Пәнҗешәмбе, 24 Март 2016 16:37

Милли шәхесләр – горурлыгыбыз

Rate this item
(0 votes)

Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә күренекле якташыбызның якты истәлегенә  багышланган «Төбәкара Шамов укулары» бәйгесенең йомгаклау этабы булды.

 Сайлап алу туры аша узган, балалар бакчасына йөрүче нәниләрдән алып, югары сыйныф укучылары белән шыгрым тулы залда хөрмәтле кунаклар да бар иде. Зур экран аша чараның сәбәпчесе – язучы турында тамашачыларга мәгълүмат җиткергәч, Гәбделхәмит хәзрәт сүз алды.

 – Мондый фәнни-гамәли конференцияләрнең тәрбия ягыннан да, телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә дә әһәмияте зур, – диде ул.

Шулайдыр, гимназиянең бу очрашуга ныклап әзерләнүе, балаларның бәйгедә күпләп катнашуы – моңа дәлил.   Шигырьләре, җырлары, сәхнәләштерелгән әсәрдән өзекләре –  барысы да килгән кунакларның күңеленә хуш килде, хәтта күпләрнең күзләре дә яшьләнде. Әлбәттә, мондый әсәрләндергеч кунакчыллыктан соң бәйгедә катнашучыларга чыгыш ясавы да җиңелрәк булды. Алар үз номерларын илһамланып, бар күңелләрен биреп күрсәтте. Һәрберсен зур алкышлар белән бүләкләсәләр дә, ярыш – ярыш булып кала инде ул, бөтенесенә дә беренче урынны биреп булмый.

Шулай итеп, биш номинациядә көч сынашканнар арасында әлеге укучылар җиңүчеләр дип табылды: «Афзал Шамов иҗат мирасы» номинациясендә: 5 нче гимназия укучысы Айнур Абдуллин – I урын, Акъегет мәктәбеннән Алия Хәмитова – II урын; «Якташыбыз Азат Вергазов иҗаты»: Васильеводан 3нче мәктәп укучысы Зилә Йосыпова – I урын; «ТР яшь язучылар һәм шагыйрьләре иҗаты» номинация сендә: 5нче гимназия укучысы Аделина Әхмәтова – I урын; «ТР Тау ягы төбәгенең атаклы татар сәнгате эшлеклеләре иҗаты»: Апас районы Чүри-Бураш мәктәбеннән Тәнзилә Шәрифуллина – I урын; «Яшь тәрҗемәчеләр чыгышы»нда: 5нче гимназия укучылары Раил Латыйпов, Азалия Вафина, Алия Хәйруллина һәм 4нче мәктәптән Рамилә Әдиятуллина – I урын.

Яшь буын арасында татар әдәбиятын чын күңелдән  яратучыларның күп булуы Афзал Шамовның кызы Әлфия ханымның да, Зөфәр Рәмиевнең дә, Олег Хисамов һәм башка килгән кунакларның да татар халкының киләчәгенә өмет уятты. филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов та:

– Бу очрашу инде өченчесе булуы белән сөендерә. Алга таба да милли шәхесләр белән горурланырга мөмкинлек бирә торган шундый әйрәмнәрдә күрешергә насыйп итсен, – диде.

 

Гөлнара ВӘЛИЕВА

“Яшел Үзән” газетасы

Read 1924 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 24 Март 2016 16:50
Союз писателей РТ