Сишәмбе, 16 Февраль 2016 10:53

Язучы да, тарихчы да

Rate this item
(0 votes)

12 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге замандашыбыз – татар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Ф. Хөсни, А. Алиш исемендәге премияләре иясе Солтан Шәмсинең 70 яшьлек юбилеена багышланган һәм аның әле шушы көннәрдә генә “Илһам” нәшриятында басылып чыккан “Тарихи әсәрләр”китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелды.

Фойеда язучының иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.

Кичәне башлап, сәхнәгә борынгы татар яугирләре киеменнән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Илфак Хафизов чыкты һәм Солтан Шәмсинең “Низаглы йортта” китабыннан өзек укыды.

Аннары Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тамашачыны С.Шәмсинең иҗат юлы белән таныштырды, язучыны юбилее белән котлады һәм ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Язучыны якташлары, авылдашлары исеменнән Биектау муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Сабирҗанов котлады.

Сыйныфташы, хезмәт ветераны Гомәр Закиров: “Солтан – безнең горурлыгыбыз. Яшь чакта аңа охшарга тырыша идек, ул әле дә безгә үрнәк”, – диде.

Язмыш җилләренә ияреп, Мәскәү заводларында токарь булып эшләп, кичке мәктәптә укып, Солтан урта белем ала.  Аннан – армия хезмәте. Байкал тирәсендә – Бурятиядә хезмәт итә. “Серле җирләр бу. Борынгы бабаларыбыз – төркиләр яшәгән җирләр. Каләм тибрәтә башлавым да шул чорга туры килә. Башта мин рус телендә яза идем, язганымны кешеләргә күрсәтергә оялам, – дип искә ала язучы. – Әмма язучылык хыялы бер уянса, аннан котылу юк икән. “Язучы буласым, Казанга кайтасым килә,” – дигәч, әни бик шатланды. Хыялым Казан университетында татар филологиясе буенча белем алу иде. Әзерлек курсларында укый башладым. Тик университетта укырга туры килмәде. Язучылар берлеге мине яңадан Мәскәүгә – М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга җибәрде. 1977 елда укуны тәмамлап кайтуыма өч көн узуга: “Бездә буш урын бар, эшкә кил!” – дип, “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр. Сигез ел шунда – проза бүлегендә мөхәррир булып эшләдем. Әдәби зәвык, ана телеңнең нечкәлеген тою, тел байлыгы туплау җәһәтеннән зур мәктәп шунда үтелде. “Казан утлары” минем язмышымда искиткеч зур роль уйнады.”

Хезмәттәшләре исеменнән юбилярны котлап, журналның җаваплы сәркатибе, язучы Вакыйф Нуриев: “Журнал редакциясе белән Солтан Шәмси бүген дә һәрдаим аралашып яши, – диде.– Аның иҗатындагы киңлек, биеклек, фәнни мәгълүматлар тирәнлеге аеруча тоела. Ул халкыбызны яратып яза.”

Әдип иҗатын игътибар белән күзәтеп баручы олуг тарихчы галимнәребезнең берсе – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: “Фәндә тарихи шәхесләрне без үле хәлдә бәян итәргә күнеккәнбез. Ә Солтан аларны укучы белән күзгә-күз очраштыра. Алар исән! – диде. – Эзотерикасы ярдәмендә ул үткәнебез белән киләчәгебезне дә бәйли. Татар энциклопедиясенә дә  Солтанның зур өлеше бар: ул аны татарча терминнар белән баетты. Шәхси сыйфатлары өчен дә коллектив аны сагынып яши.” – Аның әлеге сүзләрен куәтләп, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының текстларны татарчага тәрҗемә итү бүлеге хезмәткәрләре, сәхнәгә күтәрелеп, С.Шәмсине бүләкләргә күмде.

 

Язучының китабында  мондыйрак фикер әйтелә: “Алтын Урда татарлары беркайчан да христиан динен кысмаганнар, чиркәүләрне дә мыскыл итмәгәннәр. Алтын Урда дәүләтендә диннәргә карата тулысынча толерантлык хөкем сөргән. Хәтта Үзбәк хан чиркәүләрне, часовняларны, православие динен хурлаган кешене үлем җәзасына хөкем итү турында махсус фәрман да чыгарган”. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-тарихчы, журналист-публицист Марат Әмирханов та әлеге фикерне тамашачыга җиткерүне кирәк дип тапты.

Галим, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев болайрак чыгыш ясады: ”Китапта сүз Алтын Урданың гаять гыйбрәтле бер дәвере – таркалу чоры турында бара... Идегәй – Туктамыш – Аксак Тимер – Мамай – рус кенәзе – әлеге шәхесләр арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләр... Төптәнрәк уйлап карасаң, вакыйгалар уртасында һәрвакыт шәхесләр тора, вазгыятьне алар тудыра, карарлар кабул итеп, тарихи барышны теге яки бу якка борып җибәрә. Шул сәбәпле әсәрдә төп игътибар тарихи шәхесләргә юнәлтелде, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең вакыйгалар агышына ничек тәэсир итүе тикшерелде... Шушы ягы белән әсәр башка тарихи китаплардан аерыла булса кирәк.”

 Кичәне  Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов,  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, авылдашы Клара Хәйретдинова, яшь җырчылар Илүсә Хуҗина,  якташы Илнар Сабирҗанов, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

“Казан утлары”ннан тыш, С.Шәмси “Идел” журналында да эшли, “Татарстан” журналына баш мөхәррир урынбасары булып килгәч, басманың татар телендә дубляж вариантын чыгаруга гына риза булмыйча, фикердәшләре Равил Рахмани, Наис Гамбәр белән 3-4 ай эчендә өр-яңа милли журнал оештыра. Искелек бастионы булган “Татарстан коммунисты”ның республиканың төп журналы “Татарстан”га әверелүе менә шундый шартларда башлана. Аннан С. Шәмси Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире була. 1999 ел ахырында ул Татар энциклопедиясе институтына Татар мөхәррирләре төркеме җитәкчесе булып килә.

Юбилей уңаеннан басылып чыккан мәкаләләрнең берсендә шундый юллар бар: “Берәүләргә С. Шәмси – заман прозаигы, икенчеләргә балаларның яраткан язучысы булып күренер, өченчеләре аның төп шөгыле милли тарих сәхифәләрен актару икән дип уйлар, кайберәүләрнең игътибарын әдипнең дини, фәлсәфи карашлар белән бәйле эзотерик язмалары җәлеп итәр. Иң әһәмиятлесе: һәр очракта да, бер-берсеннән читтәрәк торучы бу өлкәләрнең һәркайсында автор тиешле югарылыкта – профессионалларча эш итүче мәгърифәтче булып кала”.

Әмма барыбер әдип күбрәк тарихыбыз катламнарын ачып салырга ярата. Яңа китапның – “Тарихи әсәрләр”нең юбилей мөнәсәбәте белән басмадан төшүе  моны тагын бер кат раслый.

 

 

 

 

 

 

.

 

 

.

 

Read 1806 times Last modified on Дүшәмбе, 29 Февраль 2016 15:08
Союз писателей РТ