Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 12:59

“Җидегән чишмә”ләрдән иңгән моң

Rate this item
(0 votes)

     15 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге Татарстанның Халык язучысы, СССР Дәүләт һәм Республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтте.

     Аны , күңелләрне тетрәндерерлек моңга төреп, әдипнең “Җидегән чишмә” җыры белән яшь җырчы Айгөл Гардисламова башлап җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов  тантананы рәсми ачып, татар әдәбиятында Гомәр Бәширов тоткан биеклек серләренә тукталды. Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, филология фәннәре докторы, татар әдәбиятының күренекле тәнкыйтьчесе Фоат Галимуллин чыгышларында Гомәр Бәшировның әдәби иҗатына, татар әдәбиятын тулыландыру, язучыларыбызның әдәби эшчәнлеген һәм көнкүрешен яхшырту өлкәсендәге активлыгына, иҗтимагый эшчәнлегенә басым ясалды.

     Күренекле сәнгать остасы Мөнир Якупов  “Намус” операсыннан Хәйдәр ариясен җырлауга, экранда шушы роман буенча  Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары катнашында эшләнгән фильмнан күренешләр пәйда булды.

     Зал тулы тамашачы нәфис сүз осталары Ләйсән Каюмова, Лилия Низамиева, Илнар Низамиев һәм яшь җырчы Алия Исрафилова чыгышларын, Түбән Кама шәһәреннән “Җидегән чишмә” берләшмәсе вәкилләре тамашасын, шулай ук әдипнең якташлары – Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов истәлекләрен һәм район һәвәскәрләренең концерт номерларын да зур алкышлар белән бәяләделәр.

      Мәшһүр әдибебез иҗатына баш иеп, кичәгә килгән җәмәгатьчелек өчен, иң соңыннан, “Гасыр яшьтәше” дигән уникаль видиоязма күрсәтелде.

Read 3058 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 13:32
Союз писателей РТ