», яки «Ят сүзләр бит керә башка гына, Ә туган тел — төптә, йөрәктә!» Мондый юллардан соң укучы күңелендә тәэсирле фикер туа, шагыйрь аның җандашына, әңгәмәдәшенә әверелә.

    Чынлыкта Илдус Гыйләҗевнең язу манерасы - укучы белән кара-каршы торып әңгәмә кору формасы ул. Аларны кемдер пафослы дисә ялгыша - шигырьләрдә эчке тәэсир көчле, күңелне кузгатырлык җегәр-энергия мулдан салынган. Шагыйрьнең гади фикер әйтүе генә түгел, үзенә җандашлар эзләве дә, күңелендә кайнаган хис-тойгыларны башкаларга ишеттерергә теләве, чор-дәвергә бәя бирүе дә дип кабул ителә. Ул үзе өчен генә яшәми, ил-гавамның бүгенгесе өчен борчылып, киләчәген кайгыртып гомер кичүче ил агасына әйләнгән инде. Китапларны укыгач, беренче туган фикер: тоташ тәнкыйть, тоташ ризасызлык, тоташ нидер даулау. Ризалашмыйча да хәл юк, шигырьләрдә безнең дәвер, безнең көнитеш бит: алай түгел дип әйтеп кара! Кырыс, кайчакта, усал, төртмәле шигырьләр дә аз түгел... Шагыйрь күңелен сөендерерлек күренешләр аз шул. Тормыш - зоопаркка әй­ләнеп бармыймы?

          Безнец ыру килә Ак Бүредән,

          Бик данлыклы нәсел электән.

          Гаярь була торып, ничек соң ул

          Ятлар тозагына эләккән?

          Бер-берсенец башын ашаганнар...

          Таркау булган татар нилектән?

          ...Юашланып беткән үшән бүре

          Карап тора әнә читлектән...

     Гомумән, Илдус Гыйләҗев шигърияте - ул шартлылыкларга игътибар итеп тормастан, «турыга» әйтелгән киеренке шигърият. Шул ягы белән ул бераз традиционлыктан аерыла да. Аның өчен фикерне түкми-чәчми җиткерү иң мөһиме!

           Ә шулай да учак гел сүнмәгән,

           Без бит исән әле, үлмәгән.

           Хакыбызны әйтеп шәрран ярыйк,

           Пыскып яту гына димәгән.

           Бер тимәсә, барып, бер тиярсез,

           Бәйрәм күлмәкләрен киярсез.

           Шыңшып йөреп кенә Хөрлек килми,

           «Әйткән иде теге», диярсез.

                                                                Факил САФИН,

                                             филология фәннәре кандидаты

 

Read 2643 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:53
Союз писателей РТ