Сишәмбе, 22 Март 2016 09:47

“Шлем киертербез айга да!..”

Rate this item
(0 votes)

Ак каеннар һәм янар таулар, Җир уллары һәм урман кызлары, зәңгәр урманга охшаган яшьлек һәм Алсулары-Зөбәйдәләре, Мокамайлары турында һәркемнең күңеленә уелып калырлык итеп язган зәңгәр күзле шагыйрь, татар әдәбияты классигы, драматург, журналист һәм публицист Һади Такташны ярату һәм сагыну хисләре әдәбият сөючеләрне 18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубына җыйнады.

Кичәне Язучылар берлеге рәисе, танылган шагыйрь Рафис Корбан башлап җибәрде. “Гыйсьян, бунтарь, коммунистларга хезмәт иткән дип гаепләсәләр дә, Һади Такташ иҗаты безнең тарихны гәүдәләндерә, – дип чыгыш ясады ул. – Һәр буын өчен популяр шигырьләрен әле дә яратып укырлык. Без аны онытырга тиеш түгел!”

 Һ. Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Спас өязе (хәзерге Мордва республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында күп балалы игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Шагыйрьнең әтисе Хәйрулла эшчән, алтын куллы, туры сүзле, авылдашлары арасында хөрмәт казанган кеше була.

Әнисе Шәмсениса, шигъри күңелле, нечкә хисле кеше буларак,  балаларын борынгы әкиятләр, хикәятләр сөйләп үстерә. Ул халык җырларын бик күп белә, үзе дә бәетләр иҗат итә. Такташ та кечкенәдән укырга, җырлар-такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә.

Гаиләдә өченче бала булып аваз салган Һадига башта Мөхәммәтҗан исемен кушалар. Ләкин Шәмсениса, ире белән киңәшеп, нәниенең исемен Мөхәммәтһади дип алмаштыра. Борынгы акыл ияләре әйткәнчә, исем кешенең киләчәген билгели. Гарәп теленнән кергән Мөхәммәтһади исеме җитәкче, әйдәп баручы мәгънәләрен аңлата. Күрәсең, ана йөрәге кадерле улының татар мәдәниятендә яңа гасыр әйдаманы булачагын сизенгән.

Әйе, әнисенең сүзләре рас килде: кыска гына гомере эчендә бәяләп бетермәслек кыйммәтле әдәби мирас иҗат итеп, Такташ татар халкының күңел түрендә Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев кебек  уллары белән янәшә урын алды.

Филология фәннәре докторы, профессор, язучы-тәнкыйтьче  Фоат Галимуллин, шагыйрьнең туган авылы Сыркыдыда булып кайтуы турында сөйләде. “Һади Такташның тууына 100 еллыкны билгеләп үткән көннәрдә уллары Аван, Рафаэль исән иде, кар көртләренә бата-бата,   аның туган йорты нигезендә йөргән идек,” – диде ул. – Такташ иҗаты ул яшәгән чорда ук бик популяр була. Хәсән Туфан: “Мин Такташлы Казанда яшәргә тиеш!” – дип, башкалага күченеп килә. Аңа ияреп язучылар харап та булды, чөнки аны кабатлап булмый иде шул. Һ.Такташ иҗаты ике этапка бүленә: 1922 елга кадәр ул мифологик образларны кулланып язса, аннан соң реализмга борыла: коллектив рәвештә яшәешне пропагандалый. Аның фразеологизмнары әлегә кадәр халык телендә йөри икән, димәк, Такташ – халык шагыйре!”

Һ. Такташның тормышы һәм иҗаты  турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә, фәнни хезмәтләр дә, әдәби әсәрләр дә, истәлекләр дә күп язылган. Соңгы елларда Такташ турында үзенчәлекле үз фикере белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән галимәбез – филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова: “Өстендә – европа костюмы, күңелендә – ислам уты булган замандашларыбыз бүген Такташны интернетта укый. Укый! Чөнки аның шигырьләре тормышчан, яшәргә өйрәтә, – дип башлады ул чыгышын. – Ләкин Такташның әлегәчә һәйкәле юк. Мемориаль тактасы да алып ташланган, чөнки ул яшәгән йорт яңа хуҗалар кулында (Черноярский пассаж дип аталып йөргән урында – хәзерге 15 нче элемтә бүлеге ишегалдында). Аның Кушелев бакчасы янындагы – элегрәк яшәгән йорты юк инде: аның урынына  “Уникс” бинасы төзелде. Һәйкәле әзер, билгеле. Аны Мәрҗәни мәчетенә арты(!) белән куймакчылар. Без моның белән килешә алмыйбыз. Ленин бакчасында җыелган халык алдында Такташ шигырьләрен укый торган булган – һәйкәл шунда куелырга тиеш! 70 ел буена халкыбыз Такташны йөрәгендә саклады. Андый шагыйрьне халкыбыз кайчан тудырыр әле?! Ул һәйкәлгә лаек!”

Татар халкының  күренекле  шагыйре Сибгат ага Хәким болай дип язган иде: “Бүгенге поэзиядә Такташны турыдан-туры дәвам итә торган шагыйрьләр бар... Аларның беренчесен мин Илдар Юзеев дияр идем. Такташның ярсулы ашкыну белән әйтелгән хисләре, романтик рухы Илдар Юзеевкә дә күчте. Аннан да яшьрәк буыннарның берсе – ул Рәдиф Гатауллин. Аның ритмикасында, интонациясендә Такташтан өйрәнү бар.” Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Гаташ: “Шигьриятнең синонимы ул Һади Такташ, – диде. – Сугыштан соңгы авыр елларда аның шигырьләрен укып үстек, аның рухын җанга сеңдердек. “Шигъри җил кирәк!” – дип, Такташ иҗаты белән янып яшәүче каләмдәшләребез аның әсәрләреннән театр ачарга да талпынып карадылар, ачылса да, билгеле сәбәпләр аркасында ул озак яши алмады. Совет чорында язылган шигырьләре белән дә Такташ – Такташ булып калды. Ләкин без бик бәхетле кешеләр – Такташ исеме белән яшәдек.”

Такташның икенче хатыны Гөлчәһрә Такташева-Мансурованың кызы, күренекле татар радиожурналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Эльвира Кудрецкая: “Мин Такташ яшәгән фатирда үстем, – дип  сөйләде.– Диварларда аның күпләгән рәсемнәрен, бүлмәсендәге җиһазларны әни кадерләп саклый иде. Һади Такташ Хәсән Туфан, Гыйлем Камай, Хатыйп Госман, Галиәсгар Камал белән дус булган. Алар безгә килә һәм: “Мин Һади фатирына килдем,” – дип әйтәләр иде. Такташның “Газраилләр” шигыре,  беренче бөтендөнья сугышы турында язылса да, бүгенге вәзгыятькә дә аваздаш. Такташ дөньякүләм абруйлы шагыйрь ул!”

Такташ шигърияте аша без бүген дә шагыйрь иҗат иткән дәвернең җанлы сулышын ишетәбез. Әдәбият галимнәре хәзер Такташны үз чорына караганда тирәнрәк аңлауга һәм аңлатуга ирештеләр. Бүгенге укучы да Такташ иҗатын күпкә тулырак белә. Үзе исән чакта аның 13 китабы 50 мең тираж белән  дөнья күрсә, хәзерге көнгәчә татар телендә аның 45 китабы басылган – тиражы 430 меңнән арта.

1980 – 1983 һәм 2010 елларда Татарстан китап нәшрияты ике мәртәбә аның өч томлык әсәрләр җыелмасын чыгарды. Төзәтелгән һәм тулыландырылган соңгы басманы әзерләп, төзеп чыгаруда күп көч куйган галимәләребезнең берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге бүләк иясе Лена Гайнанова: “Такташның бердәнбер сеңлесе Хәнифә апа Һади хатларын туплаган. Ләкин ул вафат булгач, икенче көнне үк аның улын үтерәләр. Шул чакта фатирдагы күп әйберләрне милиция алып китә, һәм ул хатлар да, архив та югала. Без Такташ турында альбом чыгардык, туганнан туганнары белән хәбәрләшеп тордык. “Камил” әсәре буенча режиссер Дубровскийның кино сценарие эшләнгәне билгеле. Аны раслаганны белгәч, ул канатланып йөргән. Кызганыч, ни сәбәпледер сценарий югала, аның хыял канатлары киселә.”

Такташ! Бәхетле син,

Идеалыңа

Көрәш юлы белән омтылдың.

Такташ! Бәхетсез син,

Җырлап бетми яшьләй йотылдың.

Үлдең, җаным! Ләкин белеп үлдең

Җырларыңның кая барасын...

Тирән сагыну белән йөрәкләрдә

Онытылмаслык булып каласың! –

дип язган иде шагыйрь Ф. Кәрим 1931 елда Такташның көтелмәгән вафатыннан соң.

Шагыйрь, Россия дәүләт бүләге иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ренат Харис тамашачыларга Һади Такташның улы Рафаэль Такташ шигырьләр җыентыгын тәкъдир итте һәм яңгыратты. “Улы Рафаэль Ташкентта яшәде. Галим иде. Аның да шигырь китабы дөнья күрде. Аның да тормышы һәм иҗаты өйрәнүгә лаек,” – диде ул.

2005 елдан Һади Такташ исемендәге әдәби премия булдырылган иде. Кичәдә төрле елларда әлеге бүләккә лаек булган шагыйрьләр  Рәмис Аймәт, Рөстәм Зәкуан һәм Сания Әхмәтҗанова чыгыш ясады.

Әйе, Һ. Такташ XX гасырның татар халкына бүләк итеп биргән иң талантлы шагыйре булды. Гасыр башының беренче көнендә тууы һәм исеме Һадиның мәгънәсен ул бөтен иҗат эшчәнлеге белән раслады. Кыска гына иҗат гомерендә әдәбият күгебездә мәңге балкып торырлык нур сирпеп калдырды. Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк, “Такташ чын-чынлап гасырыбызның милли рух илһамчысына әверелде”.

Әлеге кичәдә шагыйребезнең “Киләчәккә хатлар”, “Мокамай”, “Нәни разбойник”, “Алсу” шигырьләрен К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Илфак Хафизов, актриса Ләйсән Каюмова, Татарстанның халык артистыЛуара Шакирҗанова тамашачылар хәтерләрендә яңартты.  Экранда Һ. Такташның туган җире күренешләре, әти-әнисе, балачак чоры фотолары күрсәтелде.

Һади Такташ сүзләренә язылган җырлар Татарстанның атказанган артистларыАйдар Габдинов һәм Резеда Галимова башкаруында яңгырады.

Кичәне Татарстанның халык артистыЛуара Шакирҗанова алып барды.

Read 2168 times Last modified on Сишәмбе, 22 Март 2016 10:31
Союз писателей РТ