Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 15:16

М.Җәлил һәйкәле янында митинг!

Rate this item
(0 votes)

15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган митинг булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары В.Г.Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул митингта катнашучыларга М.Җәлил каһарманлыгының дөньякүләм әһәмияте турында сөйләде.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Илфак Хафизов һәм Гүзәл Гарифуллина митингны алып барды һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыды.

1968 елда герой шагыйрь исемен мәңгеләштерү йөзеннән Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырылды. Ике елга бер тапкыр бирелә торган бу премия лауреатлары арасында  Җәлилнең варислары – татар шагыйрьләре дә бар.  1982 елда шушы бүләк иясе булган Рәзил Вәлиев Җәлилгә багышлангын шигырен укыды.

Аннары әлеге бүләкнең иң соңгы – 2015 елдагы лауреаты Луиза Янсуар чыгыш ясады.

Митингта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов чыгышы булды.

Митинг дәүләт эшлеклеләренең һәм митингка килгән җәмәгатьчелекнең М.Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләр хөрмәтенә куелган барельефка чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

Read 2233 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 15:39
Союз писателей РТ