Җомга, 25 Март 2016 15:07

Каюм Насыйри укулары

Rate this item
(0 votes)

Елдагыча Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән темага яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.

 Ел да бу чарага гимназия ныклап әзерләнә. Быел якташыбызны аеруча зурлаганнар. Ни өчен дигәндә, быелдан конференция халыкара дәрәҗәдә узды. Чынлап та, катнашучыларның санын һәм аларның ерактан килүләрен дә исәпкә алсак, бу чараның әлеге исемдә узуы гаҗәп күренеш түгел. Әнә бит Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Ульян якларыннан, республиканың бик күп шәһәр һәм районнарыннан 400гә якын укытучы һәм укучы килгән. Ел да әлеге конференциядә катнашучыларны сөендерүче профессор, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп абый Миңнегулов та шатлануын яшермәде:

– Милләт дип сөйләп йөрүчеләр күп ул, эш-гамәлләрен күрсәтүчеләр генә аз. Яшел үзәнлеләрнең шушы конференцияне традициягә кертеп, якташлары Каюм Насыйрины зурлавы – игелекле гамәл. Укучыларның Татарстаннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә килүе сөендерә, – диде ул үз чыгышында.

Профессор һәрчак укуларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен янып-көеп йөргән Миләүшә Нәҗметдиновага китапларын бүләк итте. Әстерханнан килгән кунак шулай ук 10нчы гимназиягә тыгыз хезмәттәшлек иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Татар моңы, җырлары белән үрелеп барган тантанадан соң, укучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләр чәй табыны янында да озак гәпләшеп, фикер алышты. Нәкъ менә шундый конференцияләр татар халкын берләштерә һәм тагын да бер-берсенә якынайта. 10нчы гимназиядә узган чара – моның ачык мисалы.

Алия ГАЯЗОВА

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова 10нчы

гимназиядә беренче тапкыр.

Read 2911 times Last modified on Җомга, 25 Март 2016 20:39
Союз писателей РТ