Җомга, 18 Март 2016 13:48

Китапханәдә балалар белән очрашу

Rate this item
(0 votes)

Чаллы шәһәренең 12 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3-4-5 сыйныф укучылары шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар.

Әдәби дәрес шагыйрәнең иҗатына багышланды. Әлфия Ситдыйкованың тормыш юлы, иҗаты белән шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина таныштырды. Шагыйрә балалар өчен язылган шигырьләрен укучыларның күңеленә туры килерлек итеп башкарды. Аларны борчыган күп санлы сорауларга нәкъ балалар теле белән җавап та бирде. Шагыйрәнең «Серле дөнья», «Сабантуй балкышы» дип аталган китапларына нигезләнеп әзерләнгән мультфильмнар тамашачылар күңеленә хуш килде. Балалар күңеле дөньясын белеп үткәрелгән шаян, шук, серле шигъри дәрес алар күңелендә озак сакланыр.

 

12нче  мәктәп китапханәчесе

ЗәбирәТаһирова

 

Read 2287 times Last modified on Җомга, 18 Март 2016 14:12
Союз писателей РТ