Шимбә, 20 Февраль 2016 13:40

Тел – халык күңеленең кыңгыравы

Rate this item
(0 votes)

1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелә. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, 21 февраль көнен Халыкара Туган тел көне дип игълан итте.

Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелә.

Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре, үзләренең ана теле бөеклеген республикадагы тугандашларына ишеттерергә дип, 19 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубына Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

Кичә Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланып китте. Аны Казан федераль университеты студентлары төрле телләрдә укыды.

 Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан үзенең чыгышында: “Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән без, төрле милләт язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, китаплар бастыруны гадәткә керттек. Төрле милләт әдипләрен чакырып, киңәшмәләр оештырабыз. Казах телендә 36 язучыбызның хикәяләре тупланган китап бастырып чыгардык. Башкорт, чуваш, дагыстанлы иҗатташ дусларыбыз белән һәрдаим хезмәттәшлек итеп торабыз. Иң мөһиме – Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның 130 шигырен төрек телендә нәшер итәргә  җыенабыз,” – дип сөйләде.

Кичәдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты, рус шагыйрәсе Ольга Левадная, башкорт шагыйрәсе Фирдәвес Бәширова, чуваш шагыйре Евгений Турхан, Татарстанда яшәүче казахлар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Жаксыбаев, шагыйрьләребез Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова үзләренең шигырьләрен туган телләрендә яңгыраттылар. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шакирҗанова туган тел турында шигырьләр укыды. Җырчылар Оксана Комиссарова – русча, Айдар Габдинов – башкортча,  Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Дамир Имамиев – кыргызча һәм Чулпан Сәлимуллина – кырым татарлары телендә, Лена Бичарина керәшен җырларын башкардылар. Сираҗеддин Джавадбәковның - Дагыстан “лезгинка”сын  биюе, Алмаз Натаевның казах думбырасында уйнавы тамашаның бизәге булды.

Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә Айдар Габдинов һәм тамашачылар башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Дөньяда 6000 ләп тел бар. Ел саен унлап тел юкка чыга, ягъни үле телләр санына күчә бара. ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура: “Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау, кагылмасаң,  чыңламый,” - ди. Теле булмаган халыкның тарихы булмый диләр. Туган тел халыкның тарихын,  рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Тел җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә  лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә.

Read 1950 times Last modified on Шимбә, 20 Февраль 2016 13:48
Союз писателей РТ