Пәнҗешәмбе, 17 Март 2016 17:22

Чаллы язучылары Әмәкәй мәктәбендә

Rate this item
(0 votes)

10 нчы мартта Мөслим районы Әмәкәй гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар Чаллыдан килгән язучылар –  якташлары: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле язучы, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, “Көмеш кыңгырау“ газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Мәктәп укучылары бик матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләп сокландырдылар.

Язучылар, укучылар  алдында чыгыш ясаганда, үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

Очрашу соңында истәлеккә фотога төштеләр. Бай эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия әдәби-музыкаль очрашудан һәркем канәгать калды.

 

Read 2271 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 17 Март 2016 17:26
Союз писателей РТ