Дүшәмбе, 01 Февраль 2016 13:53

Әмирханнар нәселе таҗы

Rate this item
(0 votes)

29 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында революционер-көрәшче, оппозицион шәкертләр хәрәкәте җитәкчесе, милли театр, прогрессив матбугатны оештыручыларның берсе, публицист, драматург, укытучы-педагог,  җәмәгать эшлеклесе буларак, ул XX йөзнең беренче чирегендә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырган милләтебезнең күренекле әдибе Фатыйх Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Тамашачыларны скрипка моңы каршы алды. Фойеда Әмирханнар нәселенә багышланган күргәзмә оештырылды.

Күренекле язучы, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучыларының Г. Афзал исемендәге әдәби премиясе  лауреаты Камил Кәримов әдипнең иҗаты турындагы чыгышында: “Фатыйх Әмирханның сатирасы, безнең чорны алдан күреп язган кебек, бүгенге тормышыбызда да бик популяр”, - диде.

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында куелган “Печән базары” спектакленнән өзектә Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев һәм Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев Ф. Әмирхан һәм аның иң якын дусты, фикердәше, киңәшчесе Г.Тукай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне сурәтли.

Татарстан Фәннәр Академиясе  академигы, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина Фатыйх Әмирханның әдәбияттагы һәм җәмгыять үсешендәге ролен билгеләп: “Зыялы гаиләдә үсеп, дөньяви белемнәрне үзләштереп, әдәбиятка зур әзерлек белән килгән бу әдип татар халкының әйдаманы булган, тоталитар режимга шаржлары белән милләтебездә ышаныч, өмет уяткан”, – диде.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Илфак Хафизов әдипнең җыр, музыка, театр сәнгатенә кагылышлы кайбер фикерләрен тамашачыга җиткерде.

Ф. Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”исемле сатирик повестеннан өзекне актриса Ләйсән Каюмова укыды.

Кичә барышында “Хәят” повесте буенча куелган телевизион спектакльдән бер өзек күрсәтелде, шулай ук “Гарәфә кич төшемдә”, “Урталыкта” романы, “Яшьләр”, “Тигезсезләр” кебек әсәрләрне дә тамашачы хәтерендә яңартты.

Яшь буынның да классик иҗаты белән танышып үсүе күңелләргә шатлык өстәде. Башкалабызның Яңа Савин районындагы Ф. Әмирхан проспектында170нче урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Шушы мәктәптә 10 ел элек Ф. Әмирханның тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачылган иде. Шул мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Идрисова композиторыбыз Сара Садыйкованың Ф. Әмирхан турында истәлеген тәкъдир итте.

Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Р.Батулла шагыйрь Х.Туфанның “Могикан” дигән шигыреннән әдипкә багышланган юлларны яңгыратты.

Кичәдә Р.Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан Фатыйх партиясен һәм әдип яшәгән чордагы халык җырларын Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов башкарды. “Болгар кызлары” төркеме башкаруында халкыбызның Г. Тукай сүзләренә җырлана торган, беркайчан искермәс җәүһәрләреннән “Зиләйлүк” җыры яңгырады. Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестрының баш дирижёры Фуат Әбүбәкеров - скрипкада, баянда  Татарстанның атказанган артисты, шул ук театрның концертмейстеры Әхмәт Кәримов башкарган татар халык көйләреннән тезмә дә кичәнең бизәге булды.

Фатих Әмирхан – Әмирханнар нәселенең таҗы, бу кавемнең данын бөтен төрки-татар дөньясына шаулаткан зат. Аның тәрҗемәи хәлен, иҗатын, күбесенчә, тәрҗемәләр аркылы, бик күп башка милләтләр дә белә, әсәрләрен укып соклана.

Кичәне Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шакирҗанова алып барды. Аның башкаруында шагыйрь Зөлфәтнең “Әмирханнар” шигыре тамашачы күңелен аеруча биләде.

Ак сүз, Хак сүз белән кисеп

Кара төндәй дәверне,

Саклады халык намусын

Әмирханнар кавеме.

Бу ыруг исән чагында,

Юк, сүнмәс безнең таңнар –

Таңнарыбыз сакчылары

Булдылар, булып яшиләр

Һәм булыр Әмирханнар!

 Мәктәп-мәдрәсәләр, Казан урамнары тарихын, хатын-кызлар хәрәкәтен, Риза Фәхретдинов, Галимҗан Барудиларның тарихи мирасын, Тукай, Исхакыйлар иҗатын һәм, ниһаять, Әмирханнар нәселен, аларның шәҗәрәсен, Ф. Әмирхан иҗатын тирәнтен  өйрәнгән Равил Әмирханов үзе генә дә ни тора! Татар халкы яшәсә, Әмирханнар шәҗәрәсе корымас, бу фидакарь затларның эшчәнлеге милләтебезнең барыр юлын яктыртып, кодрәт биреп торыр!

 

Read 2444 times Last modified on Дүшәмбе, 15 Февраль 2016 10:05
Союз писателей РТ