Пәнҗешәмбе, 25 Февраль 2016 16:09

Гөлнур Айзатның китаплары

Rate this item
(0 votes)

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзат шушы ярты ел эчендә генә дә өч китап бастырып чыгарды. Аның икесе – “Күз яше ачы була”  һәм “Әманәт” –  хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары.

Моннан элек аның “Бәхет гөле”, “Күңел энҗеләре”, “Өч мизгел” исемле өч китабы дөнья күргән  иде инде. Гөлнур Айзатның 300 ләп шигыренә җырлар иҗат ителде. Аларның 62 сен туплап, ул “Бәхетле бул!” дип аталган китаплы аудио-альбом чыгарды.

 “Күз яше ачы була” дип аталган яңа җыентыгында авторның “шул исемдәге повестеннан тыш “Елан мәхәббәте” повесте һәм “Сыңар канат” хикәясе урын алган. Анда  дин, әхлак тәрбиясе, мәхәббәт һәм хыянәт темалары күтәрелә.

Китап итеп бастырып чыгарудан элек Гөлнур Айзат хикәя, повесть, шигырьләрен үзенең интернет челтәрендәге сайтында да тәкъдир итеп бара. Аның әсәрләрен анда кызыксынып укыйлар,  фикер алышалар, соклануларын белдерәләр, кайберләренең дәвамы да булсын иде дигән теләк белдерәләр. Китаптагы бер автор язганча, әсәрләрен укыганда, укучылар аның белән “туганлашып бетә”. Гөлнурның укучылары – аның коллегалары, якташлары һәм күрше өлкәдә яшәүче генә түгел, ерак Себердә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә. “Г.Айзат иҗатында хатын-кыз образлары” дигән темага Суыксу авылы мәктәбендә методик семинар, Буада “Күз яше ачы була” җыентыгына багышланган төбәк-ара конференция булды, җыентыкка кергән әсәрләр анализланды. 2016 елда басылып чыккан “Күңел аҗаганнары” дип исемләнгән җыентыкта Г.Айзатның әсәрләренә күзәтү, иҗаты турында уйланулар тупланган.

Read 1361 times
Союз писателей РТ