Сишәмбе, 26 Гыйнвар 2016 16:57

Очрашулар – илһам чишмәсе

Rate this item
(0 votes)

Шушы көннәрдә, Актаныш районының иң ерак почмагындагы Чуракай авыл мәдәният йортында Чаллы язучылары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова һәм аларның иҗатташ дуслары – җырчы-педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова һәм яшь җырчы Айдар Сәфәргалин катнашында әдәби-музыкаль кичә узды.

Чараны авыл китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева әзерләп алып барды. Язучыларның иҗаты белән таныштыру экран аша күрсәтелгән презентация белән дә баетылды. Залда өлкәннәр генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларының да булуы күңелләргә шатлык өстәде.

Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, прозаик һәм шагыйрь Факил Сафин иҗаты буенча фикер алышу, бигрәк тә «Соңгы көз» һәм «Саташып аткан таң» романына карата фикерләрен җиткерүчеләр күңелдә соклану уятты. Китап укыймыйлар дип сөйләшкән бу заманда, авылда яшәүче әдәбият сөючеләрнең чыгышлары күңелдәге өметләрнең яшәрүенә сәбәпче булдылар.

Язучының һәр әсәренә карата бик җитди сораулар биреп, укучылар автордан да нәкъ шундый ук, тирән эчтәлекле, төпле җаваплар алдылар. Балалар бакчасына йөрүче кечкенә балаларның сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләүләре - әле киләчәгебез бар, милләтебез яшәячәк дигән ышанычны ныгытты.

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың туган якка булган мәхәббәте иҗатында киң урын алып тора. Якташлары аның шигъриятен бик ярата. Шуңа күрә дә аның иҗат җимешләрен үз авызыннан ишетү һәркемнең дә күңел кылларын тибрәндерде. Автор үзе дә якташлары, авылдашлары хакында зур ихтирам белән сөйли, туган ягыннан, аның кешеләреннән илһам алып иҗат итүен яшерми.

Кичәнең бизәге булып яңгыраган җырлар да - нәкъ менә Чуракайга кунакка килгән язучы-шагыйрьләрнең иҗат җимешләре. Күпкырлы талант иясе Факил Сафинның популяр җырларын Чуракайлылар шушы кичәдә тәэсирләнеп тыңлады.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина - Яр Чаллы педагогия институты галимәсе, филология фәннәр кандидаты буларак күпләргә таныш. Һәм аннан шәкерте булган укытучылар, тәрбиячеләр бүгенге көндә Актанышның һәр авылында диярлек белем һәм тәрбия бирә. Чуракайда да без аның укучыларын очраттык. Дания Сибгатуллина башкаруында Әлфия Ситдыйкова сүзләренә композитор Рәис Нәгыймов иҗат иткән «Синең караш – илһам чишмәсе» дигән җыр актанышлылар күңеленә янә бер шатлык өстәде. Дания Сибгатуллина һәм Айдар Сәфәргалинның югары профессиональ дәрәҗәдә башкарган җырларын тыңлап хозурланган халык, аларның чыгышларын көчле алкышлар белән бәяләде. Кунакларга рәхмәт йөзеннән, авыл үзешчәннәре дә  җыр бүләк иттеләр.

Кичә Чуракай үзидарә башлыгы, үзе дә әдәбиятка-китапка гашыйк, кичәне башыннан ахырына кадәр тамаша кылган Тимергази Хәсәновның рәхмәтле чыгышы белән тәмамланды.

Чарага Актаныш мәгълүмат үзәгеннән телевидение һәм радио хезмәткәрләре дә килде.

Актаныштан сәнгать кичәләренә чакыру алсак, кар-буран, яңгыр, я челлә дип тормыйча, ашкынып юлга чыгабыз. Чөнки безне анда ихлас, ачык күңелле, китапны, шигъриятне, җыр-моңны яратучы тамашачылар көтә.

Ә. Хаҗиәхмәтова

Яр-Чаллы шәһәре

 

Read 2844 times Last modified on Сишәмбе, 26 Гыйнвар 2016 17:02
Союз писателей РТ