Сишәмбе, 15 Март 2016 11:37

Милләт хакына җан атып

Rate this item
(1 Vote)

Китап сатуның, газета-журналларга язылуның кимүе бүген кемнәрне генә борчуга салмый икән?!

Сәбәпләрен ачыклау, татар китабына һәм матбугатына яңадан мәхәббәт уяту максатыннан, “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте районнарда Татарстан китап нәшрияты, газета-журналлар редакцияләре вәкилләре белән очрашулар оештыра башлады. Узган атнада ул Мамадышның 3нче санлы мәктәбендә дә үтте. Татар теле һәм китапханәчеләр белән очрашуга Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөхәррире Газинур Морат, “Мәдәни җомга“ газетасының баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Имамов, “Казан утлары“, “Идел“, “Сөембикә“, “Салават күпере“, “Гаилә һәм мәктәп“ журналлары вәкилләре, яңа дәреслекләр авторлары Рәзинә Ягъфәрова белән Розалия Нигъмәтуллина килгәннәр иде. Татарстан китап нәшрияты тагын берничә елдан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ел саен анда 200гә якын китап басыла. Бүген китап бастыру бездә – Татарстанда, Башкортстанда  һәм Якутиядә генә дәүләт хисабыннан финанслана. Әмма бүген республиканың егермеләп районында китап кибетләре дә булмау бөтен әдәбият сөючеләрне борчый. Китапларның урыннарга барып җитмәвеннән укытучыларга дәресләрен оештыруда, укучыларга аларга әзерләнүдә авырлыклар тудыра. Газинур Морат нәшриятның быелгы планнары белән дә таныштырып үтте. Быел Муса Җәлилнең тууына110 ел булды, Габдулла Тукайның тууына – 130 ел булачак. Шушы уңайдан аларның китаплары да бастырып чыгарылачак. Республика матбугаты вәкилләре дә укытучыларны һәм китапханәчеләрне журналларга активрак язылырга чакырдылар. Мәктәп фойесында китаплар һәм журналлар сату, аларга язылу оештырылса да, китап алырга, журналларга язылырга атлыгып торучылар бик аз булды. Бу – бик кызганыч. Әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә тиешле укытучылар үзләре дә әдәбияттан читләшә башладылар кебек.

Вәрис Гали, Мамадыш

Read 2303 times Last modified on Сишәмбе, 15 Март 2016 11:40
Союз писателей РТ