Җомга, 18 Март 2016 14:12

Мөслимдә юбилей

Rate this item
(0 votes)

10 март көнне Мөслимдә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда язучы һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,  Халык язучысы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде һәм яңа гына табадан төшкән «Дәверләр ага» китабы тәкъдир ителде.

 Тантанага Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире  Вахит Имамов, Чаллыдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире, күренекле язучы Факил Сафин, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Әлмәт Татар дәүләт театры халык артистлары Роза Салихова, Луиза Солтанова, театр директоры Фәридә Исмәгыйлова, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, «Хәзинә» газетасының баш мөхәррире Илшат Мингәрәев, шагыйрәләр Миңзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Азнакай шәһәреннән район җитәкчелеге вәкилләре һәм әле яңа гына үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗев килгән иде.

Язучыны котлаулар матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Мөслим район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушат Солтанов – район хакимият башлыгы Рамил Муллин һәм район халкы исеменнән әдипне юбилее белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде, Фоат Садриевның хатыны, иҗаттагы ярдәмчесе Сәйдәнур апага сәламәтлек, бәхет теләде.

«Мөслим тугайлары» ансамбленең, Айрат һәм Алинә Кәримоваларның чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде.

Read 2648 times Last modified on Җомга, 18 Март 2016 14:14
Союз писателей РТ