Җомга, 29 Гыйнвар 2016 15:34

Мөҗәһит абыйга нинди сюрприз ясаганнар?!

Rate this item
(0 votes)

Узган атнада Мөслимдәге сәнгать мәктәбендә булдык.  Баруыбызның төп сәбәбе – шагыйрь, мөгаллим, күренекле шәхес Мөҗәһит Әхмәтҗановны 65 яшьлек юбилее белән котлау иде. Аның туган көнен нәкъ менә сәнгать мәктәбендә билгеләп үтү очраклы гына түгел -  Мөҗәһит абый - Мөслим сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның хөрмәтенә сәнгать мәктәбендә зур чара әзерләгәннәр. Язучылар, шагыйрьләр, укучылар чакырылган. Презентация, китапларыннан күргәзмәләр эшләнгән. Шуны да әйтергә кирәк:  безнең бу чарага килүебез соңгы көнгә кадәр сер булып сакланды. Мөҗәһит абый өчен без сюрприз булдык. Без дигәнем, ул – газетабызның баш мөхәррире, шагыйрь, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм мин   – Мөҗәһит абыйның укучысы.  Шулай ук чарада күренекле халык язучысы Фоат Садриев,  шагыйрә Лилия Садриева да бар иде.

Мөслим сәнгать мәктәбенең бинасы күз явын алырлык матур.  Кунакларны ишектән үк уен кораллары оркестры каршы алды. Мәктәп директоры Айгөл Фаттахова, чара башланыр алдыннан, безгә кечкенә генә экскурсия ясады. Мәктәп гөр килеп тора. Һәр класста эш кайный: бию, җыр өйрәнәләр, фортепиано, баянда, курайда уйныйлар, рәсем ясыйлар, тегәләр...

Биредә музей да ачканнар. Монда шушы төбәктән чыккан композиторлар, музыкантлар, артистлар белән танышырга була.

Инде актлар залына юл тоттык. Чараның төп сәбәпчесе Мөҗәһит абый сәхнәгә күтәрелде. Кичәне алып баручы Азия Заһидуллина аның белән әңгәмә  корды. Сүз мәктәптә укыту еллары, иҗат, оныклар, балалар турында барды. Мөҗәһит абый - «Мөслим тугайлары» ансамбленең алыштыргысыз әгъзасы да. Бу коллектив чит илләрдә дә, Россиянең барлык шәһәрләрендә дә диярлек булып кайткан. Әлеге ансамбль җитәкчесе Фәнис Абдуллин аңа бик зур рәхмәтләрен белдерде.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов төрле уен коралларында уйный. Бәйрәмдә дә ул осталыкларын күрсәтте: оныгы белән тальянда, курайда һәм тагын башка уен коралларында сыздырды. Аның шигырьләрендәге һәрнәрсәне белергә омтылган герой – нәни Булат үсеп тә җиткән икән. Сәхнәдә бабасы белән бергә тальянда, баянда уйнап чыгыш ясады. Мөҗәһит абый белән Бания апаның өч улы – өч горурлыгы. Һәрберсе гаиләле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәзер, әби-бабайны сөендереп, оныклар үсеп килә. Булат, Алинә, Ләйсән, Зөлфәт сәхнәдән бабаларының шигырьләрен яңгыраттылар. Кечкенә оныклары Ләйлә дә яңадан-яңа һөнәрләре белән сөендереп тора. Сүз уңаеннан, шагыйрь бабалары аларның һәрберсенә багышлап китап та чыгарган икән.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның төпчек улы Айдар Татарстан Республикасының дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Ул да уен коралларында уйный,  моннан тыш фото, видео төшерү белән дә мавыга. Чарада җырчы Рөстәм Гыйльфановның Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән клибын да карап үттек. Аны Айдар Әхмәтҗанов үзе төшергән икән.  

 Аннары сәхнәне укучылар тотты, алар җырладылар, биеделәр, матур теләкләрен яңгыраттылар.

Факил Сафин Мөҗәһит абыйга багышлап язган шигырен укыды, бүләк тапшырды.

Кыскасы, бик җылы мохиттә узды бу чара. Әлеге кичәне  оештыручыларга зур рәхмәт. Мөҗәһит Әхмәтҗановны югары дәрәҗәдә  зурлаулары, хөрмәт итүләре сизелеп тора.

 

Айсылу Сәлимова. Автор фотолары.

 

 

Read 2853 times Last modified on Җомга, 29 Гыйнвар 2016 15:46
Союз писателей РТ