Чәршәмбе, 23 Март 2016 14:52

Буран кайда йоклый?

Rate this item
(0 votes)

Балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рафис Корбан иҗатын киңрәк өйрәнү, популярлаштыру, яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан Биектау районында иҗади конкурс оештырылды.

Ул Р.Корбан үзе укыган Олы Битаман  гомуми урта белем бирү мәктәбендә үтте.

Конкурс нәтиҗәләре өч номинациядә ясалды:

”Туган ягым – яшел бишек”  номинациясендә конкурска 5-7 сыйныф укучылары иҗат иткән хикәя, эсселар тәкъдим ителде;

“Әкият илендә” номинациясендә укучылар якташлары Рафис абыйлары Корбанның балалар өчен язылган пьесаларын сәхнәләштерү осталыгын күрсәттеләр;

“Шигырь бәйрәме” номинациясендә Р.Корбан шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү шарты куелган иде.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм конкурста катнашучыларга кызыксындыру чарасы буларак, Р.Корбанның китаплары бүләк ителде.

Read 2580 times Last modified on Чәршәмбе, 23 Март 2016 15:15
Союз писателей РТ