Дүшәмбе, 25 Гыйнвар 2016 16:26

“Күкрәгемә тургай оялады”

Rate this item
(0 votes)

     22 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге Татарстанның  күренекле шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Илдус Гыйләҗевнең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

       

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов тантананы рәсми ачып, шагыйрьне юбилее белән котлады.

Сәхнә түрендәге экранда күрсәтелгән видео юбилярның хезмәтенә һәм иҗатына багышланган иде.Тантанада Татарстан Мәдәният министрлыгыннан Айгөл Софийская һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондыннан Нурия Һашимова килгән иде. Алар юбилярга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр  тапшырды.

Иҗатташ дуслары Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Газинур Морат Илдус Гыйләҗев турындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.

Илдус Гыйләҗевнең якташы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Әзһәр Шакиров һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры  артистлары Илфак Хафизов, Ләйсән Каюмова шагыйрьнең шигырьләрен укыды.

Шагыйрьнең студент чагын искә алып, академик  Хатыйп Миңнегулов: “Күренекле шагыйрьләр булып өлгереп, университетка килгән Илдус Гыйләҗев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Рәдиф Гатауллин, Нур Әхмәдиев, Рафаэль Сибатлар – минем шәкертләрем генә түгел, - алар мине дә өйрәтүчеләр булды. Шагыйрә Асия Юнысова, журналист Илсөяр Хәйруллина да – Илдус Гыйләҗевнең сабакташлары. Алар феноменаль төркем булып хәтердә калды,” – дип чыгыш ясады.

Рөстәм Зәкуанов та - Азнакай районында җитәкче вазыйфалар башкарган шагыйрь. Ул юбилярны: “Укытучым”, - дип атады.

Тантанада Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары  Айдар Шәмсетдинов һәм социаль мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гыйләҗев юбилярга ихтирам сүзләре җиткерделәр.

 Казандагы “Чатыртау” якташлык җәмгыяте вәкиле, күренекле сәясәтче, Ф. Сафиуллин И.Гыйләҗевнең шагыйрь генә түгел, милләтебез өчен янып-көюче көрәшче дә булуын әйтте. Газинур Морат аның сүзләрен җөпләп, Илдус Гыйләҗевнең, Хәтер көнен искә алу өчен,  ел саен Казанга махсус килеп йөрүе турында сөйләде.

Кичәдә котлау чаралары Азнакайдан килгән “Азнакаем” квартеты, Илназ Динмөхәммәтов, Ландыш Шәрәфиева, һәм Казанда яшәүче якташ җырчылар Светлана Сабирова, Булат Җиһаншин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар башкаруындагы чыгышлар белән үрелеп барды.

Кичәне Татарстанның Халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды.

Read 2616 times
Союз писателей РТ