Пәнҗешәмбе, 03 Март 2016 14:51

Әдәбиятыбызның соңгы еллардагы халыкара бәйләнешләре

Written by 
Rate this item
(2 votes)

Татарстан Язучылар Берлеге Корылтае алдыннан

Хатыйп Миңнегулов —

КФУ профессоры

Әдиплек хосусияте каләм әһелләрен үз кысаларында гына яшәтмичә, башкалар белән аралашырга, үз кавеменең һәм бүтән халыкларның рухи хәзинәләре белән дә теге яки бу дәрәҗәдә танышырга мәҗбүр итә. Шунсыз әдәби иҗат нәтиҗәле була алмый. Татар язучысы да моннан чыгарма түгел. Безнең әдипләребез дә милли кабыкларында гына гомер итмәгәннәр, булдыра алган кадәр башка кавемнәрнең, иң беренче чиратта төрки кардәшләребезнең дә сүз сәнгате, мәдәни мирасы белән дә кызыксынып торганнар.

Моңа аларның Бохара, Сәмәрканд, Эстәрлебаш, «Галия», «Мөхәммәдия», «Зынҗырлы» (Бакчасарай), «Рәсүлия» (Троицк), «Мотыйгия» (Җаек) мәдрәсәләрендә, Истанбул, «Әл-Әзһәр» (Каһирә), Казан, Ленинград, Мәскәү университетларында бергәләп укулары да нык ярдәм иткән. ХХ гасырның беренче чирегендә Оренбург үзенең «Шура», «Вакыт» кебек гәҗит-журналлары, атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе, татар һәм кайбер башка телләрдә күпләгән китаплар чыгаручы басмаханәләре, театрлары белән Рәсәйдәге төрки дөньяның үзенә күрә бер  мәркәзенә әверелә. Биредә татар-башкортның, казакъ-кыргызның, үзбәк-каракалпакның, төрекмән-нугайның күп кенә зыялылары үзара аралашкан, сөхбәтләшкән.

Без Советлар Берлеген еш  кына тәнкыйтьлибез. Әмма андагы халыклар, хәзерге белән чагыштырганда, үзара ныграк керешеп, аралашып, төрле тармакларда, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек кылып гомер кичергәннәр. Ил башкаласында һәм республикаларда үзара милли мәдәният һәм сәнгать бәйрәмнәре (декадалар, атналыклар, көннәр, фестиваль һ. б.) уздырылып торуын өлкән буын кешеләре әле дә хәзер яхшы хәтерли. Ә менә СССР таркалгач, андый элемтәләр шактый өзелде, йомшарды. Бигрәк тә башка чыгып, мөстәкыйльлек юлына баскан элеккеге союздаш җөмһүриятләр белән. Дөрес, соңгы елларда аларның кайберләре белән үзара багланышлар шактый торгызылды яисә җанлана башлады. Әмма әле бу гына җитми.

Шунысы үзенчәлекле: совет чорында бүтән төрки кавемнәр белән безнең мөнәсәбәтләр тыгыз булса да, Төркия белән бәйләнешләр юк дәрәҗәсендә иде. Ә менә 90 нчы еллардан башлап Казан белән Истанбул аралары, совет дәверендәге озак аерылып торуларны тизрәк бетерергә теләгәндәй, бик тә якынаеп китте. Моңа, әлбәттә, Мәскәү белән Анкара арасындагы дустанә, эшлекле сәяси мөнәсәбәтләр дә бик нык ярдәм итте. Сәүдә, икътисадый багланышлардан тыш, мәдәният, мәгариф, фән тармакларында да Төркия – Татарстан хезмәттәшлеге күркәм нәтиҗәләр бирде  [Бу хакта тулырак мәгълүматлар: 1: 179–187; 2: 233–257]. Мәсәлән, ике гасыр аралыгында Анкарада 33 томлык төрки әдәбиятлар тарихы, антологиясе, энциклопедиясе... дөнья күрде. «Ататөрек культура мәркәзе» җитәкчелегендә башкарылган бу биниһая зур хезмәт төрки әдәбиятчыларының [шул исәптән татар галимнәренең дә (алар арасында без фәкыйрегез дә бар)] уртак җимеше иде. Анда татар әдәбияты һәм фольклоры да үзенә лаеклы урынны алды. 1996 елда Төркия галимәсе Фатма Өзкан Тукайның шигъри әсәрләрен төрек һәм татар телләрендә, шулай ук бөек шагыйрь хакында монографиясен аерым китап рәвешендә (958 битле) бастырып чыгарды [Бу хакта: 2: 258–264]. Соңгы елларда төрек телендә «Идегәй» дастаны, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Н. Хисамовның монографиясе һ. б. нәшер ителде. Г. Исхакый хакында хезмәтләр язылды (Алсу Камалиева, Чулпан Зарипова...). Татар авторларының әсәрләрен төрек укучыларына җиткерүдә аеруча Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Фатих Кутлу нәтиҗәле эшли. 2013 елда гына да аның тәрҗемәсендә Төркиядә дүрт китап дөнья күрде.  Болар арасында А. Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән...» бәяны, Р. Батулланың «Алып Батыр маҗаралары» дигән әкият-романы, берничә повесть һәм хикәяне үз эченә алган «Тавышсыз курай» («Sessiz kuray») җыентыгы һәм «Сөяк саплы пәке» китабы бар. Соңгысында 14 татар әдибенең (Гали Рәхим, Нәҗиб Думави, Абдулла Алиш, Дәрҗия Аппакова, Фаил Шәфигуллин һәм башкаларның) әсәрләре урнаштырылган.

Фатих Кутлу соңгы 4 елда төрек теленә тәрҗемә итеп татар язучыларның 8 китабын төркиядә бастырып чыгарды. Аның тырышлыгы белән Г.Тукайның 130 еллыгына шагырьйнең 130 шигырен туплаган китабы һәм "Кардәш каләмнәр" журналының махсус саны дөнья күрде.

Татар язучылары Төркиядә уздырыла торган төрле чараларда катнашып торалар. Мәсәлән, 2013 елның апрель азакларында Анкарада милләттәшебез, «төрекләрнең бөек тарихчысы» Әкъдәс Нигъмәт Куратның (1903, Чирмешән районы Бәркәтә авылы – 1971, Төркия) тууына 110 ел тулуга багышланган бик тә дәрәҗәле халыкара конференция үткәрелде. Аның эшендә Татарстан галимнәре дә (Дамир Исхаков, Х. Миңнегулов, Җәүдәт Миңнуллин һ. б.) катнашты. Шунысы мөһим: 2012 елның май аенда Истанбулның бөек татар шагыйре исемен йөрткән мәйданында Тукайга һәйкәл ачылды. Бу чарада Татарстан президенты Р. Миңнеханов, язучыларыбыз Разил Вәлиев, Рафис Корбан  катнашты. Казакъстанның Усть-Каменогорск каласында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст куелуы хакында да хәбәрләр бар. 2013 елда 100 меңгә якын милләттәшебез яшәгән Әстерхан каласында да Тукайга һәйкәл ачылды. Боларга Казандагы үзәк урамнарның берсенә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеме бирелү дә табигый ялганып китә.

Казакълар һәм татарлар – элек-электән үзара тыгыз аралашып, хезмәттәшлек кылып яшәгән кавемнәр. Соңгы елларда Казакъстан һәм Татарстан арасында мөнәсәбәтләр тагын да көчәеп китте. Уртак проектлар бергәләп гамәлгә ашырыла. Татар галимнәре (Х. Миңнегулов...) Астанадагы «Төрки академиясе»ндә берничә телдә чыккан «Төрки тәрбия», «Төрки дөньясы», «Төрки поэзия» дип исемләнгән альманах-антологияләрне әзерләүдә актив катнаштылар. Казан федераль университеты белән Лев Гумилев исемендәге Евразия Милли университеты төрки телләре, әдәбиятлары буенча инде бергәләп берничә конференция уздырдылар. Алар я Астанада, я Казанда булып тора. 2015 елда бөтен Казакъстанда бөек шагыйрь һәм фикер иясе Абайның 170 еллыгы киң күләмдә билгеләп үтелде. Миңа шәхсән аның туган төбәге – Семей якларындагы бәйрәм  тантаналарында катнашырга, Семипалатинск шәһәренең Зур драма театрындагы рәсми кичәдә чыгыш ясарга туры килде. Шәкәрим исемендәге дарелфөнүндә (Семей) һәм Назарбаев университететында бөек шагыйрьгә багышланган халыкара конференцияләрнең пленар утырышларында «Абай һәм татар әдәбияты», «Абай һәм Тукай» темаларына докладлар сөйләдек. Гомумән, соңгы берничә елда безне Казакъстан галимнәре күп мәртәбәләр үзләренә чакырып тордылар (Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле!). 2012 елның ноябрендә «Төрки академия»дә Астана әдәбиятчылары өчен өч көнлек семинар уздырдым. Алматыда Мохтар Ауэзов исемендәге Институтның юбилей чараларында катнаштым. 2015 елда  гына да Казакъстанга 6 тапкыр барырга туры килде. 23–24 сентябрьдә Төркестан каласында уздырылган VII Халыкара тюркологик конгресста  «Казакъ әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү мәсьәләләре» һәм «Профессор Б. Кенҗебаев һәм ХХ йөз башы татар сүз сәнгате» темаларына докладлар сөйләдем. Декабрь аенда Костанай дәүләт университетында «Төрки-татар сүз сәнгате» буенча студентлар, аспирантлар һәм укытучылар өчен атналык махсус семинар  уздырдым.  Шулай ук безгә казакъ ханлыгының 550 еллыгына һәм күренекле әдәбиятчы галим Рымгали Нургалиевнең тууына 75 ел тулуга багышланган халыкара конференцияләрдә  (алар Төркестан һәм Астана калаларында 2015 елның 20 маенда һәм 1 нче июнендә үткәрелде) катнашып, «Казан ханлыгы чоры әдәбиятында дәүләтчелек идеясе» һәм «Казакъ-татар әдәби бәйләнешләре...» темаларына докладлар язарга туры килде. Бу сәфәрләр хакында без Казакъстан һәм Татарстан радио-телевидениесе аша,  шулай ук көндәлек матбугатта, фәнни басмаларда, [«Научный Татарстан» (3), «Татарика» журналларында (2015. – №2. – 247–267 б.), конференция җыентыкларында] күп мәртәбәләр чыгышлар да ясадык.

Тәрҗемә — халыкара аралашу — хезмәттәшлекнең иң үтемле һәм сыналган чарасы. Гәрчә төркиләр элегрәк бер-берсенең әдәбиятларын, нигездә, оригиналда  укып танышканнар. Әмма соңгы гасырда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, шактый гына тәрҗемәләр дә барлыкка килде. Төрек-татар мөнәсәбәтләреннән үзгә буларак, казакъ-татар арасында тәрҗемәләр һич туктап тормый. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил... әсәрләрен казакъ укучылары күптәннән үз телендә укып килә. Үз чиратында Абай, М. Ауэзов... китаплары да татарча басылып тора. Бераз сүлпәнәеп алганнан соң тәрҗемә процессы соңгы берничә елда янә җанланып китте. Тукай бүләге  иясе Рәдиф Гаташ күренекле казакъ шагыйре, Г. Ибраһимовның «Галия» мәдрәсәсендәге шәкерте, Ш. Бабич, Чулпан, Һ. Такташларның рухташы Магҗан Җомабаевның (1893–1938)  шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, 2013 елда Казанда нәшер итте. «Җан сүзе» дип исемләнгән бу җыентыкта Н. Арсланов, М. Әгъләмов һәм Ф. Тарханова тәрҗемәләгән үрнәкләр дә бар. Хәзерге казакъ әдәбиятының күренекле вәкиле Төлен Әбдиколоның (Әбдиков. – 1942 елгы) «Акылның канлы яу кыры» дип исемләнгән психологик бәянын да 2014 елда М. Галиев тәрҗемәсендә «Казан утлары» журналы (№ 8) укучыларына ирештерде. Казакъ сүз сәнгате үрнәкләрен, аеруча Рәхимҗан Отарбаев әсәрләрен татар дөньясына җиткерүдә соңгы вакытта Ф. Тарханова да уңышлы эшли.

2015 елда берьюлы ике казакъ шагыйренең татар телендә җыентыклары дөнья күрде: Нурлан Оразалин. «Йолдызлар елый да белә» (160 б.), Галим Җайлыбай «Ике поэма» (88 б.) [4]. «Илһам»нәшриятында басылып чыккан бу китапның беренчесен Роберт Миңнуллин, икенчесен Рафис Корбан тәрҗемә иткән. Һәм авторлары, һәм тәрҗемәчеләре – хәзерге чорның билгеле, тәҗрибәле шагыйрьләре Н. Оразалин инде озак еллар буе Казакъстан Язучылар Берлеген җитәкли, парламент депутаты. Г. Җайлыбай – әдипләр оешмасы рәисенең урынбасары.

«Кунак ашы – кара-каршы» дигәндәй, үз чиратында казакъ кардәшләр дә 2015 елда «Татар әңгiмелерi» («Татар хикәяләре») исемле китап чыгардылар (Алматы: Мерий. – 316 б.). Җыентыкны төзүче – Данил Салихов, тәрҗемәче Гүлзат Шайбекова. Җыентыкка соңгы дәвердә иҗат иткән 36 татар әдибенең хикәяләре кертелгән. Болар арасында Мәдинә Маликова, Марсель Галиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Марат Әмирханов, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова, Зөлфәт Хәким, Камил Кәримов, Фәнис Яруллин һ. б. ларның әсәрләре бар. Шунысы мөһим: 2015 елда нәшер ителгән һәм татарча, һәм казакъча тәрҗемә китаплары тиз арада зур кызыксыну тудырды. Узган елның ноябрь башларында Алматы һәм Талды-Курган калаларында  бу җыентыкларны тәкъдир итү кичәләре узды. Аларда, Казакъстан әдипләре һәм укучылары белән беррәттән, Роберт Миңнуллин һәм Рафис Корбан да катнаштылар.

Татар теленә һәм әдәбиятына мөнәсәбәтле үзара тәрҗемәләр, әлбәттә, төрек һәм казакъ белән генә чикләнми. Башка телләрдән һәм телләргә дә тәрҗемәләр бар. Күренекле үзбәк шагыйре Чулпанның (1897–1938)  Р. Гаташ тәрҗемә итеп чыгарган «Уйный сазым» җыентыгы (2014) татар әдәби дөньясында бер вакыйга рәвешендә кабул ителде. Шушы ук елда Р. Миңнуллин төрекмәннәрнең бөек шагыйре Мәхтүмколый әсәрләрен (элекке тәрҗемәләргә үзенекен дә өстәп) нәшер итте. Язучылар берлеге карачай-балкар шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүне оештырды. Аларны туплаган «Мәңгелек тау» исемле җыентык  узган елның декабрь азакларында Рафис Корбан катнашында Нальчик шәһәрендә тәкъдир дә ителде (презентацияләнде). 2015 елда  Татарстан китап нәшрияты «Төрки әдәбият сериясе» проектын гамәлгә ашыра башлады. Аның тәүге карлыгачларыннан берсе  кыргыз язучысы Омар Солтанның  Ленар Шәех... тәрҗемәсендәге «Йолдызлы төннәр» исемле китабы дөнья күрде [5].

Соңгы елларда татар әдәбиятының аерым үрнәкләре әзәрбайҗан, чуваш, башкорт һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителде. Роберт Миңнуллин  С. Хәким яратып җырлаган «мари кызы чибәр  Улиналар» кавеме белән соңгы вакытларда аеруча дуслашып китте. Бу телдә аның әсәрләре дә басылып тора. Юкка гына Р. Миңнуллинга 2014 елда «Марий Элның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелмәгәндер. Күренекле шагыйрь, татарның чын дусты Валерий Тургай М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н чуваш теленә тәрҗемә итте. Бу җыентыкны тәкъдир итү кичәсе (2014) татар-чуваш халыкларының дуслык чарасы рәвешендә дә яңгыраш тапты. Бу ике тугандаш кавем арасында әдәби бәйләнешләрне тәэмин итүдә бигрәк тә Р. Харис, Р. Зәйдулла, Җ. Сөләйман актив эшлиләр.

Татар әдипләре, Татарстан Язучылар Берлеге җитәкчелеге төрле халыкара чараларда, аеруча «ТЮРКСой» һәм төрки әдәбиятларының уртак органы булган «Кардәш каләмнәр» журналы инициативасы белән уздырылган форум-конгрессларда даими катнашып киләләр. Мәсәлән, «Төрки телле әдәби журналлары»ның Астанада узган конгрессында (2012) Равил Фәйзуллин, Искешәһәрдә үткәрелгән VI конгрессында (Ул Исмәгыйль Гаспралының вафатына 100 ел тулуга багышланган иде) Рафис Корбан, Илфак Ибраһимов һәм «Сөембикә» журналы вәкиле Эльмира Закирова катнашты. Бу традицион  чараның VII нчесе 2014 елның август аенда Казанда үткәрелде. Дүрт көн дәвам иткән бу халыкара җыенда 14 илнең 29 әдәби журнал мөхәррире, күренекле язучылары, шулай ук Ауразия Язучылар Берлеге рәисе Якуб Өмәруглы катнашты. Аларны Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә кабул итте. Форумның бер утырышы Милли китапханәдә конференция рәвешендә узды [5]. Анда хәзерге төрки кавемнәренең, әдәбиятларының хәле, проблемалары турында сүз барды [Журнал мөхәррирләре белән бергә бу чарада без фәкыйрегез дә чыгыш ясады].

2013 елның апрель башларында Төркиянең Искешәһәр каласында төрки дөнья дәүләте нәшриятларының халыкара китап ярминкәсе үткәрелде. Анда Татарстан китап нәшрияты чыгарган басмалар да мул куелган иде. Бу ярминкәдә әдипләрдән Рафис Корбан, Ленар Шәех катнаштылар.

Мәгълүм ки, 2013 елның 617 июль көннәрендә Казанда Универсиада  студентларның Бөтендөнья спорт ярышлары узды. Шуңа мөнәсәбәттә күп төрле әдәби-мәдәни чаралар да үткәрелде. Аларга Татарстан язучылары да үзләреннән өлеш керттеләр. Мәсәлән, 14 нче июнь көнне Казанда БДБ мәмләкәтләреннән, илебез башкаласыннан килгән каләм әһелләре катнашында Әдәби универсиада булып узды. Анда Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Р. Аймәт, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина... чыгыш ясады.

2013 елда киң җәмәгатьчелек, аеруча төрки дөнья соңгы гасырның бөек әдибе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуны киң күләмдә билгеләп үтте. Мәскәүдә Бөтенроссия дәүләт чит ил китапханәсендә язучыга бюст ачылды. Айтматовның әнисе ягыннан кече ватаны булган Кукмара төбәгендә төрле чаралар үткәрелде. Аларда Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов катнашты. 2526 октябрьдә юбилей уңае белән Казан федераль университетында халыкара фәнни-гамәли конференция, Халыклар дуслыгы йортында фотокүргәзмә оештырылды. Милли китапханәдә Татарстан язучылар берлеге чыгарган әдипнең «Бәхил бул, Гөлсара», «Анам кыры», «Җәмилә», «Беренче мөгаллим» повесть-бәяннарын үз эченә алган татарча җыентык укучыларга тәкъдим ителде. Күп кенә татар язучылары, галимнәре республиканың рәсми вәкилләре катнашкан бу чараларда Кыргызстан мәдәният, мәгълүмат һәм спорт министры Солтан Раев җитәкчелегендәге зур делегация дә бар иде. Алар арасында  бөек әдипнең бертуган сеңлесе Роза ханымның да булуы бик тә мәгънәле булды. Татар зыялылары (Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов, Ф. Сәйфуллина һ. б.) Ч. Айтматовның Кыргызстанда, Казакъстанда булган юбилей чараларында да катнаштылар, чыгыш ясадылар. Гомумән, бу бөек язучы төрки кавемнәрне, аеруча татарларны һәм кыргызларны рухи яктан якынайтучы, берләштерүче көч булып та тора.

Моннан 34 ел элек (2012 елда булса кирәк) Кыргызстан парламенты һәм Бишкектагы «Туган тел» җәмгыяте чакыруы буенча Разил Вәлиев бу ил башкаласында булып кайтты. Ч. Айтматов исемендәге драма театрында татар шагыйренең әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде. Анда Кыргызстан президентының хатыны, милләттешебез Рәйсә Атамбаева да чыгыш ясады. Бу чаралар да Бишкек—Казан мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш керттеләр. Узган ел чын татарпәрвәр, күренекле әдип, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Чыңгыз Айтматовның әнисе, милләттәшебез Нәгыймә

Абдулвәлиева хакында документаль повесть язды.

Билгеле булганча, Казан төрки дөнья мәдәниятенең 2014 елгы башкаласы итеп игълан ителгән иде. Бу Татарстанның, халкыбызның, Казанның халыкара абруен күтәрүгә, рухи-мәдәни тормышын баетуга көчле йогынты  ясады. Моңа хәзерлек, үткәрү чорында татар әдипләре дә катнашкан күп төрле чаралар уздырылды.  Югарыда телгә алынган төрки телле журналлар форумы да шуның кысаларында барды. Казан федераль университетында «Төрки дөньяның танылган шәхесләре: Мәхмәт Әкиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» дип исемләнгән халыкара симпозиумда (май, 2014) Төркия, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Россия, Греция, Кыргызстан, Үзбәкстан..., шулай ук Башкортостан һәм Татарстан галимнәре, әдипләре дә катнашты. 25 нче апрельдә (2014) Татарстан Язучылар Берлегенең Тукай клубында «Бүгенге этапта төрки әдәбиятларның багланышларын камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына махсус сөйләшү оештырылды. Шул ук көнне «Корстон» үзәгендә Татарстан Язучылар Берлегенең оешуына 80 ел тулуга багышланган кичә дә булды. Истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Алар арасында ТЮРКСой медальләре дә бар иде. Аларны бу халыкара оешманың генераль секретаре Дүсән Касеинов тапшырды. [Без дә Мәхтүмколый медален алу бәхетенә ирештек.] Икенче көнне «Шигърият бәйрәме» дәвам итте. Бу чараларда, президент Р. Миннеханов, язучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә, төрки мәмләкәтләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар да катнашты.

Мәгълүм булганча, төрки дөньяның 2015 елгы мәдәни башкаласы итеп Мары шәһәре сайланган иде. Шушы уңай белән 2014 елның ноябрь башларында Татарстанда Төрекмәнстан көннәре үткәрелде. Муса Җәлил исемендәге театрдагы тантаналы кичәдән соң, башка төрле чаралар, шул исәптән Милли китапханәдә төрекмән-татар әдипләренең, галимнәренең очрашуы да булды. Анда сүз хәзерге әдәбият, үзара багланышларны көчәйтү хакында барды.  

Казанның мәдәният башкаласына әзерлек, аны үткәрү вакытында һәм узган 2015 елда Халыкара планда башка төрле гамәлләр дә кылынды. Яшь төрки язучыларының семинары да мөһим бер вакыйга булды. Татар көндәлек матбугатында башка телләрдән тәрҗемәләр дә басылды.  Әдәби бәйләнешләр хакында мәкаләләр, аерым хезмәтләр язылды. Без «Тюркское словесное искусство» дигән китабыбызда (2014) төрки әдәбиятларының тууыннан алып, бүгенгәчә кадәрге үткән юлын, үзара багланышларын, аерым хосусиятләрен гомуми планда, система рәвешендә яктыртырга омтылдык. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар, урыс, төрек һәм кайбер телләрдә «Без  бер тамырдан: төрки әдәбиятлар хәзинәсеннән» исемле шактый затлы җыентык бастырып чыгарды (Казан: МәгарифВакыт, 2011.  311 б.: Фәнни редакторы  Х. Миңнегулов). Анда төрки сүз сәнгатенең рун истәлекләреннән алып соңгы дәверләргә кадәрге классик үрнәкләре бирелгән: Йосыф Баласагуни, Әхмәд Ясәви, Кол Гали, Йуныс Әмрә..., «Манас», Нәваи, Физули, Гашыйк Гомәр, Абай, Тукай, К. Иванов һ. б. Китапта бу авторлар хакында кыскача мәгълүматлар бар. Әдәби текстлар әүвәл оригинал телендә, аннан урысчага һәм татарчага тәрҗемәдә бирелә.

Евразия Язучылар Берлеге төрки телле каләм әһелләре арасында иң яхшы хикәягә Мәхмүд Кашгарый исемендәге чираттагы (өченче) конкурсны игълан иткән иде. 2014 елгы бу бәйгедә икенче урынны Айгөл Әхмәтгалиева («Капка» хикәясе») алуы да  безнең өчен куаныч.

2015 елда халыкара әдәби багланышларга мөнәсәбәтле чараларның иң әһәмиятлесе, мөгаен, «XI Халыкара төрки шигърият фестивале»дер. Ике елга бер мәртәбә уздырыла торган бу дәрәҗәле чара 1—4 октябрь көннәрендә Казанда үтте. Әдәбият елы кысаларындагы бу фестивальдә 25 мәмләкәттән  (күпчелеге төрки илләрдән һәм җөмһүриятләрдән) 100 гә якын шагыйрь катнашты [7]. Алар арасында өлкән, тәҗрибәле каләм әһелләре белән беррәттән, яшьләр дә шактый иде. Кәрим Тинчурин исемендәге театр  бинасында башланып киткән бу фестиваль Язучыларның Тукай клубында. Төркиянең Казандагы консуллыгында, Изге Болгар җирендә һәм башка мәйданнарда дәвам итте. Дүрт көн буена оригиналда, тәрҗемәләрдә шигъри сүз яңгырады, мастер-класслар уздырылды, төрки әдәбиятларның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында сүз барды.  Профессор Явыз Акпынарның «Төркия һәм Татарстан арасындагы әдәби-фикри мөнәсәбәтләр» турындагы доклады да фестиваль тематикасы белән табигый керешеп китте. Бу шигъри бәйге төрки әдәбиятларның плюс-минусларын да күрсәтте, каләм әһелләре өчен бик тә файдалы бер мәктәп, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булды.

*        *        *

Кыскасы, Татарстан Язучылар Берлегенең ике корылтае арасында, ягъни дүрт ел дәвамына халыкара бәйләнешләр яссылыгында күп төрле эшләр башкарылган. Без аларның үзебезгә таныш, безнең фикеребезчә мөһимрәк якларына, төрләренә генә тукталдык. Төп игътибар Рәчәйдән тыштагы төрки кавемнәр белән бәйләнешләргә юнәлтелде. Ызандаш күршеләребез, аеруча Башкортостан белән багланышлар махсус  яктыртуны сорый. Алар исә гаҗәеп күптөрле. Безнең күпчелек укучыларыбыз уртак, бер-берсен бернинди тәрҗемәсез аңлый, белә. Татар һәм башкортларның икесенә дә хезмәт итә торган әдипләр дә шактый...

Урыс-татар әдәби бәйләнешләренең озын тарихы бар. Бу өлкәдә бай тәҗрибә тупланган. Бу ике халык арасындагы багланышлар хәзерге көндә дә гаять мөһим урынны били.

Татар әдәбиятын Аурупа, Америка һәм кайбер башка кыйтга укучыларына җиткерү юнәлешендә әле бик аз эшләр генә башкарылган. Моннан дистә еллар элек Равил Бохараев (1951—2012) инглиз телендә «Татар поэзиясе антологиясе»н төзеп, чыгарып калган иде. Ни кызганыч, аның вафатыннан соң бу юнәлештә эшләр бик сүлпәнләнеп калды. 

Әдәбиятыбызның озын-озак, меңъеллык тарихы бар. Анда бүгенге көнгә аваздаш әсәрләр шактый. Элеккеге казанышларны тагын да үстерү, баету, хәзерге көн укучыларының да исен-акылын китәрерлек әсәрләр тудыру  — әдипләребез алдындагы иң олы бурыч.

[Бу мәкаләне язганда шәхси күзәтүләребез, матбугатта басылып чыккан материалларыбыз, гәзит-журналлардагы мәгълүматлар, шулай ук Татартан Язучылар Берлеге сайтындагы белешмәләр файдаланылды].

 Әдәбият

1. О татарско-турецких взаимосвязях/Хатип Миннегулов. Записи разных лет (Татарская литература: история, поэтика и взаимосвязи.  Казань: Идел-Пресс, 2010.  407 с.

2. Хатыйп Миңнегулов. Дөньяда сүземез бар...  Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.  336 б.

3. Миннегулов Х. Ю. О казахско-татарских литературных взаимосвязях и в Рымгали Нургалиева//Научный Татарстан.  2015.  № 3.  С. 106112.

4. Болар хакында тулырак: Хатыйп Миңнегулов. Казах җилләре//Мәдәни җомга.  15. 01. 2016.

5. Мөршидә Кыямова. Әдәбиятлар елы кабатланырмы?//Мәдәни җомга.  15. 01. 2016.

6. Бу хакта шактый тулы мәгълүматлар Сөембикә Кашапова мәкаләсендә бар: Мәдәни җомга.  5. 09. 2014.

7. Хатыйп Миңнегулов. Халыкара шигърият фестивале//Мәдәни җомга.  20. 11. 2015.

 

Ачкыч сүзләр: татар әдәбияты, төрки сүз сәнгате, халыкара багланышлар, 2011—2015 еллар, тәрҗемә, конференция, фестиваль, китап бастыру, Казан — төрки мәдәни мәркәзе.

 Аннотация

Татарское словесное искусство в течение многих столетий развивалось в тесной связи с другими литературами, особенно — с восточными, мусульманскими, а также позднее — с русской. Эта традиция продолжается и по сей день. В статье профессора Х. Ю. Миннегулова  рассматриваются  различные формы международных взаимосвязей татарской литературы последних лет, в основном, со словесным искусством Турции, Казахстана, Киргизстана, Узбекистана, Туркменистана, а также некоторых других стран и народов.

28. 02. 2016

 

Read 2552 times Last modified on Чәршәмбе, 11 Май 2016 10:10
Союз писателей РТ