Сишәмбе, 16 Февраль 2016 16:58

Җәлилне искә алу кичәсе

Rate this item
(0 votes)

15 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга  багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аны Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, профессор Шамил Монасыйпов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты ачып җибәрде.

Аннары Татарстан язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов чыгыш ясады. Кичәдә төрле елларда М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булган иҗат әһелләре: Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ренат Харис, филология фәннәре докторы Хәнәфи Бәдигый, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыды. Муса Җәлил шигырьләрен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов,  Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов укыды. Шулай ук каһарман шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Эльмира Галимова, Айдар Нургаянов, яшь җырчы  Энҗе Әхмәтҗанова, Булат Фәсәхов башкарды. Композитор Эльмир Низамов, Мөнирә Хәбибуллина – фортепьянода, Рамил Курамшин  – баянда, Азат Нургаянов – скрипкада уйнап, кичә барышына ямь өстәде.

Read 1750 times Last modified on Сишәмбе, 16 Февраль 2016 17:25
Союз писателей РТ