Пәнҗешәмбе, 03 Март 2016 14:17

Тюркологик хезмәт

Rate this item
(0 votes)

Тюркология — төрки халыкларның телен, сүз сәнгатен, тарихын, мифологиясен, динен, гореф-гадәтләрен, фәлсәфәсен, үзара һәм башка кавемнәр белән бәйләнешен комплекслы, ягъни төрле яктан өйрәнә торган фән. Ул Урта гасырларда ук оеша башлап, XIX йөздә аеруча зур уңышларга ирешә. Дөньяның һәм Рәчәйнең төрле төбәкләрендә аның күп кенә мәктәпләре, үзәкләре барлыкка килә. Болар арасында Казан тюркологик мәктәбе әһәмиятле урын били. Профессор Хатыйп Миңнегуловның 2016 ел башында басылып чыккан «Казанско-татарская тюркологическая школа» исемле китабында, ориенталистика, татар тарихы, мәгарифе белән тыгыз бәйләнештә, бу мәктәпнең оешу тарихы, үсеше, төп вәкилләре, хезмәтләре, мөһим үзәкләре (рухани, гаскәри уку йортлары, мәдрәсәләр, Казан университеты...) хакында сүз бара. Казан тюркологик мәктәбе кысаларында XIX йөзнең урталарыннан татарны өйрәнү аеруча көчәеп китә (Ш. Мәрҗани, Х. Фәйзханов, К. Насыйри, Р. Фәхреддин...) һәм бу юнәлеш ХХ гасырда хәлиткеч урынны били. Китапта совет чоры төрки-татарны өйрәнү фәне, «татарика» хакында да күп төрле мәгълүматлар бар.

Бу хезмәт гуманитар тармакларда белем алучы студентларга,  төрки-татар тематикасы белән кызыксынучыларга адресланган. Ул төрки дөнья галимнәре өчен дә билгеле бер чыганак, белешмә булып торачак.

 

III. 2016

Read 315 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 03 Март 2016 14:27
Союз писателей РТ