Дүшәмбе, 08 Февраль 2016 16:42

Юксындыра!..

Rate this item
(0 votes)

5 февральдә  Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, галим, фольклорчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның тууына 70 ел тулу уңаеннан аны искә алуга багышланган  әдәби-музыкаль кичә булды.

Кичә “Сорнай” фольклор ансамбле чыгышы белән башланды.

Аннары шагыйрь Зиннур Мансуров каләмдәше һәм сабакташы истәлегенә багышлап язган шигырен укыды.

Һәрчак миннән ярдәм сорап

Дәшә сыман милләтем...

Әлеге шигырен ул Р.Ягъфәров монологы дип атады.

Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь крае Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем ала. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасы “Таң”да әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

1973 елда ул Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Кичәдә Р.Ягъфәровның хезмәттәшләре – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан галимнәр дә катнашты. Халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова: “Р.Ягъфәров балалар фольклорын баетты. Аның белән ун елдан артык эшләдем. Төмән, Себер, Пермь һәм башка – татарлар яши торган төбәкләрдә экспедицияләрдә булдык. Кая гына барып чыксак та, кешеләр аны таный, колач җәеп каршы ала, кочаклашып күрешә, зур табыннар әзерләп кунак итә, – шуңа соклана идем. – дип сөйләде. – Аннары җыр-биюләр китә, Рәшит абый бик оста биюче дә иде. Аның туган авылында чиркә-печән (мәтрүшкә) җыйган чакларыбыз сагынып сөйләргә генә калды – ул авыл хәзер юк инде...”

Искә алу тантанасында Татарстанның халык язучысы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров укыган шигырьне Р.Ягъфәров – дусты, хезмәттәше, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан  дәүләт бүләге лауреаты  Гамирҗан Дәүләтшинга багышлап язган:

Син дөньяга сабый булып тудың,

Олы галим инде бүгеннән,

Бу исемне, мифик үрдәк кебек,

Чумып алдың дәрья төбеннән.

Халкың өчен гали Гамир булдың –

Хезмәтеңә һәйкәл куярлык,

Алып чыккан сиңа теге үрдәк

“Бөек Гамир” дигән бер ярлык.

Г.Дәүләтшин дусты Р.Ягъфәров турындагы истәлекне: “Бергә уку чорыбыз давыл алды еллары иде,  –  дип башлады. –  Татар мәдәниятен дөньяга таныту, татар  мәктәпләрен ачу өчен бик күп эш башкарды ул. Гаҗәп тыйнак, итагатьле кеше иде. Ә җитәкче кеше кырысрак булырга тиеш. Иҗтимагый Үзәкне җитәкләгән чакта   Рәшит оппонентларын елмаеп, кочаклап алып җиңә белә иде.

      Сәламәтлеге какшап, аппарат белән йөргән чакта да экспедицияләргә йөрде ул. Хатыны Әкълимә ханым, уллары Илдар һәм Юлдаш аның таянычы булдылар, рәхмәт аларга. Рәшитнең мирасын үстерүчеләр, эшен  дәвам иттерүчеләр бар, әлбәттә.  Тик без аны бик юксынабыз.”

     “Р. Ягъфәров – күпгасырлык йокыга талган татарны уятып, чын татар итәр өчен, татар халкын милли-сәяси һәм рухи коллыктан азат итү өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның эшен дәвам итүче милли каһарманыбыз булып тора... Ул – үз исемен үзе исән чакта ук тарихка кртеп калдырган талантлы милләттәшебез,” – дип язган иде галим һәм язучы Әнвәр Хәйри.

“Әгәр бүгенге көндә татар халкы милли мәсьәләдә нәрсәгәдер ирешкән икән, югалган тарихыбыз, ябылган мәктәпләребез, тыелган динебез әкренләп кире кайта икән... монда милли җанлы Рәшит Ягъфәровның да өлеше бик зур... – бусы – көрәштәше, каләмдәше Фәүзия Бәйрәмова истәлекләреннән. – Бу исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде. Чөнки Р. Ягъфәров – гомере буе татар иҗтимагый тормышының үзәгендә кайнады: Ул – Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе дә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе дә”...

      Күренекле сәясәтче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: “Көрәштәшемнең миннән аермалы кыенлыгы шул булды: Мин, депутат буларак, иммунитетлы, ягъни кагылгысыз идем. Ә Рәшиткә шул кыенлыкларны күпләп кичерергә туры килде, ул әрнеп яшәде. Ул балалар өчен иҗат итәргә тиеш иде, ләкин халкыбыз өчен көрәшкә күтәрелеп чыгарга туры килде,” – дип чыгыш ясады.

  Бөтендөнья татар конгрессында Р.Ягъфәров белән иңне-иңгә куеп эшләгән хатын-кызларыбызның берсе – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова: “Мөстәкыйль республика булачак дип, нык ышанып эшләдек, – дип сөйләде. – Рәсәйдәге губернаторлар белән катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Чит төбәкләрдән күченеп кайтучы милләттәшләребезне урнаштырырга урын җитмәгән чакларда аларны өйләребезгә алып кайта идек. Рәшитнең гаиләсе киң күңелле булды. Рәхмәт аларга!

Мин Рәшитне тизрәк диссертациясен якларга өнди идем – тәки өлгермәде – милләт өчен фидакарь көрәштә аңа вакыты җитмәде.”

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы М. Имашев – Бардалыларның Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе. Якташы  Р.Ягъфәровны искә алып: “Синең тагын бер тулпарың – якташлык, дуслык тулпарың да бар бит әле. Бу тулпарыңның кешнәвен ишетеп, без – Казанда яшәүче бардалылыр, пермьлеләр ел саен 9 май көнне Казан янындагы урман аланына җыелып, күңелле бәйрәм оештыра идек... Бәйрәмебездә, болынны яңгыратып, син гармун уйнап җибәрәсең, җырламаган-биемәгән кеше калмый иде. Күңелле ял итә идек. Рәхмәт сиңа!” – дип сөйләде. Аның  Р. Ягъфәров сүзләренә язылган “Барда түбәтәйләре” җырын тамашачы гөрләтеп алкышлады.

      Казандагы Барда татар-башкорт үзәге җитәкчесе Сәлим Назин: “Туксанынчы елларда Рәшит абый белән бергә эшләдек, – дип сөйләде. – Пермь краенда “Кама буе татарлары – без кем?” дигән конференция оештырды. Ул безнең милли сәясәт идеологы булды.

     Рәшит абый Г.Тукайның нәсел җепләре Барда төбәгендә булуын ачыклады һәм Арча – Барда мөнәсәбәтләрен булдырды. Бардадан Өчилегә агачлар алып килеп утырттык.

      Хәле авыр булса да, Күчтәнти Баш авылының 400 еллыгын оештырды ул. Соңгы кайтуы булуын сиздек, әмма алай тиз  китәр дип уйламаган идек.

        Аның истәлегенә Ягъфәров укулары оештырдык. Быел ул 1-2 апрельдә фольклор фестивале рәвешендә узачак”.

     Р. Ягъфәровны искә алу кичәсендә аның шигырь укуы төшерелгән видео язмасы күрсәтелде. Аннары сәхнәдә хатыны Әкълимә ханым, улы Илдар (бүгенге көндә ул – Татарстан Кинематографлар берлеге рәисе) чыгыш ясады.

Гомер яна, гомер дөрләп яна,

Узган гомер – күмер дә төтен.

Бу дөньяда мин бер сыңар идем,

Синең белән булдым бер бөтен...

Бу юлларны Р.Ягъфәров Әкълимәсенә багышлаган.

     “Сорнай” фольклор ансамбле башкарган татар халык көйләре, Казандагы 405 нче балалар бакчасыннан килгән нәниләрнең “Түбәтәй” биюе (музыка җитәкчесе – Гөлнара Гыйләҗетдинова), Р.Ягъфәровның якташы М.Имашев,  авылдашы, Татарстанның атказанган артисткасы Сәнифә Рангулова, Айгөл Хәйри яңгыраткан җырлар кичәнең бизәге булды.

Кичәне Барда районы якташлыгы әгъзасы Динара Фәхриева алып барды.

Йөрәк җырларыңның ялкыннары

Сүрелмәсен, шагыйрь, гомергә.

Тулпарларың ярсып кешнәсеннәр,

Илһам дәрте биреп күңелгә!

       (Якташы, Барда ягы шагыйре Мөсәвир Максиев)

 

Read 2499 times Last modified on Сишәмбе, 09 Февраль 2016 16:54
Союз писателей РТ