Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:53

Шәйхи Маннур рухы сүрелми

Rate this item
(1 Vote)

Егерме елга якын инде күренекле әдибебез Шәйхи Маннурның туган көне Мамадыш районында Кышкы шигырь бәйрәме итеп зурлап билгеләп үтелә. Быел да аңа Казаннан һәм Чаллыдан мәртәбәле кунаклар килде.

Шәйхи Маннурның вафатыннан соң, васыяте нигезендә, 1982 елны аның исемендәге премияләр бирелә башлаган иде. Әмма узган гасыр тәмамланырга биш еллар кала бу премияне бирү туктатылды. Шуннан без, “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, авыллардагы яшь иҗатчыларны һәм шәһәр мәктәпләре укучыларын да чакырып, әдип туган  15 гыйнвар көнне, аның Мамадыш үзәгендәге һәйкәле янында Кышкы шигырь бәйрәмнәре үткәрә башладык. Менә егерме елга якын инде бу традиция дәвам итә.

Быел да Шәйхи аганың туган көненә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, язучы-эзтабар, “Сүз“ нәшрияты баш мөхәррире, якташыбыз Шаһинур Мостафин, журналист һәм язучы Госман Гомәр, шагыйрь, “Безнең мирас“ журналы бүлек мөхәррире, якташыбыз Марат Закир; Чаллыдан Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе, язучы, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, “Ләйсән“ әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова һәм Айрат Сафианов килгәннәр иде. Бәйрәм чаралары Шәйхи Маннурның һәйкәле янында башланып китте. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Шаһинур Мостафин, Вәрис Гали, Миңгол Галиев әдипнең иҗатын олылап  бирегә килгән һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр. Миңгол Галиев аның җырларын  башкарды. Һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, тантана күренекле  композиторларыбыз  Яруллиннар исемен йөрткән балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте.

–Шәйхи аганы, гаделлеге, туры сүзлелеге, беркемнән курыкмыйча дөресен әйтеп биргәне өчен, әдипләр дә, халык та хөрмәт итә иде. Ул бервакытта да үзенә премияләр сорап йөрмәде, тәкъдим иткәндә дә баш тарта иде. Ул халыкның  чын мәхәббәтен яулаган язучы. Премиясе  дә республикабызда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр  булдырылгач ук бирелә башлады. Шуңа күрә Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Ш. Маннур исемендәге премиясе хәзер дә бик дәрәҗәле.  Быел да бу премиягә  тәкъдимнәр күп булды. Без иң лаеклыларны гына сайлап алдык, – диде Шаһинур Мостафин. Быел Шәйхи Маннур исемендәге премия Казан, Мамадыш һәм төрле авыллар сәхнәләрендә куелып, смотр-конкурсларда җиңү яулаган “Аулак өй“, “Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз...“ спектакльләре өчен, аның авторы -- драматург һәм язучы  Хәбир Ибраһимга һәм режиссеры Марат Баязитовка; Чаллыда һәм Мамадышта дөнья күргән “Ядкарь“, “Аһәң, “Балачакка сәяхәт“, “Күңел дәфтәреннән тәлгәшләр“ китаплары өчен шагыйрә, “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Мәнүсә Шәйдуллинага;  Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайдагы музей-китапханәне төзекләндерүгә, аның җылылык системасы көйләтүгә, Тулбайда клуб салдыруга, әдипнең иҗатын пропагандалауга  зур көч куйган, хәзер Мамадыш район мәдәният йорты директоры булып эшләүче  Гөлнәзирә Талиповага бирелде. Җыелган укучылардан, укытучылардан, китапханәчеләрдән, әдәбият сөючеләрдән залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Чаллы кунагы, Факил Сафин элекке елларда “Көмеш кыңгырау“ газетасында Мамадыш төбәге укучыларының шигырьләре һәм хикәяләре күп басылуын, соңгы вакытта аларның кимүен искәртеп узды һәм укучыларны активрак булырга чакырды. Кунаклар укучылар игътибарына үзләренең шигырьләрен дә тәкъдим иттеләр. Әдәби очрашуда катнашкан, Мамадыш төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар Рафаил Газизов, Вәрис Гали, җирле шагыйрьләр Гөлнур Васыйлова, Рәсимә Галиева да Шәйхи Маннурны һәрвакыт йөрәк түрләрендә йөртүләрен әйттеләр.

Мамадыштан язучылар Шәйхи аганың туган ягына юнәлделәр, каберенә зиярәт кылдылар, музей-китапханәсендә булдылар.

                                                  Минневәрис Мингалиев, Мамадыш

Read 3090 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 12:59
Союз писателей РТ