Җомга, 18 Март 2016 14:14

15 – 17 мартта Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре булып узды.

Rate this item
(0 votes)

    Гагаузлар – төрки халык, төркиләрнең угыз төркемен хасил итәләр. Нигездә Молдова, Украина, Болгария территориясендә төпләнеп яшәгән, СССР таркалганнан соң аерым ил булып бүленеп чыккан Молдова Республикасы халкының өченче төп вәкиле булып торалар.

Кызганычка каршы без гагаузлар белән аз аралашабыз. Бигрәк тә СССР таркалганнан соң аралашулар сирәгәйде. Татарстан белән Гагауз территориаль автономиясе арасында мәдәни багланышлар турында төзелгән килешү нигезендә үткәрелгән Газауз мәдәнияте көннәренә әдәбият һәм сәнгать әһелләреннән торган шактый ук мәртәбәле делегация килгән иде. Татарстан Милли китапханәсендә  гагауз әдәбият һәм сәнгать әһелләре, галимнәре һәм хакимият вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. “Татарлар, Нугайлар һәм Гагаузлар –Буджак ареалында бергә яшәү” дигән темага гагауз тарихчысы Игнат Казмалы чыгышын зур кызыксыну белән тыңлаганнан соң Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов аны һәм “Яшь гагауз язучылары союзы” рәисе Бюк Алланы Татарстан Язучылар берлегенә кунакка дәште. Рәсемнәрдә сез Рафис Корбановны һәм язучы Альберт Хәсәновны гагауз кунаклар белән әңгәмә вакытында күрәсез.

Read 1788 times Last modified on Җомга, 18 Март 2016 14:27
Союз писателей РТ