Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 13:20

Муса Җәлилне зурлап искә алдылар

Rate this item
(0 votes)

Моннан нәкъ 110 ел элек 15 февраль көнне Оренбург губерниясе Шарлык районы Мостафа авылында гап-гади крестьян гаиләсендә, алтынчы бала булып, татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил дөньяга килгән. Шул уңайдан Чаллы шәһәренең шагыйрь исемендәге урамында урнашкан һәйкәл янында тантаналы чара үтте. Шагыйрьне зурлап искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

Көн чагыштырмача салкын иде. Февраль уртасы бит – кышның үз холкын күрсәтергә ярата торган вакыты. Шулай да, тантананы матурларга, тыштан түгел, эчтән булса да күңелләрне җылытырга омтылып, аяз күктә кояш балкыды. Кояшның булуы беренче нәүбәттә мәктәп укучыларының кәефләрен күтәрергә ярдәм иткәндер – алар анда шактый идее – бөтен Комсомол районы мәктәпләреннән килгәннәр. Битләрендә алсулык, күзләрендә очкын. Чарада балаларның, яшүсмерләрнең күп булуы үзе бер күңелле күренеш.

Искә алу кичәсен Муса Җәлил исемен йөрткән үзәк китапханәдә урнашкан әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды. Бәйрәм чарасында шагыйрьнең бәяләп бетергесез әдәби мирасыннан өзекләр укылды, фидакарь хезмәте, тиңсез батырлыгы искә алынды. Тантананы Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов ачып җибәрде. Аннан соң Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры, шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова, күренекле язучы, шагыйрь Айдар Хәлим, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Николай Алешков чыгыш ясадылар.

Чарада шулай ук Чаллы шагыйрьләре Рәзинә Мөхияр, Хәмит Латыйпов, Зөләйха Минһаҗева, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, язучылар Амур Фәлах, Айгөл Әхмәтгалиева, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да бар иде. Тантана Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре белән башланып китсә, шуның белән үк тәмамланды. Ветеран композитор Рубис Зарипов аны барыбызга да таныш көйгә “үреп” яңгыратты.

Райнур Әгъләметдинов,

Чаллы.

Read 3004 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 13:23
Союз писателей РТ