Пәнҗешәмбе, 10 Март 2016 13:40

Күңелнең мең кылы тибрәнде

Rate this item
(0 votes)

Чаллы шәһәренең 12 нче татар китапханәсендә шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Сирень Якупова иҗатына багышланган “Серле тормыш бары җирдә генә” дигән әдәби кичә үтте.  Кичәгә Сирень Якупованы шагыйрә буларак бәяләүче, иҗатын яратучы шәһәрдәшләребез җыелган иде.

Күпләр Сиреньнең иҗатын ярата, шигырьләре аша аны үз итә.  “Нәкъ менә мин уйлаганны, мин кичергәнне ничек оста итеп әйтеп биргән бит!” – дип сокланалар.  Хис-кичерешләре  тәңгәл булганга күрә дә күңелләрне айкап, җан-бәгырьгә үтеп керә шул аның шигырьләре.

 Сирень  үзе – чәчрәп чыгып, үзен күрсәтеп,  мин – мин микән дип, күкрәк киереп йөрүчеләрдән түгел,  татар хатын-кызына хас булган әдәп-итәгатьне  үзенә җыйган үтә дә тыйнак, шул ук вакытта   үз бәһасен белә  торган зат. Шагыйрәнең  иҗатына багышланган кичә, нәкъ менә аның үзе кебек –  ихласлыгы, ачыклыгы белән аерылып торды. “Тел өстенә тел куеп” сүз сөйләү, ялганга төрелгән ясалма матурлык,  купшы сүзләр булмады анда.   Кичәне алып баручы  да  Сирень хакында –  туры фикерле, гадел шагыйрә, күңеле кушканча яза, иҗат итә, дип төгәл генә әйтте дә бирде.  

Иҗатын яратып, барлап торучылар белә: төрле елларда Сирень Якупованың  “Йолдызлы уйлар”, “Ике гасыр баласы мин”, “Яшәү сере”, “Өстәгеләрдән дә өстә”     китаплары нәшер ителде.  Укучыларын сөендереп дөнья күргән “Кар юлы”  шигырьләр  җыентыгы өчен шагыйрә  Саҗидә Сөләйманова   исемендәге әдәби  премиягә лаек булды.

“Язганнарыма бик зур бәя бу”, – диде ул котлауларны тыйнак кына кабул итеп.                                                                                                                                                                Шигъриятькә гашыйк тамашачылар һәм кичәдә катнашучы Чаллы язучылары исә        Сирень Якупова иҗатына үз бәяләрен бирделәр.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин зур әдәби мохитта Сирень Якупованың үз урыны  булуын, Чаллы язучылар оешмасының секретаре буларак та аның актив эш алып баруын искәртте.  Шагыйрь Рәшит Бәшәр Сиреньнең иҗатын  Анна Ахматова шигърияте белән тиңләштерүен,  аның ирләрчә кырыс та, шул ук вакытта хисле дә  шигырьләренә соклануын белдерде. “Сиреньнең иҗатын башкалада да югары бәялиләр. Премиягә тәкъдим иткәч тә, бертавыштан хупладылар”, – диде ул.

Кичәдә шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.  Күңелнең мең кылына  кагылып, керфекләрне яшькә чылатканнары да,  сагышны таратып, елмайтканнары да – бердәй затлы һәм күңелгә якын Сирень шигырьләренең.

 Шигырьләре генә түгел, Сирень Якупованың укучы сорауларына  җавапларында  сызылып үткән  гыйбарәләре дә  (“Әниле һәм әнисез еллларым тигезләште быел”, “Авылда да  авылны сагынып шигырь язармын” һ.б.)  кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итте.

 

Илгизә ГЫЙЛЬМАНОВА,

Чаллы.

 

 

 

Read 2224 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 10 Март 2016 13:42
Союз писателей РТ